Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 00:24

Кырымтатарлар сөргеннең 70 еллыгында зуррак чараларга өметләнгән


Кырымтатарлар ватаннарыннан сөрелүенең 70 еллыгы уңаеннан киңрәк чаралар уздырылуына өметләнгән. Матәм митингы тәмамланганнан соң да аларның күпләре өйләренә кайтып китәргә ашыкмады.

Кырымтатарлары сөргененең 70 еллыгы уңаеннан чаралар иртә белән
Акмәчеттә Салгир паркында һәм тимер юл вокзалы янындагы паркта сөрген корбаннары рухына дога кылу белән башланып китте. Шулай ук анда истәлек ташларына чәчәкләр салынды. Әлеге чараларда берничә йөз кеше катнашты. Нәкъ 1944 елны сөргенгә җибәрү өчен барлык урымутардагы кырымтатарларны нәкъ шул тимер юл вокзалына алып килгәннәр иде.

Сөрген вакытында һәлак булганнары якыннары өчен дога кылганнан соң, әлеге чарада катнашучылар матәм митингы узарга тиешле Акмәчет бистәсенә юл алды. Әлеге бистәгә шәһәр үзәгеннән ун чакрым тирәсе барасы.

Кырымтатарларын анда ОМОН озата барды. Көч структураларының саны мөгаен кырымтатарларыннан күбрәк тә булгандыр.

Үзәктә булмаса да митингка халык күпләп җыелды

Яңгырлы көн булуга карамастан, Акмәчет бистәсенә җирле мәчет янындагы мәйданга матәм митингына 10 меңләп кеше җыелды. Аларның күбесенең кулларында кырымтатар милли байрагы җилферди иде. Чара дәвамында алар “Ватан. Милләт. Кырым” дигән шигарләр кычкырды.

Матәм митингында чыгыш ясаган Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров Кырымга керүе тыелган Мостафа Җәмилевкә барлык гамәлләре өчен рәхмәт әйтте. Җыелган халык озак кына мәйданда “Мостафа” дип кычкырды. Мостафа Җәмилев алданрак 18 май чараларына Кырымга килмәячәген әйткән иде.

Митингта катнашучылар ярымутрауда кырымтатар милли автономиясен булдыруга тырышлык куячакларын белдерде һәм мәҗлесне кырымтатарларын вәкиллек итәчәк оешма буларак тануны таләп итте. Әлеге таләпләр анда кабул ителгән резолюциягә кертелде.

Кырымтатарлар АТРга үпкә белдерә

Күп кенә кырымтатарлар әлеге митингны АТР каналы турыдан-туры күрсәтер дип өметләнгән булган, чара урынына совет фильмы күрсәтелүенә социаль челтәрләрдә күпләр үпкә белдерде.

Азатлык сәхифәсе әлеге митингтан туры трансляция алып баручы бердән-бер сәхифә булды һәм анда җыелган халык белән дә сөйләшеп алды. Өлкән яшьтәге кырымтатарлар ул көннәрне күргән михнәтләрнең әле дә хәтердә булуын әйтте.

“Безнең әти фронтта иде. Мине кечкенә малайны сөргенгә Үзбәкстанга, ә минем сеңлемне Уралга җибәрделәр. Юлда әбием вафат булды. Аны шунда юлда ташлап калдырдылар. Ә безне поезд белән алып киттеләр. Әбинең каберен дә белү мөмкин түгел”, дип сөйләде 83 яшьлек бабай.

Матәм митингы ике сәгатьләп барды. Чара тәмамлангач та аларның күбесе өйләренә ашыкмады, бер-берсе белән аралашты, 70 ел элек булган вакыйгаларны искә төшерде.

Күпләр әлеге чараның быел киңрәк узуына өметләнгән булганын яшермәде.

“Ни дисәң дә 70 ел бит. Зуррак чаралар узар дип көткән идек. Киресенчә килеп чыкты”, диде алар.

23 ел дәвамында кырымтатарлары сөргендә һәлак булганнарны Акмәчет шәһәре үзәгендә Ленин һәйкәле янында искә ала иде. Быел чараны анда уздыруга Кырым "хакимияте" рөхсәт бирмәде.

Бүген шулай кырымтатарлар сөргененең 70 еллыгын Казан, Мәскәү, Петербурда да искә алалар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG