Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Русиянең Украинада сугышуына протестыбызны кешеләрнең 25%ы хуплады"


10 сентябрь кичендә Казан үзәгендә Русиянең Украинада сугышуына каршы пикет үтте. Галим Искәндәр Ясәвиев үзып баручыларның дүрттән бере бу чарага теләктәшлек белдергәнен әйтә.

КФУның социаль-фәлсәфә фәннәре һәм гаммәви коммуникацияләр институты галиме Искәндәр Ясәвиев: "Казанда бу кадәр дә җанлы, бәхәсле митингның үткәнен хәтерләмим", дип Азатлыкка белдерде. Ул үзе дә Бауман урамына керештәге мәйданда 15 кеше янында кичен ике сәгать дәвамында "Русия гаскәрләрен Украинадан чыгаруны таләп итәм" дигән шигарь күтәреп басып торган.

Протест белдерүчеләрнең кулларында "Украинада сугыш – Русиягә хурлык", "Украина без сине яратабыз", "Сугышмагыз, ә яратыгыз", "Мин тынычлык өчен" дигән язулар да була. "Прогресс" фиркасенең Казандагы координаторы Эльвира Дмитриева тырышлыгы белән оештырылган бу пикет үтеп баручы һәркемдә диярлек кызыксыну уята. Пикет Казан хакимияте белән килешенгән була.

"Урамнан үтеп баручыларның күпчелеге безнең бу пикетны яклады дип әйтә алмыйм. Якынча алып карасаң, безнең яннан үтеп баручыларның дүрттән бере безнең шикелле үк сугышка каршы һәм бу кораллы бәрелешләрдә Русия гаскәрләре дә катнашуының Русиягә оят икәнен аңлый. Алар безгә теләктәшлек белдерде дә тиз генә китеп барды. Ә безнең позициягә каршы булганнар сәгать буе бәхәсләшеп яныбызда басып торды. Алар Украинада Русия гаскәрләре бар дию белән ризалашмый, бездән дәлилләр таләп итте", ди Ясәвиев.

Пикетта катнашучылар "Новая газета"ның Псков десантчыларының Украинда һәлак булуы турындагы бу язмаларын "Украинада Русия гаскәрләре юк" диючеләргә биргән.

"Безнең оппонентлар бу мәкаләләрне укырга һәм уйланырга да теләми. Алар үзләренекен тәкрарлый да тора. Полиция ике кешене безнең яныбыздан алып китәргә мәҗбүр булды, чөнки алар исерек иде. Күп очракта без кешеләргә үзебезнең карашыбызны төшендерергә тырыштык", ди Ясәвиев.

Аның фикеренчә, бу пикеттан соң Украинадагы вазгыятькә карата фикерләрен дә үзгәртүчеләр булырга мөмкин. Йөздән артык кеше протест чарасына игътибар иткән. Кемдер килеп язуларны укыган, кемдер сөйләшеп алган, кемдер бәхәсләшкән, кемдер башын кагып киткән.

"Русия җитәкчелеге алып барган сәясәткә каршы булганнар, телевизорда ялганның шулкадәр күплеген аңлаучылар хәзер моны сиздермәскә, күрсәтмәскә тырыша. Мин беркадәр кешеләрне уйланырга мәҗбүр итә алдык дип өметләнәм, беркадәр кешеләр безне күреп Украинадагы вазгыятькә карата үзләренең ялгыз түгел икәнлекләрен дә белеп китте", ди Ясәвиев.

Социолог Русия җитәкчелегененең агрессив тышкы сәясәтен хуплаучыларның төпле дәлилләре булмавын әйтә. Күп очракта хис, эмоцияләргә генә төртелеп калганнар. Алар Русия гаскәрләре Украинада юк, "Донецки халык республикасы"на ярдәм итәм дип үз теләге белән барганнар гына бар дип сөйләнгән.

"Бу митингка каршыларның Русия пропагандасы белән миңгерәгәнлеге күренеп тора. Аларның сөйләгән сүзләренә кадәр телевизордагы көндәлек яңалыкларга охшап тора. Шунсы аяныч, телевидение Русиядә яшәүчеләрнең күпчелегенә төп мәгълүмат чыганагы булып кала бирә", ди Ясәвиев.

Бәхәсләр вакытында "Путин дөрес эшли", "Ул безнең җитәкче" дип белдерүчеләр дә булган. Левада-үзәкнең халык фикерен белешүләре август ахырында Путин эшчәнлеген уңай бәяләүчеләрнең 3%ка кимеп 84% калуын күрсәткән иде. Ясәвиев бүген Русиядәге тикшеренүләргә, халык фикерен белешүләргә сак карарга кирәк дип әйтә.

"Русия авторитар дәүләт булганга, фикер белешкән вакытта кешеләр бик саклык белән генә җавап бирә. Путинны тәнкыйтьләгәннәр бу хакта үз фикерләрен белдерергә ашыкмый. Хәзер куркучылар да нык артты. Бу саннар (Левада-Үзәкнеке), минемчә, чынлыкка туры килеп бетми. Хәзер мин Русиядә яшәүчеләрнең яртысыннан артыгы Путин эшчәнлеген хуплый дип уйлыйм, әмма бу бик зур күпчелек дип әйтмәс идем. Чәршәмбе булган пикетны гына алганда да, үтеп баручыларның дүрттән бере безгә теләктәшлек белдергән икән, димәк 25% Русия хакимиятләре карашын хупламый. Аннан да кала, тагын бер өлеш кешеләрнең бөтенләй фикерләре юк. Алар үз дөньяларында, сәясәткә катнашмыйлар. Минемчә, Путинны актив рәвештә яклаучылар халыкның якынча яртысы булырга мөмкин. Аннан да артык түгел", ди Ясәвиев.

Ясәвиев кешеләр арасында хәлләр ачыктан-ачык сугышка барып җитмәс дип уйлаучылар барлыгын да әйтә. Протест белдерүчеләр Путин сәясәтен яклаучыларга, әгәр чынлап торып сугыш башланса, бөтен Русиялегә дә кагылачак дип аңлатырга тырышкан. "Читтәгене уйлау бер әйбер, әгәр инде һәр шәһәргә табутлар кайта башласа, бу бөтенләй башка нәрсә булачак. Без кешеләрнең бу вазгыятьне бик читтән генә аңлаганын тойдык. "Кайдадыр, анда" дип уйлыйлар алар. Бу хәлләрнең бик күпләгән русияләргә дә кагылырга мөмкинлеген аңлаучылар юк диярлек", ди Ясәвиев.

XS
SM
MD
LG