Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акмәчеттән соң Бакчасарай Мәҗлесе дә бинадан куыла


Акмәчеттә Мәҗлес бинасын бушату
Акмәчеттә Мәҗлес бинасын бушату

Елларча эшләгән бинадан чыгару турындагы мәхкәмә карарында "бина тиешле максатларда кулланылмаган" диелгән. Мәҗлес мәхкәмә утырышына чакырылмаган.

Кырым хуҗалык эшләрен тикшерүче мәхкәмә Бакчасарай Мәҗлесе белән аренда килешүен туктату һәм аны бинадан куу турында карар кабул иткән. Бу хакта шәһәр идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бинада төзекләндерү эшләрен башкаручы “РЭП ЖФ БГС” оешмасы "Укытучылар шурасын" мәхкәмәгә биргән булган. Ремонт ширкәте бинада утыручыларның "аренда килешүен дөрес үтәмәвенә, аның иминиятен кайгыртмавына, бинаны тиешенчә кулланмавына" зарланган.

Мәхкәмә аларның бу шикаятен тулысынча канәгатьләндергән, әмма Бакчасарай Мәҗлесе һәм кырымтатар укытучылары бу хакта белми калган, алар мәхкәмә чакырылмаган. Утырыш 23 сентябрь булган.

Ахтем Чигөз
Ахтем Чигөз

"Безгә демократия һәм кеше хокукларын хөрмәт итәргә кушалар, безгә кагылган мондый карарлар кабул ителүне без белми дә калабыз", диде Крым.Реалии сәхифәсенә Бакчасарай мәҗлесе рәисе Ахтем Чигөз.

Аңа да, "Укытучылар шурасы" исемле иҗтимагый оешма рәисе Диләрә Сейтвәлиевага да мәхкәмә карары килмәгән.

Мәхкәмә карары гамәлгә кергәч Бакчасарай мәҗлесен дә Акмәчет Мәҗлесе язмышы көтә - приставлар килеп аларны бинадан чыгарачак.

Акмәчетнең Шмидт урамындагы бинада урнашкан Кырымтатар мәҗлесенә, "Кырым" хәйрия вакыфына, "Авдет" газетына 18 сентябрьдә бинаны бушатырга кушылды.

16-17 сентябрь көннәрендә тентүләр кырымтатар өйләрендә һәм мәчетләрендә булды.

XS
SM
MD
LG