Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лукашенко: "Русия җирләрен Казакъстан һәм Монголиягә бирергә кирәк булачак"


Владимир Путин һәм Александр Лукашенко
Владимир Путин һәм Александр Лукашенко

Беларус президенты Александр Лукашенко Русиянең Украина җирләрен тартып алуына һәм Европа харитасын үзгәртүгә ачыктан-ачык каршы чыкты.

Дистәләрчә еллар буе бик үзенчәлекле белдерүләр ясап килгән Лукашенконың сүзләре әле дә күпләрне уйландырырлык.

Казакъстанның 16/12 интернет телевидениесендәге бу интервью интернетка 5 октябрьдә чыккан.

"Без Украина дәүләтен җимерүне теләмибез. Күпләр кайчандыр Кырымның Украинага эләгүе дөрес булмаган дип әйтә. Бу җир баштан ук Русиянеке булган диләр. Бу дөрес караш түгел", диде Беларус президенты.

Лукашенко мондый караш белән эш иткәндә Батый хан, Алтын урда чоры чикләренә кайту кирәк булачагын әйтте.

"Алайса Русиянең, Көнбатыш Европаның да, Көнчыгыш Европаның да барлык диярлек җирләрен Казакъстанга, Монголиягә һәм тагын кемгәдер бирергә кирәк булачак. Беларус кына калачак, алар безгә килеп җитсәләр дә, безгә тимәделәр. Нигә булганга кире кайтырга? Чикләрне үзгәртеп сызарга ярамый. Без бит инде чикләрнең тотрыклылыгын, бозылмавын билгеләүче бик күп халыкара норматив-хокукый килешүләр имзаладык. Алай ярамый", диде Лукашенко.

Монда сүз Мәскәүнең Кырымны аннексияләве, Украинаның көнчыгышындагы сепаратист сугышчыларга ярдәм итеп ул җирләрдә Новороссия төзергә чагыруы турында барса да, шул ук сүзләр Русиянең Грузиядән аерылырга теләүче Көньяк Осетия белән Абхазиянең бәйсез дәүләт итеп тануына да, Молдовадан аерылырга теләүче Днестр буе республикасын яклавына да карый ала.

Лукашенконың мондый сүзләре, шулай ук аның Казакъстанны да моңа бәйләп куюы һич көтелмәгән хәл булды, чөнки Беларус та, Казакъстан да Русия президенты Владимир Путин төзи торган Евразия икътисади берлегенә кушыла. Русия, Беларус, Казакъстан президентлары 10 октябрьдә Минскида җыелып ратификацияләнгән Евразия берлеге килешүен үзара алышыр дип көтелә. Килешү 2015 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керә.

Путин бу берлеккә Украинаны да кушып элекке Советлар берлеген өлешчә торгызырга теләгән иде. Әмма украиннарның ризасызлыгы аркасында Русиянең бу илгә карата гамәлләре Беларус белән Казакъстанны да сагайтты. Өстәвенә август аенда Селигерда сорауларга җавап биргәндә Путин Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаевны мактап: "Ул беркайчан да дәүләт булмаган җирдә дәүләт төзеде. Казакъларның дәүләтчелеге булмаган", диде. Шунда ук Путин Казакъстан белән Беларусның "зур урыс дөньясы киңлекләрендә калырга" тиешлеген әйтте.

XS
SM
MD
LG