Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәтер көне быел да Ирек мәйданыннан читтә уза


Ике дистә елдан артык Хәтер көне Казанның Ирек мәйданында уздырылды
Ике дистә елдан артык Хәтер көне Казанның Ирек мәйданында уздырылды

1552 елда Казанны урыс гаскәрләре яулап алганда һәлак булучыларны искә алу быел 11 октябрьдә узачак. Йөреш уздыруга рөхсәт булмау сәбәпле, чарага килүчеләр шигарләр тотмыйча гына Сөембикә манарасы янына барырга җыена.

Хәтер көне 11 октябрь көнне сәгать 11дә “Казан” милли-мәдәни үзәге янында башланачак. Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев Азатлыкка әйтүенчә, башка төбәк-шәһәрләрдән килгәннәр эшкә кайтып җитәргә мөмкинлек булсын өчен алар Хәтер көнен шимбә уздырырга булган.

“Уфа, Ижау, Сембер, Йошкар-Ола һәм Татарстан районнарыннан килүчеләр көтелә. Бер 500ләп кеше булыр дип уйлыйбыз”, диде ул.

Ике дистә елдан артык Ирек мәйданында үткән Хәтер көне инде хәзер хәтирә генә булып калды. Узган елны әлеге чара Казанның Камал театры янында узса, быел шәһәр хакимияте “Казан” милли мәдәни үзәк янындагы урынны тәкъдим иткән.

“Ирек мәйданында уздыра алмыйбыз, чөнки “Ватандашларның җыеннар, митинглар, демонстрацияләр, урам йөрешләре һәм пикетлар үткәрү хокукларын тормышка ашыру өчен шартлар тудыру турында”гы канун бар һәм анда дәүләт, уку, дини биналарга 50 метр якынлыкта чаралар уздырырга ярамый, диелгән. Безнең Татарстанда гына шундый канун кабул ителде. Ул канун белән көрәшә башлыйбыз инде, чөнки ул Конституциягә каршы килә”, ди Зәкиев.

Элекке кебек Казан Кирмәненә таба уздырыла торган йөреш тә булмаячак.

“Рәсми йөреш булмаячак, бары шигар тотмыйча гына Кирмәнгә Сөембикә манарасы янына барып шәһит киткәннәр рухына дога кылыначак”, диде ТИҮ җитәкчесе Фәрит Зәкиев.

Хәтер көнендә быел да милли хәрәкәт ветераннары, яшь җырчылар, шагыйрьләр чыгышы каралган.

“Азатлык” татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин исә Хәтер көнен башка Русия оппозициясе митинглары кебек сәгать 13.00дә үткәрү яклы булуын әйтте.

XS
SM
MD
LG