Accessibility links

Кайнар хәбәр

Адәмме, маймылмы? Казанда галимнәр һәм руханилар уртак фикергә килә алмады


"Адәмме, маймылмы: без кем балалары?" дискуссиясе
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:19 0:00

"Адәмме, маймылмы: без кем балалары?" дискуссиясе

Узган җомга Казанда үткән фикер алышу чарасында кеше маймылдан яки беренче пәйгамбәр Адәмнән барлыкка килгәнме дигән бәхәсле тема күтәрелде.

"Адәмме, маймылмы: без кем балалары?" исемле дискуссия Казан федерал университетында узды. Тема җәмәгатьчелектә зур кызыксыну тудырган булса кирәк: актлар залы шыгрым тулы иде. Оештыручылар сүзләренчә, чарага 500ләп кеше килгән.

Темасы шактый фәнни кебек тоелса да, кичәне җиңелчә рәвештә уздырдылар. Сәхнәне чыгыш ясаучыларга түгел, ә йомшак утыргычлар өстендә яткан студентларга бирделәр.

Галимнәр карашын биоинформатик Михаил Гельфанд һәм биолог Федор Кондрашов тәкъдим итте. Диндарлар ягында Владимирдан килгән рухани Дмитрий Черепанов һәм Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров булды. Биолог һәм христиан педагогы Галина Муравник ике якның да фикерләрен хупларга тырышты. Батров әлеге чарада бердәнбер җирле белгеч иде.

Мөфти урынбасары үз чыгышында билгеләгәнчә, Татарстан диния нәзарете эволюция теориясенә тискәре карашта. Шулай да Батров ниндидер дәрәҗәдә аны танырга кирәклеген дә әйтте.

Галина Муравник исә эволюция теориясен яклап чыкты. Ләкин аның сүзләренчә, эволюция процессы Аллаһ кушканча бара. Эволюция булмаса, без дарулар ясый алмас идек, яңа ризыклар чыгара алмас идек, ди ул.

Михаил Гельфальд фәнгә таянып кешенең маймылдан барлыкка килгәнен исбатларга тырышты. Галим белдергәнчә, Адәм белән Һава бәлки беркайчан да күрешмәгән булырга мөмкин.

Шунысы кызык, залда җыелганнарның күбесе күбрәк галимнәр ягында сыман булды. Аларның чыгышында күбрәк алкышлар ишетелде. Руханиларның карашлары исә яшьләрне бик инандырмады.

Бер яктан караганда, моны аңларга да була. Чарада катнашкан эволюция теориясен һәм кешенең маймылдан барлыкка килүен яклаучылар озак еллар дәвамында бу тема белән шөгыльләнгән.

Дини караш ягын тәкъдим итүчеләр исә билгеләнгән руханилар гына, шуңа күрә аларның аргументларының зәгыйфьлеге сизелә иде. Дискуссиядәге белгечләрнең дөрес сайланмавы турында әйтү урынлы.

Чара тәмамланганнан соң Азатлык Рөстәм хәзрәт Батровка берничә сорау бирде.

Рөстәм хәзрәт Батров эволюция теориясе турында
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:00 0:00

Чараны “Уйла, Казан” инициатив төркеме оештыра. Активистлар алга таба да фәнгә багышланган популяр кичәләр уздыруны планлаштыра.

XS
SM
MD
LG