Accessibility links

"Бу мөфти дә китеп барса Татарстан хурлыкка калачак"


Рөстәм Батров (c) һәм Камил Сәмигуллин журналистлар белән ифтар мәҗлесендә. 11 июнь 2014
Рөстәм Батров (c) һәм Камил Сәмигуллин журналистлар белән ифтар мәҗлесендә. 11 июнь 2014

Татарстанда мөфтинең вазифасыннан китү ихтималы турында сүзләр куера башлады. Дини тормыш турында язучы журналистлар бу ыгы-зыгыны мөфти кәнәфиенә кызыгучылар тудыра дип саный.

"Независимая газета"да Татарстан мөфтиенә каршы фетнә туа дигән мәкалә дөнья күрде һәм анда аксакаллар шурасының мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм Батровка эштән китү турында гариза язарга тәкъдим ясалганы әйтелә. Мәкалә авторы Глеб Постнов фикеренчә, чынлыкта Батров эштән киткән, бары юридик яктан гына әле эш ахырына җиткерелмәгән.

Азатлыкка мөфтияткә якын булган чыганак әйтүенчә, Батров чыннан да вазифадан киткән булган, әмма кире әйләнеп кайткан һәм хәтта якын киләчәктә әле мөфти вазифасына да куелырга мөмкин икән. Билгеле булганча, Постнов якын көннәрдә мөфтине алмаштырырга мөмкиннәр дип язып чыкты.

Рәшит Минһаҗ
Рәшит Минһаҗ

“Ватаным Татарстан” газетасы журналисты Рәшит Минһаҗ Азатлыкка әйтүенчә, бу барысы да имеш-мимеш кенә булуына ошаган.

“Батровның эш машинасын алдылар алуын, әмма андый югары хезмәт хакы 110 мең сум түләнгән эшне тагын кайдан таба ала ул. Китмәде ул беркайда да. Имеш-мимеш кенә. Батров белән риза булмаучылар күп.

Мөфти белән риза булмаучылар да бар-барын, әмма аңа президент сайлавына кадәр тимәсләр дип уйлыйм. Ул күбрәк китапханәдә утыра инде китап белән, әмма ел саен мөфти алмаштырмыйлар бит. Кемгәдер ыгы-зыгы тудыру кирәк”, ди ул.

Журналист Искәндәр Сираҗи фикеренчә, әгәр нинди дә булса кәнәфи бар һәм анда кемдер утыра икән, бу кәнәфигә кызыгучылар һәм аның әһелләре булырга теләүчеләр табыла.

“Мин бүгенге көндә республикада мөфти булырга теләгән өч кешене беләм. Аларның икесе мөфтинең урынбасары, берсе мөхтәсиб. Өчесе дә хуҗалыкчан кешеләр, әмма тәкъвалык, белем һәм кеше алдында чыгыш ясый белү һәм гомумән Аллаһыга ышану ягыннан мөфти белән якын куярлык түгел”, ди ул.

Әлеге өч кешенең кем булуы турында Сираҗи әйтергә теләмәде. Аның сүзләренчә, башта алар мөфтигә каршы булуын яшерде, ә хәзер инде бу ачык күренә.

“Шул кәнәфигә кызыгу нәтиҗәсендә төрле гаугалар, мәкаләләр чыга. Ул мәкаләләрдә бармактан суырылган әйберләр килеп чыга. Әйтик бер федераль урыс газетада (“Независимая газета” – ред.) Лондонга кемнең китүенә кадәр бутаганнар. Рамил Юныс планлы рәвештә ул вакытта Лондонга китеп барды, әмма аны ни сәбәпледер Йосыф хәзрәт белән бутаганнар. Автор нәрсә язганын да белми. Моңа заказ биреп яздырылган, үзе теманы белми һәм ул аңа кирәк тә түгел. Мөһим мизгелләрне бутый ала икән, димәк мәкалә аңа кирәк булмаган дигән сүз.

Мөфти кәнәфиенә кызыгу нәтиҗәсендә төрле гаугалар чыга

Мөфтияткә халыкара бүлеккә элекке мөфти Госман хәзрәт Исхакыйның туганын китереп куйганнар, дип язылган. Әгәр эшне дөрес итеп алып бара икән, кемнең туганы булуында аерма юк. Шундый юк-бар гаепләүләр эзләп табып, гауга чыгарып Татарстанның йөзенә кызыллык китереп яталар.

Мөфти Камил Сәмигуллин (с), элекке мөфтиләр Илдус Фәиз һәм Госман Исхакый
Мөфти Камил Сәмигуллин (с), элекке мөфтиләр Илдус Фәиз һәм Госман Исхакый

Мөфти Госман хәзрәт Исхакый ике елын бетермичә вазифасыннан китеп барды, аннан соң килгән Илдус Фәиз тагын ике елын утырып бетермичә китте. Бу мөфти дә шулай китеп барса Татарстан хурлыкка кала. Аннары кичү вакытында атларны алмаштырмыйлар, диләр. Хәзер киләсе елга Татарстанда халыкара спорт ярышлары узачак, бу вакытта кечкенә генә гауга да республика абруена зыян китерергә мөмкин.

Аннары киләсе сентябрь аенда Татарстан президентын сайлау булачак. Бу вакытта да мөфти алмаштыру була алмый. Кем бүген Камил хәзрәт турында начар сүз әйтә ала. Беркемнең дә аның турында начар итеп әйтер сүзе юк. Ул тәкъва имам. Бәлкем дөньяны яхшы белмәве аркасында кайбер җитешсезлекләре бардыр, әмма ул тиз үтүчән. Әлегә ул ике елда кәнәфигә ияләшеп бетә алмады”, ди ул.

Искәндәр Сираҗи
Искәндәр Сираҗи

​Батровның мөфти булу ихтималлыгы турында Сираҗи мөмкин хәл түгел дип әйтә.

“Беренчедән, Батровның татарчасы камил түгел. Икенчесе мөфтилеккә дәгъва кыла башласа гына фаш ителәчәк. Бу уңайдан чыннан да дәгъва кылып йөрмәс дип уйлыйм.

Беренче урынбасарны үз теләге булмаса эштән беркем дә җибәрә алмый иде, чөнки аны корылтай гына хәл итә. Үзе гариза язып китсә, пленум аның урынына вакытлыча вазифалар башкаручыны билгели ала. Кемдер китүдән мөфтиятнең эше тукталмый", ди ул.

Әлбәттә, эш тукталмаса да, мөфтият тирәсендәге бөтен шау-шулар һәм белдерүләр Батровтан, аеруча аның “Бизнес Online” дагы язмалары сәбәпле чыга иде. Аның Чистайда чиркәү яндыруда шикләнелүчеләрне гаепләп чыгуы, мөселманнарны төрле агымнарга бүлеп карау кардәшләренең аеруча да ачуын чыгарды.

Кемнәрдер сәләфиләр, ваһһабчылар дип кычкырырга тырыша, әмма мөфти дәшми, ул республикада тынычлык булуын тели

“Ислам традицион яки традицион түгел була алмый. Биш вакыт намаз укы, ураза тот, хаҗ кыл, зәкәтең бир. Ислам шул. Аны традицион һәм традицион булмаганга бүлү - бу сәясәт эше. Бүгенге көндә республикада бүлгәләү юк. Мөфтинең төп казанышы - республиканың тынычлыгын тәэмин итү.

Бүген кемнәрдер сәләфитләр, ваһһабчылар, хизб ут-тәхрирчылар дип кычкырырга тырыша, әмма аларның тавышы ишетелми, чөнки мөнбәрдәге беренче имам андый сүзне әйтми. Әйтми икән, димәк проблема юк, чөнки беренче чиратта аңа күренер иде. Бу болганчык суда балык тотарга тырышучылар эше генә.

Боларның барысы да Мәскәүгә кирәк булды. Терактлар да җимерек, череп беткән чиркәүләрне яндыру да Мәскәү өчен генә кулай. Татарстанда бер генә мөселман да беркайчан да шырпы тотып чиркәүгә бармаячагы мәгълүм. Берни шартлатмаячаклары билгеле. Болар барысы да уеннар һәм спектакльләр иде. Бу республиканың һәм безнең дәрәҗәне киметү өчен эшләнгән әйберләр һәм бу мөселманнарны кысарга мөмкинлек булсын өчен эшләнде. Бу дошман эше”, диде ул.

XS
SM
MD
LG