Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роскомнадзор: Лицензия ала алмаган татар радиолары интернетта эшләп күрсәтсен


"Курай"лар күп еллар инде ешлык алу өчен Мәскәү юлын таптый.

Петербурда узган "Дөреслек һәм гаделлек" исемле бәйсез мәгълүмат чаралары форумында чыгыш ясаган Роскомнадзор башлыгы Александр Жаров татар радиоларына кимсетеп карау юк дип белдерде.

Жаров татар радиоларының лицензия ала алмауларын "кәгазьдә генә күрсәтелгәне" белән аңлатты. Комиссия аларга башта интернетта эшләп үзләрен күрсәтергә киңәш иткән дип яза KazanFirst.

"Иҗади бәйгедә инде эфирда эшләгән радиолар җиңде. Комиссия аларның эшенә нәтиҗә ясап бәя бирде. Киләсе комиссиядә интернетта эшләрен күрсәткән радиоларга җиңәргә нигез булачак", диде Жаров.

2014 елның ноябрендә Татарстанның "Дастан" һәм "Курай" радиоларына FM ешлыклары бирелмәде. "Курай"лар күп еллар инде ешлык алу өчен Мәскәү юлын таптый. Комиссия Казандагы 96.8 МГц һәм 98.0 МГц ешлыкларын "Комсомольская Правда" һәм "Наше Радио"га бирү карары чыгарды.

Кырымтатар телендәге ATR, балаларның Lale һәм "Мәйдан" радиосының 1 апрельдән эшләмәүләрен Роскомнадзор башлыгы "үз теләкләре" дип аңлатты. Ул канал җитәкчелегенең теркәлү өчен документларны әзерләп бетермәгәннәрен әйтте.

XS
SM
MD
LG