Accessibility links

Казанда "Түбәтәй" милли ризык челтәре ачылачак


Бу елның июнь аенда Казанда "Түбәтәй" дип аталган фастфуд челтәре ачылачак. Меню татар милли ризыкларыннан гыйбарәт һәм тулысынча хәләл булачак. Азатлык яңа челтәр хуҗасы Солтан Савин белән элемтәгә керде.

Казанда татар милли ризыкларын күп урында ашап булмаганын, туристларга халкыбызның милли ашларын тәкъдим итә алмавын җәмәгатьчелек инде күптән сөйли. Хәләл кафелар индустриясен нигездә төрек һәм үзбәкләр үзләштергән. Фастфуд ("тиз ризык") өлкәсендә дә дөньякүләм гигантлар урын алган. Алар арасында Казанда бары тик Subway челтәре генә хәләл ризык тәкъдим итә.

Бер төркем инициатив егетләр июнь аенда Казанда “Түбәтәй” дигән беренче татар фастфуд кафесын ачарга булган. Бер ел эчендә алар Казанда 15 урын, Татарстанның башка шәһәрләрендә тагын 10 урын ачарга телиләр. Проектның планлаштырылган айлык акча әйләнеше – 25 млн сум. Киләчәктә егетләр франшиза системасы аша башка илләрдә дә “Түбәтәйләр” барлыкка киләчәк, дип өметләнә.

“Түбәтәй”нең үзенчәлекләре арасында ризыкны заманча уңайлы савытларда тарату, балалар өчен махсус меню булдыру, савытларда татар әдипләренең шигырь юллары һәм өзекләр язу кебек идеяләр бар. Хезмәткәрләр татар милли киемнәрендә булачак, өч телдә сөйләшәчәкләр, татар кунакчыллыгы һәм югары әхлак традицияләренә күрә хезмәт күрсәтәчәкләр.

"Нигә без тәмле татар брендын оештыра алмыйбыз соң?"

Азатлык радиосы идея авторы Солтан Савинга берничә сорау белән мөрәҗәгать итте.

– Солтан, бу кафелар челтәре идеясе кайдан барлыкка килде?

Солтан Савин
Солтан Савин

​– Бу фикер 5 ел элек, мин әле студент булган чакта туган иде. Дусларым белән ашап алырга теләгән идек. Тиз ашап алыр өчен хәләл урын эзләдек, тик таба алмадык. Таба алмагач, Макдональдска барырга туры килде.

Кәеф бик төшкән иде. Нигә бездә үзебезнең милли фастфудыбыз юк? Нигә без тәмле татар брендын оештыра алмыйбыз соң? Аны бит бөтен Казан, Татарстан һәм Русия халкы кулланыр иде. Бу сораулар мине “Түбәтәй” проектын уйлап чыгаруга эттәрде дә.

– Бу кафеларның хуҗасы кем булачак? Гомумән, кемнәр белән ачасыз?

– Авторларының берсе мин булып чыгам инде. Болай, без өчәү ачабыз: мин, Азат Нәҗметдинов һәм Айнур Камалиев.

– Ничә кафе ачарга телисез?

– Аллаһ боерса, бу җәйдә Казанда 6 урын ачарга уйлыйбыз, ләкин, бездә әле башка “Түбәтәй” проектлары да бар, алар әлегә сер, үзегез күрерсез. Башка шәһәрләр турында әйтә алмыйм, чөнки франшиза буларак оештырырга уйлыйбыз. Татарстан, Русия шәһәрләрендә һәм башка илләрдә “Түбәтәй”ләрне күрербез, Аллаһ боерса.

– Беренче ноктагыз кайда ачылачак соң?

– Июнь аенда Казан үзәгендә булачак ул. Төгәл урыны әлегә юк.

Проект авторлары фикеренчә, “Түбәтәй” милли ашларның заманча вариантта торгызылуына тәэсир итәчәк. Матур милли дизайн ярдәмендә алар үз кафеларының Казанның туристларны җәлеп итә торган урынына әйләнәчәк дип уйлый.

Бәягә килгәндә, оештыручылар клиентлар өчен аны мөмкин кадәр түбән итәргә тели. Мәсәлән, 150-180 сумга туристлар өчен комбо-меню алырга мөмкин булачак: кечкенә өчпочмак, гөбәдия, өлеш, эчемлек һәм сувенир. Сүз уңаеннан, менюга шулай ук чит ил кешеләренә яхшы таныш булган гамбургерлар да керәчәк.

Хәзерге вакытта егетләр Вконтакте сайтында блог алып баралар. Кафе ачуның һәр адымын анда тасвирлыйлар. Татар фастфуды ачылышының нинди этапта булуын һәр теләгән кеше карый ала. Азатлык та бу кызыклы проектны күзәтеп барачак.

XS
SM
MD
LG