Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яндекс үз тылмачына татар телен өстәде


Русиядә иң популярлардан саналган Яндекс эзләү системасының тәрҗемә хезмәтенә татар теле өстәлде. Әлегә бета-версиядә (сынау өлгесе) булса да, инде хәзер татар теленә һәм татар теленнән 47 телгә тәрҗемә ясап була. Бу – татар теле өчен ачык кулланыштагы беренче онлайн тәрҗемәче.

Бүгенге көндә чит телләргә яки чит телләрдән якынча тәрҗемәләр кирәк булса, онлайн тәрҗемә итү системалары киң кулланыла. Дөнья буйлап Google Translate, Русиядә Яндекс.Тылмач хезмәтләре аша зур текстларны, сайтларны тәрҗемә итеп була. Дөрес, машина тәрҗемәсе булу сәбәпле, сыйфат ягы аксый, грамматик констукцияләрдә аерым сүз тәрҗемәләрендә хаталар була, тик гомуми мәгънәне аңлауга алар хилафлык китерми.

Моңа кадәр бу системалар бары тик дөньякүләм популяр телләрне кулланды. Яндекс бу хәлне үзгәртергә булган. 2 июнь көнне Яндекс татар теленең эксперементаль тылмачын өстәгән.

Тәрҗемә итү тәртибе шактый җиңел. Сез системадагы теләсә нинди телне сайлап, текстны шул ук системадагы телгә тәрҗемә иттерә аласыз. Ягъни, бүгенге көндә Яндекс.Тылмач ярдәмендә итальян, француз яки, мәсәлән, япон теленнән татарчага тәрҗемә ясап була. Яки татар теленнән текстларны болгар, исланд яки фарсы телләренә әйләндерә аласыз.

Югарыда әйтелгәнчә, тәрҗемәләрдә хаталар очрый. Машина тәрҗемәсендә монсыз булмый, күрәсең. Татар теле дә системада әлегә сынап карау стадиясендә генә.

Азатлык радиосы Яндекс җитәкчелегенә моның турында күбрәк белү максатыннан татар теле буенча эш кайчан башланды, бу эшне кемнәр башкарды, сынау күпме вакыт дәвам итәчәк дигән сораулар белән хат юллады. Ләкин әлегә хатка җавап килмәде.

Шунысын искәртик, Яндекс ширкәте татар теленә аеруча игътибарлы. 2010 елда ул интерфейсын татар теленә тәрҗемә иткән иде. Хәзер дә эзләү системасы һәм почта интерфейсларын тулысынча татарча куллану мөмкинлеге бар. Шул ук елны ул Казанда офисын да ачкан иде.

Google Translate

Моңа кадәр аерым активистлар тарафыннан Google Translate хезмәтенә татар телен өстәү тырышлыкларын ясаганнар иде. Google Translate-та хәзерге вакытта волонтерлар көче белән тәрҗемә эшләре бара. Милли җанлы татар яшьләре татар теленә тәрҗемәләр бушлай язып утыралар. Бөтендөнья татар яшьләре форумы Google Translate Татарча проектын республика яшьләр форумына да тәкъдим иткән иде, тик ул беренче этапта төшеп калдырылды.

Яндекс.Тылмач-ка татар теле өстәлү уңаеннан Google Translate-ны татарчага тәрҗемә итүче активистларның берсе Ирек Хаҗиев фикерләре белән уртаклашты:

Ирек Хаҗиев
Ирек Хаҗиев

“Бу безнең татар телебез өчен бик мөһим вакыйга. Чөнки хәзер Яндекс.Тылмач ярдәмендә татар теленә 47 телдән (һәм киресенчә) тәрҗемә ясап була. Бездәге вакыйгаларны, язмаларны башка халыклар да белә алачак. Ул бик күп кешегә ярдәм итәчәк. Шулай итеп, бу вакыйга телебезнең интернетта үсешен, интернетта урын табуын күрсәтә. Ә интернетта язуы һәм әйтелеше булган һәр телгә урын бар.

Яндекс хәзерге көндә Google белән төрле өлкәдә ярыша. Тел өлкәсендә дә. Яндекс үзенең базарын югалтмас өчен үзенең урынын эчтән ныгыта. Чөнки Русиядә рус теле генә түгел, татар теле дә бар. Яндекс аны үзенең эзләү системасы аша белә. Бу конкуренция ярдәмендә татар теле Яндекс.Тылмачка керде дә инде.

Бала туганнан соң сүзләрне, катлаулы җөмләләрне әкренләп өйрәнгән кебек үк Яндекс та әле бала кебек кенә. Хаталар, дөрес булмаган тәрҗемәләр ясый. Аның төп максаты - җөмләнең мәгънәсен дөрес бирү. Ул татарчадан русчага яхшырак тәрҗемә итә, чөнки аның эшләү ысулы статистикага нигезләнгән, ә рус телендә мәгълүмат күбрәк. Ләкин һәр тел шулай әкренләп үсә. Бу адымны узмыйча алга барып булмаячак. Дөрес якка үсер дип көтәбез.

Шул өлкәдә Google тәрҗемә хезмәте дә эш алып бара. Google-га татар телен өстәү мөмкинлеге 2013 елның декабрендә барлыкка килде. Бу өлкәдә без берничә тәрҗемәче эшлибез.

20-21 февраль көнне туган тел уңаеннан Google Translate рәсми сайтында һәм блогында тәрҗемә итү ярышы уздырылды. Соңгы 48 сәгать эчендә иң күп тәрҗемә ясалган Google тәрҗемәгә кермәгән телләр күрсәтелде. Анда бишенче урында безнең татар теле иде.

Яңа телне өстәү бик тиз эш түгел, чөнки тел өстәлсен өчен Google базасында 1 миллион тәрҗемә җыелырга тиеш. Ул татар телендәге күптелле сайтлар, ачык мәкаләләр (Википедия), китаплар, дәүләт сайтлары, ачык сүзлекләр белән туплана. Тагын татар, инглиз, рус телен белүче тәрҗемәчеләр ярдәмендә җыела.

Google Translate-та татар телен күрергә теләгән һәр кеше Гугл сайтында тәрҗемә, тәрҗемәне раслау белән ярдәм итә ала.” диде Азатлыкка Ирек Хаҗиев.

XS
SM
MD
LG