Accessibility links

Кайнар хәбәр

КФУ татар математика укытучыларын әзерләүне туктата


КФУның Лобачевский исемендәге математика һәм механика институты урнашкан бина.
КФУның Лобачевский исемендәге математика һәм механика институты урнашкан бина.

Мәскәү татар мәктәпләре өчен математика укытучыларын әзерләүгә КФУга бюджет урыннары бирмәгән. Галимнәр Татарстан җитәкчесеннән ярдәм сораган, ул "бу – КФУның үз эше" дип белдергән.

КФУның Лобачевский исемендәге математика һәм механика институты галиме, физика-математика фәннәре кандидаты Әнис Галимҗанов татар мәктәпләре өчен математика һәм информатика укытучылары әзерләүне туктату русча гына уйлаучы массалар әзерләүгә чираттагы адым булып тора дип белдерә. Моңа кадәр әлеге институт татар мәктәпләре өчен дә укытучылар әзерләгән. Быел Мәскәү университетта "билингваль мохитта математика һәм информатика укыту" белгечлегенә бер генә урын да бирмәгән. Галимнәр Татарстан җитәкчесеннән дә ярдәм сораган, аннан "бу – югары уку йортының үз эше" дигән җавап килгән.

Әнис әфәнде, быел татар мәктәпләрендә математика укытучысы булырга теләгән укучыларга КФУның ишекләре ачыкмы?

1990нчы елларга кадәр татар бүлекләре юк иде. Мин үзем дә татар мәктәбендә укып, университетның мехматына кереп, гел "биш"кә дип әйтерлек укып чыктым. 90нчы елларга кадәр булган вазгыять хәзер тагын әйләнеп кайтты. Хәзер БДИ (ЕГЭ) дигән әйбер бар, аны яхшы тапшырсаң, мәктәбенә карамыйча, татарны бетергәнме ул әллә рус мәктәбенме, университетка барсын да алалар. Баллары югары икән, ул университетның бөтен институтларына да керә ала.

​Милли мәктәпләр бары тик Татарстанда һәм Башкортстанда калды. Әгәр мәктәпләрдә бөтен фәннәр дә татарча укытыла икән бу татар мәктәбе. Татар мәктәбендә математика, информатика, химия, география, биология һәм башка фәннәр дә татарча гына укытыла. Татар мәктәбен ничек бар, шулай яшәтү өчен аңа математиканы, информатиканы, химия һәм башкаларны татарча укыта белә торган укытучылар да кирәк. Әгәр андый укытучылар юк икән татар мәктәбе дә үзеннән үзе юкка чыгачак.

Әнис Галимҗанов
Әнис Галимҗанов

1990нчы елларга кадәр татар мәктәпләрендә татар телендә укыта белгән укытучыларны әзерләү ничек баргандыр, мин әйтә алмыйм. Ләкин татар мәктәбе бар иде, мин үзем анда укып чыктым. Татарча дәреслекләр дә бар иде, хәзер дә бар алар.

90нчы елларда бөтен уку йортларында диярлек татар бүлекләре ачылды, төп фәннәрне дә булдыра алган кадәр татарча укыта башладык. Шул исәптән педагогика университетының, ул аннары ТГПУ булды, аның бөтен факультетларында да татар бүлекләре ачылды. Бу эштә математика һәм физика факультеты башлап йөрүчеләр булды.

Ул вакытта мин үзем математика һәм информатика фәннәрен физика факультетында укыттым. Без аларны 90нчы еллардан башлап хәзергә хәтле татарча укыттык.

БДИ кергәч һәм төгәл фәннәрнең дәрәҗәсе төшкәннән соң безнең абитуриентлар саны кими, бүлекләр кыскара башлады, ләкин татар бүлеге калган иде. Без лекцияләрне дә татарча укыдык, студентлар практикаларын да татарча үттеләр. Казан университеты белән ТГПУ кушылгач та татар бүлеге бары тик математика факультетында гына калган иде. Лобачевский исемендәге математика һәм механика институтында бүгенгә кадәр тулы канлы татар бүлеге эшләгән иде.

Педагогика юнәлешендәге математика бүлегендә татар төркемендә һәр ел саен ничәләп кеше укый иде соң?

Үзгәреп торды ул. Унбиш, ун кеше һәм егерме сигез кеше булган вакытлары да бар иде. Ул бер төркем булып барды. Хәзерге стандартларга күрә, әлеге төркемнәргә без лекцияләрне дә татарча укыдык. Быел икенче курска күчкән төркемдә 16-17 кеше бар. Ә алардан алдагы төркемдә 25 кеше.Төркем оештыру бездән генә тормый, күпме бюджет урыны бирелә, шуның кадәр кеше ала идек.

Элекке елларда бюджет урыннарында татар төркеме дип күрсәтелә идеме?

Юк. КФУ булдырылганнан соң бу төркемнең исеме "билингваль мохитта математика һәм информатика укыту" дип атала иде. "Татар" дигән сүздән уттан курыккан кебек куркалар. Без аны билингваль мохитта математика һәм информатика укыту дип атадык һәм ул лицензия үтте. Билингваль дип аталса да без төп фәннәрне татарча укыта идек, студентлар үзләре сайлаган махсус курсларга рус төркемнәренә бара ала иделәр.

КФУның яңа уку елына кабул итү планында сезнең институтка бюджет урыннарга 80 кеше кабул ителәчәк дип язылган, белгечлекләр арасында "билингваль" белгечлек юк. Педагогия белгечлегенә дә 20 урын гына бирелә дип язылган.

Бала математиканы татарча укыса, ул татарча уйлый

Барлык педагогик белгечлеккә элек 60 урын бирә иделәр. Аннан 45 урынга калды, ә быел 20 урын гына бирелде. Тагын түләп укуга биш урын бирелә. Без хәтта түләүле урыннарга алган очракта да ике төркем ясый алмаячакбыз, чөнки бер төркем 20 кешелек булырга тиеш. Без бу хәлне октябрь аеннан ук белә идек. Балаларның татарча фикер сөрешен саклап калу кирәк дигән уй белән төрле урыннарга барып карадык. Әгәр бала математиканы татарча укый икән, ул татарча уйлый.

Әлеге проблем белән кемнәргә мөрәҗәгать иттегез соң?

Мин башта КФУ проректоры Рияз Миңзарипов белән сөйләштем. Ул бу хакта Мәскәүдә сөйләшкән. Мәскәү: "Татар телендә укыту ул сезнең үзегезнең эшегез", дигән. Мин бу эшне республиканың мәгариф министрлыгы үз кулына алырга тиештер дип аңладым. Без министр Энгел Фәттахов янына кердек. Ул бу мәсьәлә белән шөгыльләнергә вәгъдә бирде. Без президент исеменә дә үтенеч яздык. Ләкин президенттан "бу югары уку йортының эше" дигән җавап килде.

Мин ике атна элек Миңзарипов янына тагын кердем. Ул: "Акча булмау аркасында, без татар бүлеген булдыра алмыйбыз", дип әйтте. 20 кешене икегә дә, өчкә дә бүлеп булмый. Ә 20 кешелек татар бүлеге ачмаячаклар. Математика һәм информатика бары тик рус телендә генә укытылачак.

Министрлыкның татарча укытучылар әзерләүгә борчылганы сизелми. Теләсә нишләгез, ул сезнең эшегез дигән кебек килеп чыга. Татарча укыту теләге берничә кешенең генә теләгенә кайтып кала. Без теләсәк була, теләмәсәк булмый кебек килеп чыга. Алай булырга тиеш түгел бит инде ул. Татар теле дәүләт теле, шуңа күрә татар телендә укыту дәүләт эше булырга тиеш. Безгә бер ел буе биш курс укыту өчен барлыгы биш миллион сум акча кирәк. Саналган инде ул. Татарстан өчен биш миллион зур акча түгел. Әлеге хәлнең артында татар мәктәбенең калу-калмау мәсьәләсе дә тора.

Без әгәр татар бүлеге эшләсә, сезнең балагыз татарча гына уйласа да укырга керә ала, менә безнең бүлек бар, дип әйтә алабыз. Гел әйтеп торалар татар мәктәпләрендә укыган балаларның БДИ күрсәткечләре зуррак. Безнең октябрь айларында университетта "кабат БДИ" (повторный ЕГЭ) дигән имтихан була. Без ике ел элек татар бүлегенең һәм рус бүлегенең БДИ нәтиҗәләрен тикшергән идек. Укырга кергәндә рус бүлегенең БДИ нәтиҗәләре зуррак иде, чөнки алар күбрәк кеше арасыннан сайлана. Кабат БДИ биргәч, татар бүлеге үзенең укырга кергәндәге балларын раслады, ә рус бүлегенеке кергәндәгегә караганда түбәнрәк иде. Татар бүлегенә килгәннәрнең белемнәре ышанычлырак. Бу да ана телендә укытуның нинди нәтиҗә биргәнен аңлата. Татар мәктәпләрендә рус теленнән дә, математикадан да БДИ нәтиҗәләре зуррак икәнлеген гел әйтеп торалар. Аларның барсы да безгә килми бит, башка югары уку йортларына китәләр һәм анда укыйлар да. Әлеге хәл татар мәктәбен сакларга кирәклеккә тагын бер дәлил булып тора.

Мехматта татар бүлеген саклау – ул туган телне дә саклау"

Бездә, КФУда биофакта да, геофакта да һәм башкаларында да татар бүлекләре булырга тиеш. Без әлегә үзебезнең бүлекне саклау, математиканы, информатиканы татарча укыту өчен тартышабыз. Әгәр кеше информатиканы үз туган телендә укый икән, ул глобаль масштабта туган телендә уйлый дигән сүз. Алай булмаса, без русча уйлаучы массаны гына тәрбияләп чыгарачакбыз. Минемчә, мехматта татар бүлеген саклау ул туган телне дә саклау.

Оптимальләштерү сылтавы белән мәктәпләрне берләштерәбез дип татар мәктәпләре ябыла. Соңгы вакытта рус телен дә туган тел дәрәҗәсенә күтәреп, татар телен бөтенләй дә читкә тибәрү турында да сүзләр күтәрелә. Русиядә татар мәктәпләренә карата тискәре сәясәт барганлыгын сизелә. Министрлыкка, университетка татар белгечләре әзерләмәскә, татар мәктәпләре соңгы биш ел эчендә барыбер русныкына әйләнәчәк дигән күрсәтмә төшмәде микән? Сездә андый шик юкмы?

Шик бармы дигәннән, дөп-дөрес бу. Оптимальләштерү вакытында күпләгән талантлар юкка чыкты. Яхшырак укытабыз дип башка авылларга куа башладылар. Минем туган авылым Балтач районының Чутай авылында да төп урта мәктәп бетте. Яңа мәктәп төзибез дип күпме вәгъдә иттеләр, әмма һаман да төземиләр.

Ишеткәнсездер, оптимальләштерү нәтиҗәсендә чыгымнар бер ярымга арткан. Чыгымнарын арттырыйк, ләкин мәктәпләрне генә бетерик килеп чыга.

Татар теленә һөҗүмгә килгәндә, ул әллә кайчаннан, 2000 елдан бирле бара инде. Сүздә әллә нәрсәләр әйтәләр, эштә юкка чыгарырга тырышу бара. Һичьюгы, татарча уйламасыннар гына. Төрле фестивальләргә, әллә кайларга барып Сабантуйлар оештыруга, төрле бәйгеләргә күпләгән акчалар бирелә. Мин аларны кирәк түгел дип әйтмим, алары да кирәк. Шушы тотылган акчаларның фәлән процентын гына булса да мәгарифкә бирсәләр, нигез калыр иде. Хәзер безнең тыш ялтырап тора, тышта барсы да әйбәт, ә эчтә буш. Татарча уйлый торган кешеләр күпмеләп калды икән?

Бер елны "Татар җыры" бәйгесенең сәхнә артын күрсәттеләр. Анда артистлар русча сөйләшә, ә үзләре сәхнәгә чыгып татарча җырлыйлар. Нәкъ элеккеге индеецлар резервациясе шикелле килеп чыга бу. Үз телләрендә җырлый белү кала, шигырь дә сөйлиләрдер, ә уйлау, сөйләшә белү, үз туган телеңне куллану юк.

Халыкны үтерергә теләсәң, аның фольклорын үстер

Бер фәләсүф: "Халыкны үтерергә теләсәң, аның фольклорын үстер", дигән. Мин бу фикердә "гына" дигән сүз төшеп калган дип уйлыйм, ягъни "фольклорын гына үстер". Ул үзенчә биесен, җырласын, әмма үзенчә уйламасын. Фән аның телендә булмасын, бу вакытта халык бетәчәк. Чынлап та шулай, аның өскормасы кала, ә нигезе юк инде. Кызганыч, хәзерге вазгыять нәкъ шулай.

Әмма бу вазгыятьне мин вакытылы гына дип уйлыйм. Шулай да 90нчы еллардан бирле үзебезнең туплап килгән потенциалны саклап калу бүген бигрәк тә зур әһәмияткә ия.

XS
SM
MD
LG