Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әрмәнстан президенты тәкъдименә җавап кич билгеле булачак


Әрмәнстан президенты Серж Саргсян электрга элекке һәм яңа тарифлар арасындагы аерманы түләргә вәгъдә итте. Урам җыеннары 8 көн дәвам итә.

Әрмәнстан ватандашларының "Талауга урын юк" исемле урам җыеннарын оештыручылар хәбәр итүенчә, активистлар президент Серж Саргсян тәкъдимен өйрәнеп үз карарларын якшәмбе кич игълан итәчәк. Саргсян электрга элекке тарифлар белән яңалары арасындагы аерманы түләргә бюджеттан акча табачагын белдерде. Күпләр Саргсян тәкъдименә ризасызлык белдерә, чөнки алар бәяләрне элеккечә калдыруны таләп итә.

Премьер-министр Овик Абраамян аз керемле кешеләргә компенсацияләр тәкъдим иткән иде. Ярдәмгә мохтаҗларның саны 400 меңләп кеше булачак дип хәбәр ителде.

Ереванның Баграмян проспектында урам җыены инде 8нче тәүлек дәвам итә. 23 июнь полиция анда катнашучыларга, шул санда журналистларга каршы көч кулланды. 237 кеше тоткарланды, 11 полиция хезмәткәре кулга алынды.

XS
SM
MD
LG