Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбур хакимияте Ибрай татар мәктәбен саклап калуга каршы


Русия президенты исеменә җибәргән хатка җавапта Ибрай мәктәбендә сыйфатлы белем биреп булмый диелгән.

Оренбур өлкәсенең Ибрай авылы халкының апрельдә җыелып район һәм өлкә мәгариф түрәләре, өлкә губернаторы һәм Русия президенты Владимир Путин исеменә татар теле укытылган урта мәктәпне башлангыч белем бирү йорты гына итеп калдыруга ризасызлык белдереп язган хатына җавап килде.

“Кызганычка Ибрай авылы мәктәбендә сыйфатлы белем бирүне тәэмин итеп булмый. Ибрай урта мәктәбендә 23 бала укый. 1993 елдан бирле Ибрай авылыннан кайбер балалар Преображенка авылындагы урта мәктәпкә барып укый. 12 баланы ГЛОНАСС системы белән җиһазландырылган ПАЗ автобусларында йөртәләр. Ибрай мәктәбендә тугыз укытучы эшли. Биология, музыка һәм технология кебек дәресләрне моның өчен махсус белеме булмаган укытучылар укыта. Математика һәм физик тәрбия дәресләре өчен укытучылар Преображенкадан китерелә,” диелгән авылга Оренбур хөкүмәтеннән килгән хатта.

Азатлык “Русиянең мәгариф турындагы канунына караганда, ата-аналарның, авыл халкының фикереннән башка мәктәпләр нинди дә булса үзгәрешләргә дучар булмаска тиеш” дип өлкә мәгариф министрлыгына хат юллаган иде.

“Преображенка авылы мәктәбендә белем һәм тәрбия бирү өчен барлык шартлар тудырылган. Татар телен балалар башлангыч сыйныфларда укыячак. Урта сыйныф укучылары татар телен ата-ана һәм үз теләкләре белән Ибрайда мәктәптән тыш вакытта өйрәнә ала”, дип белдерде Азатлыкка өлкә мәгариф министры урынбасары Галина Сафонова.

Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитетында Оренбур өлкәсе губернаторы Ю.Бергка Ибрай мәктәбен яклап хат әзерләнә.

155 хуҗалыгы булган, 360 кеше яшәгән Ибрай авылы Оренбур өлкәсенең Красногвардейски районында урнашкан. Мәктәптә татар теле һәм әдәбияттан тыш башка фәннәр урысча укытылса да, тәрбия эше һәм класстан тыш чаралар барысы да татарча бара иде. Преображенка авылы Ибрайдан 7.5 чакрымда урнашкан.

XS
SM
MD
LG