Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәфис Кашапов 3 елга төрмәгә хөкем ителде


Рәфис Кашапов
Рәфис Кашапов

Чаллы шәһәр мәхкәмәсе милли хәрәкәт җитәкчеләренең берсе Рәфис Кашаповка халыклар арасында дошманлык һәм нәфрәт тудыруда гаепләп өч елга төрмә җәзасын бирде.

Чаллы Татар иҗтимагый үзәге рәисе Рәфис Кашаповка өч еллык төрмә җәзасы бирелде. Кашапов Кырым аннексиясенә каршы интернетта язмалар тараткан өчен Русиянең бөтенлеген бозуга чакыруда, халыклар арасында дошманлык һәм нәфрәт тудыруда гаепләнеп узган ел ахырында кулга алынган иде.

10 сентябрь булган утырышта Кашаповка соңгы сүз әйтү мөмкинлеге бирелгәч, ул "мин мәхкәмәгә аклагыз да, яклагыз да димим. Чөнки мин җинаять эшләмәдем" диде.

XS
SM
MD
LG