Җыенны Башкортстан һәм Свердлау өлкәсе хакимиятләре ярдәме белән Свердлау өлкәсенең Башкорт үзәге оештыра. Конференциядә Башкортстан Фәннәр академиясе, Свердлау өлкәсе губернаторы һәм Екатеринбур шәһәре хакимиятләре, Свердлау өлкәсе мәдәният министрлыгы вәкилләре дә катнашачак.
Конференциядә сүз башкорт теленең килеп чыгышы, аның үсеше һәм хәзерге хәле турында барачак. Уфаның Тарих, тел һәм әдәбият институты башкорт китапларының күргәзмәсен әзерли.