Accessibility links

Кайнар хәбәр

Страсбург "Маяк"та зыян күргән Русия ватандашына акча түләү карарын чыгарды


Страсбургдагы Кеше хокуклары мәхкәмәсе
Страсбургдагы Кеше хокуклары мәхкәмәсе

1957 елда Чиләбе өлкәсендәге “Маяк” атом фаҗигасеннән соң яман шеш белән авырып үлгән ире өчен акча таләп итеп Страсбурга барып җиткән Лариса Гаева биш ел элек вафат булган. Мәхкәмә рухи зыян өчен ике мең евро түләргә кушты.

Европаның Кеше хокуклары мәхкәмәсе ире 1957 елда Чиләбе өлкәсендәге "Маяк" берләшмәсендә шартлаудан соң чистарту эшләрендә нурланыш алып вафат булуы сәбәпле Лариса Гаевага рухи зыян өчен 2000 евро акча түләргә дигән карар чыгарды, дип яза "Коммерсант".

Чиләбе өлкәсе Озерски шәһәрендә яшәгән Лев Гаев 1985 елда яман шеш авыруыннан үлгән. Аның хатыны Лариса Гаева җирле социаль яклау бүлегеннән ирен югалту сәбәпле айлык компенсация таләп иткән. Озерски мәхкәмәсе акча түләүне кире каккан, Чиләбе өлкә мәхкәмәсе ул карарны гамәлдән чыгарып, тол калган хатынга ай саен акча түләп барырга кушкан. Соңрак өлкә мәхкәмәсенең президиумы янә "хатынның компенсациягә хокукы юк", дип түләүне бетерергә кушкан. 2008 елда Гаева Русия хакимиятләренең Кеше хокуклары конвенциясендәге "Гадел мәхкәмәгә хокук"ны бозуда гаепләп, Страсбургтагы Европа мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән.

Тикшерү барышында Европа мәхкәмәсендәге Русия вәкиле Георгий Матюшкин гаепләүнең нигезсез булуын, хатынның айлык акчага хакы булмаганын әйтеп, эшне туктатырга чакырган. Европа мәхкәмәсе хатынның ире вафаты сәбәпле социаль льготаларга чыннан да хокукы булмаганын белдерде, әмма гадел мәхкәмәгә хокукын таныды.

"Гадел мәхкәмәгә хокукы бозылуы сәбәпле, шикаять итүченең рухи зыян алган булуы таныла. Эшне тикшерү нәтиҗәсе буларак, рухи зыян өчен ике мең евро түләргә, дигән карар чыгарыла", диелгән Европаның Кеше хокуклары мәхкәмәсе карарында. Лариса Гаева 2010 елда вафат булган. Акчаны аның кызы Надежда Кутепова алачак.

Дөньяда иң эре атом комплексы саналган "Маяк" озак еллар дәвамында совет атом бомбасы өчен плутоний җитештерү һәм атом-төш ягулык эшкәртү урыны булып торды. 1948-1956 елларда нурланышлы калдыклар тирә яктагы авылларда яшәгән халыкның эчәр суы булган Теча елгасына түгелеп бара.

1957 елның 29 сентябрендә "Маяк"та зур шартлау булды, тирә яктагы төбәкләрне радиактив болыт каплады. Барлыгы 270 меңнән артык кеше нурланыш алды. Соңрак 40лап авыл күчерелде, ниндидер сәбәптән зур татар авыллары утырып калды. Андагы кешеләрнең күбесе инде вафат, исән калганнары төрле авырулардан интегә. 2009 елда Мөслим авылыннан да Европа мәхкәмәсенә мөрәҗәгатьләр булган иде.

XS
SM
MD
LG