Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хакимият йөк машиналары йөртүчеләр протестын авызлыкларга тели


Авыр йөк машиналары йөртүчеләрнең 30 ноябрь Мәскәүдә буласы протест чарасы 3 декабрьгә күчерелә. Казандагы машина йөртүче "Платон" системасы аша түләү тауар бәяcенең кискен күтәрелүенә китерәчәк ди.

Русиянең төрле төбәкләрендәге авыр йөк машиналарын йөртүчеләр 30 ноябрь көнне Мәскәүгә килеп боҗра юлда протест чарасы үткәрергә тиеш иде, әмма күпләр өлгермәгәнгә, протестны 3 декабрьгә күчерергә карар кылганнар.

29 ноябрь көнне Казанда, Түбән Камада һәм Әлмәттә авыр йөк машиналарын йөртүчеләрнең митинглары узган иде. Казаннан Азат Хәбибуллин (фамилиясе үзгәртелде) үзен "митингта иң алгы сафларда тордым" дип белдерә. Ул хезмәттәшләренең 30 ноябрьдә Мәскәү чарасына күпләп китүен әйтә. Аңа машиналарны Мәскәүгә кертмичә кире боруларын да хәбәр иткәннәр. "Бөтен ил буйлап бу протестка каршылык тудыралар дигән сүзләр таралган", ди ул.

Мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, йөк машиналары юлларда төрле кыенлыкларга дучар. Түбән Новгородта, террор куркынычы бар дип, машиналарны туктатканнар, бу төбәк йөртүчеләре Мәскәүгә бару өчен җиңел машиналарга күчеп утырырга мәҗбүр булган.

Авыр йөк машиналарын йөртүчеләр ассоциациясе координация шурасы әгъзасы Игорь Пасынков бөтен җирдә дә ЮХИДИнең юлга чыканнарны туктатуын хәбәр итә. Полиция йөртүчеләрне медицина тикшерүе узарга җибәрә, ә машиналарны штраф түләп куеп тору урыннарына (штрафстоянка) озата.

Петербур йөртүчеләре Мәскәүгә юл алды
Петербур йөртүчеләре Мәскәүгә юл алды

Петербурдан координатор Сергей Гуляев, полиция каршылыклар тудыруга карамастан, йөртүчеләрнең "ахырга кадәр торырга" әзер булуларын белдерә.

Русиянең федераль юл агентлыгы "Платон" системасы аша җыемнарга каршы булганнарны хокук саклау оешмаларының җавапка тартачагын да вәгъдә итте. Бу хакта Росавтодор үз сайтына язды.

Полиция авыр йөк машиналарын йөртүчеләрнең протест чарасына төрле каршылыклар тудырырга тырышса, Русия президенты каршындагы кеше хокуклары шурасы килеп туган низагны җайларга омтыла. 2 декабрь көнне бу шурада автомобилистларның хокукларын яклаучы эшче төркем утырышын үткәрү каралган. Авыр йөк машиналарын йөртүчеләрнең һәм бу низагка бәйле министрлыкларның вәкилләре дә катнашачак, дип белдерелә.

Казанда яшәүче, авыр йөк машинасы йөртүче Азат Хәбибуллин хакимиятләр "Платон" системасын кертү өчен бөтен тырышлыгын куячак дигән фикердә. Аның сүзләренчә, бер яктан протест чарасын үткәрү өчен төрле каршылыклар тудырыла, икенче яктан, юл җыемын түләмәгән очракта штрафлар белән газаплаячаклар.

"Безгә алдан федераль юллар гына түләүле булачак, ә төбәкләрдәге юлларга тимибез дип әйттеләр. Баксаң, төбәкләрдәге бөтен юллар да федеральгә әйләнгән дә куйган. Хәзер бөтен Русиядә авыр йөк машиналарын йөртүчеләр барлык юллар өчен түләүгә батачак. Бер авылдан икенче авылга бару өчен дә түләргә кирәк булачак. Түләмисең икән, бик зур штрафлар яный.

Мин "Платон" системасына кереп Казан-Сембер маршрутын салсам, элек бу юл региональ статуста иде, бүгенге көннән ул федераль трасса дип санала башлаган. Элек без Буага тауар ташый идек, ул шулай ук төбәк юлы булып исәпләнде, хәзер исә аның өчен дә түләргә кирәк булачак. "Платон" системасы шундый итеп эшләнгән – авыр йөк машиналарына бар юллар өчен дә түләү кирәк булачак.

Без бу акчалар кая китәчәк соң дигән сорау куябыз. "Платон" системасын кем оештырды? Нинди система бу? Аңлашылмый торган сораулар күп монда. Әгәр бу "Платон" сайтына керсәң акчаларның бер өлеше Русия бюджетына китәчәк диелгән. Димәк, бюджеттан юллар төзәтеләчәк дигән сүз. "Платон" юл төземи, ә акчалар җыючы гына булып чыга. Юллар төзүче Росавтодор акчаны җыячак дисәләр, кешеләрдә сорау тумас иде. "Платон" акционерлык җәмгыяте – бүген бар, иртәгә булмаска һәм безнең акчалар җилгә очрага мөмкин. Машина йөртүчеләр үз акчаларыбызга кемнәрнедер туйдырып ятачакбыз дип ризасызлык белдерә", ди Хәбибуллин.

Аның сүзләренчә, 12 тоннадан авыррак йөк машиналарыннан акча җыю бу машина хуҗаларына гына түгел, ә гади халык җилкәсенә дә төшәчәк. Юлларга түләү кертелгәнгә, машина ширкәтләре тауар ташу бәясен күтәрәчәк. "Тауарны бер урыннан икенче урынга гына китермисең бит, тауар берничә тапкыр төялә, берничә кат бушатыла һәм теге якка, бу юкка күп юллар үтә ул", ди Хәбибуллин.

Юллар өчен акчаны "Платон" системасы аркылы Русия президенты Владимир Путинның якын дусты Аркадий Ротенбергның улы Игорь Ротенберг җитәкчелегендәге оешманың җыюы машина йөртүчеләрдә ризасызлык һәм ачу тудырды.

XS
SM
MD
LG