Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстаннар TürkVizyon бәйгесендә катнашмый


2014 елда TürkVizyon-ның Казан шәһәрендә үткән финалы
2014 елда TürkVizyon-ның Казан шәһәрендә үткән финалы

Төркиянең Истанбул шәһәрендә балалар арасында 15 декабрьдә, яшьләр арасында 17-19 декабрьдә TürkVizyon бәйгесе үтә. Русиядән бу чарага бер генә төрки милләт вәкиле дә бармаячак.

Төркиянең Истанбул шәһәрендә узачак TürkVizyon бәйгесенә Татарстаннан Сәйдә Мөхәммәтҗанова һәм "Ямьле" төркеме барырга тиеш иде.

TürkVizyon-ның Татарстандагы хезмәттәше "Мәйдан ТВ" татар каналы директоры Дамир Дәүләтшин Истанбул бәйгесенә республикадан җырчыларның бармаячагын әйтте.

"Хөкүмәттән бу бәйгегә бармый тору яхшырак булыр дип әйттеләр. Киләcе елга барырбыз", диде Дәүләтшин Азатлыкка. Аның сүзләренчә, бу бәйгедә Русиядән беркем дә катнашмаячак.

Чик бозган өчен СУ-24 очкычы бәреп төшерелеп, Мәскәү Төркияне дошман итеп күрә башлагач, Русия мәдәният министры Владимир Мединскийның ТӨРКСОЙ белән араларны өзәргә дигән фәрманын үтәп Башкортстан, Саха, Тыва һәм Хакасия TürkVizyon бәйгесендә катнашмаячакларын белдереп шунда ук оештыручыларга хәбәр иткән иде.

Бу белдерүдән соң Мәскәүдән "Бәләкәй кыз" дигән җыр белән Зөлһиҗә Илбәкова, Русиядәге ногайлар вәкиле, Ставрополь өлкәсеннән Ислам Сатыров, Кырымнан Сафие Денишаева, карачай-балкарлар яшәгән төбәк вәкиле буларак Ислам Аппаев, кумык кызлары Гульмира Керимова, Фатма Джаппар, Камиля һәм татарстаннарның бәйгедә катнашу-катнашмаулары билгеле түгел иде.

Дәүләтшин сүзләренчә, татарстаннар катнашмаса да республикада яшәүчеләр бу бәйгенә күрә алачак. Туры эфирдан түгел, ә язманы. "Яңа ел алдыннан TürkVizyon бәйгесенең язмасы безнең кулда булачак, төрекчәдән татарчага тәрҗемә итүгә үк эфирда күрсәтәчәкбез", ди Дәүләтшин.

XS
SM
MD
LG