Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда хәбәрсез югалган имамны эзләү дәвам итә


Сөләйман Зарипов машинасы Буада табылды
Сөләйман Зарипов машинасы Буада табылды

Сөләйман хәзрәт Зариповны соңгы тапкыр күргән Иске Суыксу авылы имамы Линур Сабирҗановтан җомга көнне сорау алганнар.

Узган шимбә Буада югалган Сөләйман хәзрәт Зариповны соңгы тапкыр күргән Иске Суыксу авылы имамы Линур Сабирҗановтан бүген сорау алганнар.

"Мин башта Буада тикшерүчеләргә сөйләдем. Аннары Казанга да барып килдем. Анда да барысын да бәян иттем. Мине рәхмәт әйтеп озаттылар. Мин бит Сөләйман хәзрәтне иң соңгы күргән кеше", диде ул Азатлыкка.

Сабирҗанов әйтүенчә, Иске Суыксуда биш мәчет бар һәм аның берсендә ул имам булып тора.

“Минем мәчет трассага иң якыны. Шуңа күпләр юлдан узганда безгә керә. Тәһарәтханәсе дә бар бит инде. Шуңа йә бездә, йә Буа мәдрәсәсендә тукталалар. Аннары без хәзрәт белән озак еллар бергә эшләгән. Шуңа алар бу мәчеттә намаз укып чыкты”, диде ул.

Ленур хәзрәт әйтүенчә, алар Буада бер штаб булдырып Сөләйман хәзрәтне эзләү эшен алып баралар.

“Бер төркем егетләрне Саранскига җибәрдек. Алар видеокамераларны карап, Сөләйман хәзрәт күрешкән кешеләр белән очрашып шул якны карап киләләр. Икенче төркем егетләр Чабаксар ягына китте, чөнки машинаны Чабаксарга китә торган юлда калдырганнар бит. Шуңа шул юнәлештә китмәгәннәрме дигән шикне дә тикшерәбез. Кичә 300 волонтер Буа тирәсен карап чыкты. Кайда видеокамералар бар, шуларның хуҗаларыннан мәгълүмат алабыз”, диде ул.

Бүген Казанның Мәрҗәни мәчетендә дә Сөләйман хәзрәт Зариповны эзләү штабы булдырылды.

Хәбәр ителгәнчә, 7 февраль көнне Казанның Петровский бистәсе имам-хатыйбы, “Нурулла” мәчетенең икенче имамы 57 яшьлек Сөләйман хәзрәт Зарипов һәм аның белән бергә сәфәрдә булган Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән 62 яшьлек кунагы югалды. Алар “Toyota Corolla” машинасында Мордовия башкаласы Саранскидан Казанга кайтырга чыккан. Кайтканда Буа районы Иске Суыксу авылы мәчетенә өйлә намазына кергән. Машиналары Буа шәһәрендә табылган.

XS
SM
MD
LG