Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каршылык чаралары да, анда катнашучылар да арта


Ирек мәйданына җыелган балыкчылар. 26 март 2011 ел.
Ирек мәйданына җыелган балыкчылар. 26 март 2011 ел.

26 мартта Казанда балыкчыларның Ирек мәйданына җыелуы -- кешеләрнең үз мәнфәгатьләренең яклый алуына мисал булып тора.

Әлеге чарада катнашканнар әйтүенчә, Татарстан 90нчы елларда бәйсезлек таләп итеп урамнарга чыкканнан соң, мәйданга бу кадәр кеше берьюлы җыелмаган булган.

Балык тотуны түләүле итүгә каршылык белдереп Русиянең Чиләбе, Томски, Киров, Самар һәм башка шәһәрләрдә дә шимбә көнне халык урамга чыккан. Әмма Казандагы чара иң күп кеше катнашуы белән аерылып тора. 4 меңләп кеше Ирек мәйданын тутырган. Балыкчылар башкалага Түбән Кама һәм Чаллыдан да килгән.

Русиядә халыкны тыю гадәти күренеш


Русиядә гади халыкның яшәешен “көйләү”, чикләү, демократик принциплар нигезендә яшәргә омтылышын тыю - гадәти күренеш.

Хакимияттәгеләр сайлауларны ирекле дип белдерсә дә, асылда бу сүзләр күз буар һәм авызны ябар өчен генә әйтелә. Җитәкчелектәге фирка туры сүзле кешене хәтта намзәт итеп тә теркәтми. Сайлауларда үз кешеләрен уздыру өчен иң пычрак ысулларны куллана. Хөкүмәт акчалары эшкә җигелә, сайлауда баш фирканекеләрне сайлату өчен, бәйсез күзәтүчеләргә күрсәтмичә, кочак-кочак бюллетеньнәр ташлана.

Хакимият үзен хупламаган иҗтимагый оешмаларны да яшәтмәскә тырыша. Түрәләрнең кырын эшләрен ачып салучылар прокуратура тикшерүләренә дучар ителә. 2010 елда “Агора” һәм Казан хокук яклау оешмалары белән булган хәлләр моңа мисал булып тора. Милли мәнфәгатьләрне яклаган татар иҗтимагый оешмаларын да күрмәмешкә тырышалар. Алар янына журналистлар җибәрелми.

Бизнес алып баруга килгәндә, рәсмиләр эшкуарларга бөтен шартлар тудырыла дип хисап тота. Әмма чынлыкта ришвәт, әшнәлек, бизнестагыларны кануни булмаган юл белән күзәтеп акча җыеп торучылар (крыша) кимеми.

Балык тоту – бик күпләрнең яраткан шөгыле генә

Инде Русия хакимияте үз илендә яшәүчеләрнең шәхси тормышына да тыкшына башлады. Күпләр яраткан шөгыль – балык тотуга да кул күтәрелде. Табигать хозурында утырып кечкенә генә ташбаш тотып кайткан өчен дә хакимият акча түләтергә җыенды.

Казан федераль университеты галиме Илдар Низамов та балык тотарга ярата. Әлеге чикләүләрне ул хокук бозылу дип атый.

“Адәм баласының табигать белән аралашуы табигый булырга тиеш. Соңгы хәлләргә килгәндә, кешенең балыкка баруына, табигать белән аралашуга киртәләр куярга җыеналар икән, мин аңа бик каршы. Пенсия яшендәгеләр гел бер урынга йөри. Табигать белән аралаша һәм аңа тик торганга акча түләргә кушалар, бу дөрес түгел”, ди Илдар Низамов.

52 яшьлек Илсур Нигъмәтуллин атнасына 2-3 тапкыр Казаннан 130 чакрым ераклыктагы сулыкка балыкка йөри. Тоткан балыкны гаиләләрендә дә пешерәләр, туганнарына да өләшә ул. "Гаилә тамагын туйдыра торган эш түгел", ди ул.

“Балык тоту чыгымлы шөгыль. Бер барганда мең сум акчаң китә. Бензин кирәк, ашарга алырга кирәк, селәүчән сатып алырга кирәк”, ди Нигъмәтуллин.

Балыкчылар ризасызлык артачагына ишарәли

Казанның Ирек мәйданында булган каршылык чарасына Нигъмәтулиннар дуслары белән җыелып 5 кеше бер машинага утырып барган. Пикет булу турында хәбәр тиз таралган. Халык интернеттан барсын да белеп торган.

2010 елның 28 декабрендә Русия дәүләт думасының балык тотуга һәм сулыкларны саклау канунына өстәмәләр кертүе Татарстанда балык тотарга яратучылар арасында да зур ризасызлык тудырды. Ачулары кайнау инде мәйданга чыгарга мәҗбүр итте.



Мәйданда Русия һәм Татарстан президентына резолюция кабул ителде. Анда балык тоту турындагы канунның “социаль киеренкелекнең арттыруы һәм Русия халкы хокукларын бозуы” турында әйтелә. Шулай ук балыкчылар сулыкларга сәнәгать ширкәтләреннән шакшы сулар агызуга да протест белдерде.

Хакимиятләр кешеләрнең шәхси тормышларына да кагыла башлагач, төрле каршылык белдерү чараларында катнашучыларның саны арта бара.

Мәскәү-Петербур юлы салабыз дип Химки урманнарын кисә башлагач, ул тирәдә яшәүчеләр һәм экологлар да күтәрелгән иде. Бу хәл Путин һәм Медведевтан бер-берсенә каршылыкта булган белдерүләр ясарга мәҗбүр итте.

Казанда Вьетнам базарын янгынга каршы таләпләр үтәлмәү сылтавын табып яба башлагач, йөзләрчә кеше хөкүмәт бинасы каршына җыелды. Нәтиҗәдә меңнәрчә кеше кире эш урыннарыннарына кайтты.

Балыкчылар белән булган бу соңгы пикет та инде халыкның артыгын түзәргә чамасы калмаганны күрсәтә.

Әлеге чара турында язган журналистлар, киләсе протестка 30 меңләп кеше чыгарга мөмкин, дип белдерә.
XS
SM
MD
LG