сишәмбе, 22 май 2012, Казан вакыты 06:33

татар дөньясы

Британ шаһзадәсе Чарлз татар авылында кунакта

Бер атналык сәфәр белән Үзәк Европа илләренә килгән британ шаһзадәсе Чарлз сишәмбедә Польшадагы татар авылына килеп, андагы мәчеттә булды һәм соңрак татар ашларын тәмләп карады. Кунак иткән як аны татар авылына Польшаның күпмилләтлелеген, диннәр татулыгын күрсәтү өчен чакырган.

текст зурлыгы - +
Татар авылы дигәч тә уйга Пензадагы Әләзән, Чуашстандагы Шыгырдан, Оренбурдагы Татар Каргалысы, йә Татарстандагы Шәле, Карабашлар килә ала. Шулар рәтенә хәзер Польшадагы Крушиняны авылын да кертеп була – аның даны менә хәзер күтәрелә. Британиянең таҗлы шаһзадәсен сишәмбе көнне шунда кунак иттеләр.

Крушиняныда аны 50-ләп татар каршы алды, шулар арасында Польша мөфтие Томаш Миецкиевич тә бар иде.

Үзәк Европа сәфәре һәм татарлар


Чарлз Польшага җәмәгате Камилә (Камилла) белән дүшәмбедә килгән иде. Сәфәрнең беренче көне рәсми чараларга, президент Лех Качинский белән очрашуга багышланса, сишәмбедә британ шаһзадәсе күбрәк үз күңеленә яткан эшләр белән мәшгуль булды.

Татарларның Биелосток өлкәсендәге Крушиняны авылына килгәнче ул Биеловежа карурманына барып, Европада сакланган кыргый сыерлар (зубр) көтүен карап кайтты. Мәгълүм ки, Чарлз шаһзадә экологик проектлар белән бик актив шөгылләнә, мохитне саклау эшенә зур игътибар бирә.

Шаһзадә татар ашларын авыз итә
Шуннан соң инде британ тәхете варисы Польшаның Беларус белән чигендә урнашкан Крушиняныга юл тотты. Аны иң кызыксындырганы - Польша кебек 38 миллионлы католик илдә гасырлар буе мөселман мәхәлләсенең булуы, аларның үз мәчетләрен тотуы. Крушиняныда шундый гыйбадәтханәләрнең берсе тора.

Тәхет варисы татар мәчетендә


Җыйнак кына агач мәчет Польша җирләрендә сакланган иң борынгы мәчетләрдән санала, аның нигезе әле 19 гасыр башында ук салынган. Ул 10 чакрым ераклыкта яткан икенче бер татар авылы – Боһоникидәгесенең бүлекчәсе.

Мәчеттән чыккач британ асылзатын җирле татар Җәннәт Баһданович ресторанына алып килеп, татар ашлары белән сыйлыйлар. Җәннәт әфәнде сүзләренә караганда, Чарлзга татар пәрәмәчен, дөресрәге, аның җирле шәкелен “pierekaczewnik”не авыз иттергәннәр.

Польшада татар эзе тирән...

Татарларның берничә дулкыны хәзерге Польша, Литва һәм Беларус җирләренә 14-нче гасырдан алып килә башлый. Алар нигездә поляк патшалары гаскәрендә хезмәт иткән һәм тарихка үзләренең батырлыгы белән кереп калган. 17-нче гасыр азагында Польша патшасы Ян Собиецки татарларның шушы тугрылыклы хезмәте өчен аларга җир-утарлар бүлеп бирә, татарлар асылзат титулларын ала башлый.

Гасырлар буе тарихи ватаннан аерылып яшәү нәтиҗәсендә Польша татарлары ана телен югалта, әмма ислам динен саклап кала.

Крушиняны авылы татарларга 1679 елда бирелә. Бүгенге көндә Польшада 3 меңләп мөселман татар яши.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

Тамгалар: prince , village , poland , tatar , charles

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
фикерләр
     
кем: Тукыран кайдан: уфа
25.03.2010 23:50
Вил брат татарлар кызу халык ДАВАЙ ҖИТ ДРУҖНО сез безгә Паркер-2 Паркер -3 ---ПАРКЕР-10 китаплар языгыз. Башкорт Салават Галлямов белеп язган икән Аңглиски теле башкорт теленнән ясалган дип.

кем: rosa кайдан: odessa
20.03.2010 09:42
Мин Алмазнын фикеренэ бик тэ каршы. Минемчэ ул Виль Мирзаянны рэнжету телэге белэн язылган.
ГОРУРЛАНЫРГА кирэк Виль исемле Башкортостан
ТАТАРЫБЫЗ белэн!
Ерак Америкада уз халкын онытмый- кайгыртып яшэуе очен зур рэхмэт ана! Нинди батырлык курсэтте Виль Америкага киткэнче!.
Ния, Алмаз, сезне чакырып алмаганнар Америкага?

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
17.03.2010 17:58
Андый визитлар вакытында каралган очрашулар, мина мэгълум булганынча, берничек тэ очраклы рэвештэ тугеллэр. Алар алдан эзерлэндерлеп, алдан килшелеп эшлэнэлэр. Шуна курэ, принц Чарльзнын, узенен канында Атилла каны булган затлы буларак, уз кузлэре белэн узенен борынгы бабаларынын куренеше белэн танышасы килгэндер дигэн фикер, минемчэ, бик тэ урынлы. Кызганычка каршы, шундый хэбэрлэр авторлары ниндидер сэбэплэр буенча сай йозэлэр, шул ук Англия корольлэренен татар белэн кэрдэшлеге турында да белмилэр яки белергэ телэмилэр кебек. Мин инде язган идем Италиянын Акулея шэхэрендэ булып уткэн кочле дэулэт хужаларынын очрашу турында хэбэре буенча уземен фикеремне. Бит ул хэбэрдэ дэ автор шул шэхэрнен ботен доньяга билгеле булуы безнен Атилла белэн бэйлэнгэн икэне турында язырга "оныткан" иде. Бу шэхэрне Атилла Италияга бэреп керу алдыннан, сонгы крепость буларак, яулап алган. Шунын буенча Д. Верди узенен "Аттила" дигэн операсын ижат иткэн. Э шушы коннэрдэ икенче данлы татар, Уфа татары Ильдар Абдразаков бу операда Атилла партиясын жырлый. Кайда бит эле, Нью-Йорктагы Метрополитен Операда! Их, менэ ничек итеп хэбэрлэрне татар горурлгына туры китереп язырга булыр иде. Бит, татар гел мескен булып кына яшэми, энэ анын тарихы хэзер 4000 елдан артыкка барып тоташа (карагыз минем Моисеев ансамбле буенча постингымны), энэ анын нинди зур шэхеслэре бар. Эгэр шуларны анлап, бераз тырышлык курсэтуен хэм уз миллэтенэ чынлап бирелгэнен булса, язырга да була, хичшиксез. Зинхар, шундый хэбэрлэр биргэндэ сай йозмэгез! Яхудилэр булса, инде эллэ кайсы яклардан шундый вэкыйгэлэрне сурэтлэп чыгарлар иде.
җавап

кем: min кайдан: watannan
18.03.2010 02:18
Will aghay ! Italia dawlete XIX ghaserda ghena barleqqa kile . Atilla Rum imperiasena yaw belan kile .
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
18.03.2010 17:30
min, ныклап сезнен нэрсэ эйтэсегез килгэнен анлап бетермэсэм дэ, Рим империясына Атилланын шушы чорнын 452 елында хожум иткэне турында исегезгэ тошерэм. Ана кэдэр ул Кончыгыш Рим империясы - Византияга берничэ мэртэбэ хожум ясый, бик куп алтын белэн контрибуция тулэтэ. Соныннан ул Францияга хэтле барып житеп, анда Каталун дигэн яланда готлар хэм римляннарнын берлэшкэн хэрби кочлэренэ каршы тора. Жинелуен жинелми, эммэ бик куп узенен гэскэрен югалткач, кире элеге Венгрия территориясына кайта. Э аннан инде Италияга яки Рим империясына каршы сугыш ача. Шул Акулея дигэн крепость анын юлында була. Д.Вердинын "Аттила" сында Рим поководецы Эцио узенен тарихта калган Атилла белэн очрашуында "Син узенэ барлык доньяны ал, тик мина минем Италиямны калдыр!" ди. Бу сузлэр, 19 нчы гасырда язган композиитор иленен Австрия астында коллыкта ынграшуын анлата. Безгэ дэ бу сузлэр туры килмиме?
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
19.03.2010 17:14
Рим империясы вакытында барлык Европаны, Якын Кончыгышны х.б. уз эченэ алып торган. Тарихчылар Аппенин ярым утравында булган вакыйгалар турында язганда, мэсэлэн, шул ук Атилланын хэм готтларнын, вандалларнын анда бэреп керуе турында, Италия дип язалар. Бу, минемчэ, бик дорес, юкса, мэсэлэн, ничек анлатасын вакыйгаларнын кайда булганын. Мин шулай итеп бернэрсэ дэ узем уйлап тапмадым, тик шул ук тарихта кабул ителгэн кагыйдэлэр нигезендэ яздым. "В V — III веках до нашей эры территория Италии была основной частью Римского государства (смотри Древний Рим)" диелгэн Википедияда. Икенче Википдедия мэкэлэсендэ " Ита±лия ( ), официальное название Италья±нская Респу±блика ( ) на юге , в центре . Страна названа по этнониму племени италики. Граничит с на северо-западе, со и на севере и со на северо-востоке. Внутренние границы с Ватиканом и Сан-Марино. Занимает , Паданскую равнину, южные склоны , острова , и ряд мелких островов. [ [ В VIII веках до нашей эры территория Италии была основной частью Римского государства (см. )." Е. Гиббон узенен "Развал и падение Римской империи" дигэн капитал хезмэтендэ (18 нче гасырда язылган) шулай ук Италия сузен куллана.
җавап

кем: min кайдан: watannan
19.03.2010 13:13
Will aghay ! Verdi'neng "Atilla" operase - sanghat asare , anda shul chorneng sayasi maqsatlarennan cheghep "Italia" suze qullanelader . Amma V ghaserda Italia dawlate bulmey .
җавап

кем: Алмаз кайдан: Казан
17.03.2010 19:31
Әйе, вообще сай йөзәләр болар. Татарның шумер цивилизациясе, Мисыр фараоннарының татар булуы турында да язырга иде. Нигә Англия принцы турында гына язганнар? Мирзаяновның атна саен операга йөрүен дә телгә алмаганнар. Вәт мәлгуннәр! Чио Чио Сан операсында (наданнар өчен -аны Пуччини язган) мисал өчен япон гейшасының бер американ хәрбиенә мәхәбәте күрсәтелә, ә Япония ул татарлар басып алган Кытайга якын тора. Нигә күрмисез шуны? Америка да татарга якын - анда Мирзаянов тора. Бу хәтле сайлык һич гафу итмәслек!
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
20.03.2010 05:41
Бик кызык хэл. Англияга дистэлэгэн тугел, э йозэрлэгэн, менэрлэгэн татар йори. Анда алар шул ук музейларда, Англия короллэре сарайларында булалар. Нигэ сон, аларнын берсе дэ энэ шул Англия королевасынын канында Атилла каны бар дигэн жомлэне музей буклетларында укып алып, татар халкына илтеп житкермэгэн? Нигэ, алар шундый жансыз хэм сукырлармы? Нигэ, химик Вил Мирзаянов шуны беренче булып куреп, узенен халкына илтеп житкерэ? Шунын турында мина рэхмэт эйтэсе урынга монда алмаз кебек узлэрен татар дип чутлган кешелэр ачуыннан чэчрилэр? Шул ук Акулея крепосте буенча (кочле дэулэт хужалары очрашканда), шул ук "Аттила" операсы буенча да, бит эле бер генэ дэ татар язып чыкмады. Э мин монда хэбэрчелэрне шундый узебезнен мирасыбызны эшлэрендэ кулланырга чакырам икэн, нэрсэсе белэн ул шул ук алмазларнын канын болгата? Мин моны ни анлый, ни кабул итэ алмыйм. Чеп-чи коллык фэлэсэфэсе белэн сугарылган бу кешелэр.
җавап

кем: Вил Мирзаянов кайдан: АКШ
17.03.2010 22:28
Алмаз, демагогиянын да чиге булса, фикерегез аналышырлык булыр иде кебек. Мин бит, теге яки бу вакыйгалар язганда, анда татар тарихына урын бар икэн, шуны искэ алырга кирэк дигэн фикер белэн яздым. Шумер цивилизациясынын я фараоннарнын бу принц Чарльз турында язганда ниниди катнашы бар? Шулай ук Пуччининын Чи Чио Сан операсынын да. Э шул ук Пуччини турында суз чыга икэн, анын Турандот операсы турында, андагы татар геройлары турында искэ тошеру хич тэ начар булмастыр. Э,имеш, Америка да татарга якын - анда Мирзаянов тора дигэн сузлэрегез белэн сез узегезнен мина карата нэфрэтегезне ачып салгансыз. Э бит заманында мине, шулай ук, имеш, мин Аттила операсын "Отелло" операсы белэн ботыйм дип узегезнен сай йозгэнегезне бар кешегэ курсэткэн идегез тугелме? Шулай, кутэргэн кусэгегез ике башлы - азакта узегезнен башыгызга чэпи. Эфэрин!

кем: мохаммәт кайдан: мәскәүдән
17.03.2010 14:19
Менә бит, польада да татар 14-гасырдан бирле яши, шулай ук Түбән Новгород өлкәсендә дә? Бу Алимҗан Орлов ахмак түгелмени, шундый тузга язмаган, ялган фикерләр бик тырышып шундый ялган фикер тараткан өчен? Әле җитмәсе галим исеме үзе йөртә.

Менә безнең төп Алтын Урда дәүләти татар ваислары, күп гасырлар туган яклардан аерылып яшәсәр дә, кыяфәтләре белән әллә ни безләрдән аерылмый. Димәк, татар гади гына халык түгел икән нәтиҗә ясап була. Күптән вакыт безләргә бар татарлар арасында тыгыз элемтә булдырыру турында чын-чынлап уйларга вакыттыр. Күптән вакыт.

кем: min кайдан: watannan
17.03.2010 10:49
Lahstan tatarlaren Qazanda kurganem bar, amma illarenda, awellarenda bulghanem yuq . Shuluq waqetta Lituania we Bilarus tatarlarenda qunaqta bulghanem bar, alarneng ash-su rizeqlare naq bezeng Qazan tatarlareneqe kebek (toqmach, paramach, ochpochmaq h.b.) . Berwaqet Euronews canale kursatte , Britania bik telap Lahstan tatarlaren it eshkartu we satu eshena chaqera, alarne bu eshta bik osta hem tajribale dip aytteler . Finland tatarlarena da qunaqqa patshalar we presidentlar yesh yori , Russia'da ghena tatarneng qadere yuq . Mena shularne ista totep dawlatses xaleqqa Tatar dawlaten torghezergha kirak .

кем: Динар кайдан: Татарстан
17.03.2010 08:15
бөгештермәгез инде, камилә түгел, камилла: http://en.wikipedia.org/wiki/Charles,_Prince_of_Wales
кешене бер кирәкмәгәнгә чарльз турында сайт езләп табып укыттырасыз.
аллаһы тәгалә йалган сүздән йырак булырга кушкан.
җавап

кем: Фирдус кайдан: Казаналды
17.03.2010 16:21
кызык очен камилэ дип язган инде аны автор, игътибарны жэлеп итэ бит.
җавап

кем: Фәнис кайдан: Казанарты
17.03.2010 19:47
Кайбер халыкларда “ф” хәрефе юк, аның урынына “п” хәрефен кулланалар. Фирдүс туган, синең исемеңдә дә “кызык өчен” беренче хәрефне алыштырсалар, нәрсә әйтер идең?
җавап

кем: Мин дэ Фирдус кайдан: Казан
17.03.2010 20:31
Фэнис дус, мин языйм эле. Ярыймы? мин берни эйтмэс идем. Эгэр дэ шул чит халыкта шулай кабул ителгэн икэн, нигэ эле мин борчылырга тиеш? Туроклар, руслар минем исемне ялгыш эйтер дип калтырап утырасым юк. Главный татарчасы яхшы булсын.