Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Британ патшабикәсе "Бөдрә тал"ны яратып тыңлады"


Альбина Шаһиморатова Төн патшабикәсе ролендә
Альбина Шаһиморатова Төн патшабикәсе ролендә

Дөньяның опера сәхнәләрен яулаучы Альбина Шаһиморатованың Татарстанда мәдәният елы уңаеннан Казанда татар җырларыннан гына торган концерт куясы килә.

Нью-Йоркның Метрополитен Опера, Италиянең Ла Скала, Париждагы Гранд Опера, Берлин дәүләт операсы, Вена дәүләт операсы, Барселона, Мадрид, Сан-Франциско, Лос-Анджелес, Лондон, Мәскәүдәге Большой театр... Дөньяның опера сәхнәләре Тукай бүләге иясе, Татарстанның халык артисты Альбина Шаһиморатованы әледән-әле үзенә чакырып тора.

Ноябрьнең икенче яртысында ул Мүнһендә Бавария дәүләт опера сәхнәсендә "Тылсымлы флейта"да Төн патшабикәсе партиясен башкарды. Аннан соң Казанга да кайтып тормыйча Нью-Йоркка Метрополитен Операга юл алды. Анда да Шаһиморатова Төн патшабикәсен башкарачак, әмма алман телендә түгел, ә инглизчә. Сан-Францискода Альбинаның аны инглизчә башкарганы бар иде инде.

"Ул бик катлаулы партия, җырлау бик авыр аны. Дөньяда бу партияне башкаручыларны санасам, кулдагы бармаклар да артып калачак. Әле күптән түгел генә опера белгече: "Син үзеңнең дөньяда беренче патшабикә икәнеңне беләсеңме?" дип сораган иде. Мин, беләм, дип әйттем. Ул башка җырчылар белән чагыштырганда бу партияне күпкә яхшырак башкаруымны әйтте. Бу сүзләр минем зур җаваплылыкта икәнемне күрсәтә. Төн патшабикәсе опера сәнгатендә иң катлаулы партия, башка аннан да катлаулырак партияләр юк дип әйтер идем мин", ди Шаһиморатова.

Кайбер театрлар "Тылсымлы флейта" операсын Шаһиморатованың бик оста башкарганын белеп, махсус аның тавышы өчен куя, ә кайберләре куелган спектакльләргә җырларга чакыра. Альбина сүзләренчә, Ла Скала махсус аның тавышы өчен бу операны сәхнәгә куйган һәм DVD да чыгарган. "Сез җырласагыз гына куячакбыз", диючеләр арасында Сан-Франциско операсы да бар.

Альбина Шаһиморатова
Альбина Шаһиморатова
Шаһиморатованы алда тагын бер зур шатлык һәм шул ук вакытта сынау да көтә. Озакламый Ла Скалада "Лючия ди Ламмермур" операсында Лучия партиясен башкарачак ул. Ла Скала Лучияне башкару өчен үз вакытында дөньяның күренекле опера җырчылары Мария Каллас, Рената Скоттоны чакырган булган. Моңа кадәр русияле сопраналар арасыннан берәү дә Ла Скалада Лучияне җырламаган әле. "Лучияне башкару өчен Ла Скалага чакырылу – бу да җитди танылуны күрсәтеп тора", ди Шаһиморатова.

Ла Скала "Лючия ди Ламмермур"ны Европа һәм Америка илләренә, Япониягә турыдан-туры кинотеатрларга трансляцияләячәк. Шаһиморатова бу опера Русиягә дә трансляцияләнсен өчен "Культура" каналы белән сөйләшеп карарга тели.

Соңгы вакытта Шаһиморатованы опера театрлары гына түгел, ә дөньякүләм әһәмияткә ия сәяси чараларга да чакыралар. Быел Петербурда үткән G20 саммитының мәдәни өлешендә ул Русия җырчылары арасыннан үзе генә катнашты.

"Төнге сәгать бердә җырларга туры килде анда миңа. Президентлар бик җылы кабул иттеләр, хәтта Германия канцлеры Ангела Меркель һәм Русия президенты Владимир Путин "браво" да кычкырды. Мин анда "Травиата" операсыннан "Табын җыры"н оркестрга кушылып башкардым. Янымда балет биючеләре биеде. Гаҗәеп матур килеп чыкты ул", дип искә ала Альбина ул төнне.

Июнь аенда Лондонда Британия патшабикәсе Елизавета II-нең таҗ киюенә 60 ел тулуга багышланган тантана булды. Альбинага бу чарада уйламаганда "Бөдрә тал"ны җырларга туры килә.

"Мин операдан өзек башкаргач, ул: "Сезнең исемегез рус милләтеннән булмавыгызны күрсәтә, милләтегез белән кем сез?" диде. Мин үземнең татар кызы булуымны әйттем. Шуннан ул: "Үзегезнең берәр әсәрегезне беләсезме?", дип сорады. Мин: "Беләм", дидем. Ул: "Җырлагыз әле", диде. Татарларны да, Казанны да белә икән. Мин "Бөдрә тал"ның татар халык җыры булуын әйттем. Патшабикә һәм тантанада катнашучылар җырымны яратып тыңлады", ди Шаһиморатова.

Шаһиморатова хәзерге опера җырчыларының элекке заманныкылар, мисал өчен, Галина Вишневскаялар белән чагыштырганда үзсүзле, кире беткән булмауларын әйтә. Шулай да ул үзе әсәр сәхнәләштерелгәндә режиссер җырчы башкара алмаслык таләпләр куйганда аңа үзенең хак икәнен дәлилләргә тырыша. Большой театр озакка сузылган төзекләндерүдән соң сәхнәгә "Руслан һәм Людмила" операсын куйган иде. Шаһиморатова сүзләренчә, аны әзерләгәндә режиссер белән бәхәсләшеп тә алырга туры килгән аңа.

"Дмитрий Черняков белән эшләү гаҗәеп кызык булса да ул бик үзенчәлекле режиссер. Кайвакыт опера җырчысы башкара алмастай идеяләр белән чыга. Беләсезме, сәхнәгә режессер түгел, ә мин җырларга чыгам бит. Безнең рольләребезне җиренә җиткереп, рәхәт итеп башкарасыбыз килә. Аның өстенә җырларга да кирәк бит әле.

Бу проблем бер Черняковныкы гына түгел, ә җырлау үзенчәлекләрен аңламаган күпләгән режиссерларда да бар. Кайберәүләр җырчыларны башлары белән аска таба асылынып торганда җырларга мәҗбүр итә. Мисал өчен, миңа Лос-Анджелеста Төн патшабикәсен тугыз метр биеклектәге айга утырып җырларга туры килде һәм шулвакыт көтмәгәндә җир тетри башланды...

Беләсезме, режиссер белән дискуссиянең файдасы бик зур ул, нәтиҗәдә барыбер уртак фикергә киләсең. Элекке вакытлар белән чагыштырганда, без хәзер бөтенләй дип әйтерлек киреләнмибез, күп очракта режиссерларның сүзләренә колак салабыз. Элекке заманнарда соңгы сүзне дирижер әйткән булса, хәзер режиссер баш кеше.

Талант, башкару осталыгы күпләргә кирәкми хәзер
Режиссерлар күп очракта солистларны тавышларына карап түгел, ә тышкы матурлыкларына карап җыя. Әгәр җырчыга цирктагы кебек ниндидер номер күрсәтергә кирәк булса, Монцерат Кабалье кебек искиткеч тавышлылар, әлбәттә, аны башкара алмаячак. Аларны чакырмаячаклар, хәзер тавыш беркемгә дә кирәкми. Операның сыйфаты төште. Тавыш, талант, техника һәм башкару осталыгы күпләргә кирәкми", ди Шаһиморатова.

Шулай да ул югары сәнгатькә тугрылыклы җитәкчеләр эшләгән операларның әлегә үз кыйблаларыннан тайпылмауларын, мисал өчен, Ла Скала, Вена, Париж операларында җырчының тавышын истә тотып әсәрне сәхнәгә куюларын да әйтә.

Аны, гомумән алганда, бүген әлеге югары сәнгатьнең шоу-бизнеска әйләнә баруы да бик борчый.

"Әле яңа гына күренекле җырчы Джоан Сазерлендның ире белән булган әңгәмәне укыдым. Ул бик күренекле режиссер һәм ул да операның хәзер шоу-бизнеска әйләнеп калганлыгы турында белдерә. Хәзер җырчылар биш ел эчендә үзләренә карьера ясарга тели дип әйтә. Бу бит операда булмастай хәл.

Опера сәнгате озак еллар сакланган шәрәб шикелле. Яхшы җырлау, тавыш мөкәммәлләшсен өчен еллар кирәк. Хәзер әз генә тавышчыклары булса, югарыга үрмәли башлыйлар. Моның өстенә аларга акчалы кешеләр дә ярдәм итсә, барсы да тормышка аша башлый. Алар яхшы журналларның тышларында пәйдә була, клиплар төшерелә", ди Шаһиморатова.

Альбинаның 2018 елга кадәр кайсы айда кайда җырлаячагым язылып куелган инде. Шулай да аның 2014 елда Татарстанда мәдәният елы булганга, Казанга кайтып бары тик татар җырларыннан гына торган концерт куясы килә. Бу концертта татар классик әсәрләре белән бергә эстарда җырларын да башкарырга тели ул.

"Мин татар җырларын җыр-бию ансамбленең хормейстеры Венера Гәрәева белән бергә әзерлим. Хәзер татар халкының "Сакмар" дигән җырын өйрәнәбез. Җырларны сайлауга килгәндә, йә әткәем, йә Венера ханым тәкъдим итә.

Минем сыйфатлы, матур эстрада җырлары, мисал өчен, Луиза Батыр-Болгари әсәрләрен дә башкарасым килә. Татар эстрадасында да яхшы әсәрләр бар. Әмма алар халыкка җиткерелми, сирәк ишетелә.

Телевизорда хәзер "Мәйдан" дигән канал эшли. Аны карый башласаң котларың очып китә. Алар тапшыруларын шулкадәр тозсыз җырлар белән тутыралар. Зәвыкне аңлый торган берәр кеше бу каналга җитәкчелек итсә, җүнле җырлар да күрсәтерләр иде, бәлки, алар бар бит" ди Шаһиморатова.
XS
SM
MD
LG