Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шаһиморатова: “Алтынчәч”не дә җырлыйсым килә


Альбина Әүһәдиев исемендәге училищедә
Альбина Әүһәдиев исемендәге училищедә

Дөнья опера сәхнәләрен яулап килүче Татарстанның халык артисты Альбина Шаһиморатова Казанда чираттагы концертын куя.


Шаһиморатованың 2013 ел ахырына кадәр дөньяның кайсы зур опера сәхнәләрендә чыгыш ясыйсы язылып куелган инде. 2014 елга килешүләр төзелә икән.

“Киләсе елда Мәскәүдә Зур театрда мин “Руслан һәм Людмила” операсында җырлаячакмын. Ул театрны төзекләндергәннән соң беренче спектакль булачак. Мин Людмиланы башкарачакмын”, ди Шаһиморатова.

Билгеле булганча, Русиядә генә түгел, ә бөтен дөньяда опера сәнгатенә мөкиббәннәр Зур театр (Большой театр) кайчан ачылыр икән, дип көтә. Русия баш театрының төзекләндергәндә күп кенә шау-шуларга дучар булуы бу сәнгать сараена игътибарны тагын да арттырды. Ачылышка ил җитәкчелеге дә киләчәк икән дигән сүзләр йөри.

Зур театр җитәкчелеге ачыласы көнне куелачак Михаил Глинканың “Руслан һәм Людмила” операсында төп рольләрнең берсен башкарырга татар кызы белән килешү төзегән инде.

“Аве Мария” татар аһәңнәре белән булачак

Альбина Шаһиморатова 11 декабрь көнне Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында булачак концертында әлеге операдан ария дә башкарачак. Чыгышын татар халык җыры “Сакмар”ны акапеллада башкарып төгәлләргә җыена.

“Мин беркайчан да моңа кадәр Казанда булган концертларымда җырлаган әсәрләрне башкармыйм, һәрберсе яңалык”, ди Шаһиморатова. Бу Татарстан башкаласында алтынчы концерты инде аның.

Альбина Шаһиморатова
Мисал өчен, Россининың “Семирамида” операсы беркайчан да Казанда башкарылмаган. Оркестр өчен ноталарын махсус Нью-Йорктан алып килгән ул. Шулай ук Казан тамашачысы өчен зур яңалык булырдай тагын бер әсәре бар икән.

“Аннан соң мин Баһның һәм Алмаз Монасыйповның “Аве Мария”сен җырлыйм. Баһ аны сүзләргә язган, ә Алмаз Монасыйпов сүзсез “а” белән генә җырлана торган итеп эшкәрткән”, ди Шаһиморатова. Органга кушылып башкарачак ул аны.

Монасыйпов бу үтә дә катлаулы һәм башкару осталыгы таләп ителгән әсәре язылгач та, Казанда бер җырчыга биргән булган. Әмма ул җырчы башкарырга алынмаган. Шуннан икенче бер җырчы башкарып караган, әмма композитор канәгать калмаган.

Монасыйпов вафатына бер ел кала Альбина тавышын ишетә. Казан консерваториясе сәнгать белгече Гөлнур Гобәйдуллинага, Альбинаны күреп, зинһар өчен тапшыр, бу әсәрне башкарса иде, дип әйтеп калдыра. Шаһиморатова сүзләренчә, Баһның “Аве Мариясе” Алмаз Монасыйпов эшкәртүендә татар милли аһәңнәренә төренгән.

Җырчы үзен зур опера сәнгате юлында, дип белдерә. Татар халык җырларын башкаруы белән горурлана. Гадәттә аны читтә Русия җырчысы буларак беләләр. Һәрвакыт диярлек: “Сез Русиядән, ә фамилиягез башкача, милләтегез белән кем соң?” дигән сорау да озата килә икән. Шуңа Альбина үзенең концертына татар җырларын да кертә.

Чайковский исемендәге бәйгедә җиңү яуларга классик әсәрләр белән бергә “Бөдрә тал” да ярдәм итте, ди Альбина.

Татар моңы операга йөрәк җылысы өсти

Татар җырларының моңы, аһәңе опера сәнгатендә башкарган арияләренә җан өреп җибәргәнлеген, тавыш белән генә түгел, ә йөрәк белән дә җырларга ярдәм иткәнлеген әйтә ул. Әсәрләрне югары дәрәҗәдә мөкәммәл башкару зур әйбер. Ә аңа җан җылысын да куша алуым – ул татар булуымнан, дип белдерә Альбина.

Аның Җиһановның “Алтынчәч”ен җырлыйсы килә икән. Бу минем иң зур хыялым, ди Шаһиморатова.

Татар дәүләт опера һәм балет театрында татарча опералар соңгы вакытта куелмый диярлек. Кем гаепле соң моңа, дигән сорауга Альбина: “Мөгаен, вакыт гаепледер”, дип җавап бирде. Әгәр елына 4 тапкыр гына булса да яхшы әсәрләр уйналса һәм аларда төп партияләрне яхшы җырчылар башкарса, театр тулы булыр иде, дип тә өсти.

“Тылсымлы флейта”да Альбина оча

Дөньяда опера сәнгатен үз итүчеләр әсәрне карап тыңларга гына түгел, ә яраткан җырчылары тавышын ишетергә дип тә килә.

Шаһиморатова сүзләренчә, узган гасырның 90 еллар ахырыннан опера сәнгате зур үзгәрешләр кичерә. Операларны яңача итеп куючылар сәхнә бизәлешендәге минимализмга омтыла һәм башкару осталыгына таләпләрне нык арттыра. Матур һәм купшы күлмәкләрне кыска итәкләр алыштыра. Җырчылар биеп, я булмаса ятып җырларга да мәҗбүр.

“Төн патшабикәсен башкарганда 7 метр биеклеккә күтәрәләр һәм мин оча башлыйм. Минем билгә егылмас өчен бик күп баулар беркетелгән. Шул ук вакытта мин Моцартның техник яктан бик катлаулы булган “Тылсымлы флейтасы”ндагы Төн патшабикәсе партиясен җырларга тиешмен”, ди Шаһиморатова.

Альбина октябрь аенда Германиянең Һамбург шәһәрендә беренче тапкыр Төн патшабикәсен нәкъ шулай башкарган. “Мин чит илләрдә үземне, нинди генә катлаулы куелыш булса да, иркенрәк хис итәм. Мәскәүдә һәм бигрәк тә Казанда җырлавы бик авыр, чөнки тамашачы бик таләпчән”, ди Альбина.

Вена Альбинаны үзенеке итәргә тели

Ул Кушма Штатларның зур опера сәхнәләрен бер кат урап чыккан инде дип әйтергә була. Нью-Йорк, Хьюстон, Майами-Бич, Лос-Анджелес, Сан-Францискода җырлаган. Икенче тапкыр Хьюстонда җырларга җыена.

Европага килгәндә исә Англиягә чакырганнар. Әлегә кадәр Альбинаның анда җырлаганы булмаган. Германиядә 4 тапкыр чыгыш ясаган. Ике атна элек Италиянең Ла Скала театрыннан кайткан. Анда тыңлаганнар. 2011 һәм 2012нче елларга Ла Скалага чакырырга җыеналар.

Венадагы Штатс-опера Альбина Шаһиморатова белән 3 еллык килешү төзергә тели. Бу килешү нигезендә Штатс-опера Альбинаның иҗади сәфәрләрен истә тотып, ачык калган тәрәзәләргә ул җырлаячак операларны сәхнәгә куярга, һәм аны үз җырчысы итеп күрергә тели.

Шаһиморатова белән Казандагы концертына бер көн кала Әүһәдиев исемендәге музыка училищесында очраштык. Зур сәхнәгә тәүге адымнарын моннан башлаган ул. “Минем өчен бик кадерле бина”, ди Альбина.

Казанга кайткан саен училищега кереп, Венера Гәрәева белән очраша һәм бергәләп татар халык җырларын сайлыйлар, башкарү серләрен дә күңеленә сеңдерә.
XS
SM
MD
LG