Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тукай бүләге лауреатлары билгеле булды


26 апрельдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның “2011 елда Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләрен бирү турында” карары чыкты. Аның нигезендә Тукай бүләге быел дүрт кешегә бирелде.

Альбина Шаһиморатовага Көнбатыш Европа һәм рус композиторлары операларында вокаль партияләрне, татар композиторлары җырларын һәм романсларын, татар халык җырларын иң югары профессиональ дәрәҗәдә башкаруы өчен;

Лена Шакирҗановага
(Лена Шагыйрьҗан) – «Боҗра вә Хөҗрә: Шигырьләр, поэмалар», Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2002 ел, һәм «Сагынмалык: Истәлекләр, багышламалар», Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2005 ел, җыентыклары өчен;

Рөстәм Килдебәков һәм Мария Килдебәковага
– Татарстан Республикасының җәмәгать биналары интерьеры һәм экстерьеры өчен бергәләп иҗат ителгән монументаль һәм декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре һәм полотнолар сериясе: «Идел», «Татарстан» кунакханә комплексларында, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында һәм башкаларда «мозаика» һәм «сграфитто» монументаль әсәрләре; «Сәйяр Труппасы» гобеленнары, «Су анасы», «Сак-Сок», «Шүрәле» халык әкиятләре мотивлары буенча» триптихы; татар халкы мәдәниятенә һәм тарихына багышланган «Кукмара итекләре», «Шагыйрәләр», «Хаҗилар», «Кайту», «Биюче дәрвиш» һәм башка картиналар сериясе өчен;

Илфак Ибраһимовка (Мөхәммәт Мирза) – «Киек каз юлында», Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2003 ел, «Тере су», Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2007 ел, китаплары һәм «Адәм баласы» китабында (Мәгариф, 2009 ел) басылып чыккан шигырьләр циклы өчен.
XS
SM
MD
LG