Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сораштыру: Донбасс бәйсезлеген хуплаучы русияләр саны кимегән


Русияләрнең 29 проценты Донбассның Украинадан бәйсез булуы яклы. 2017 елның мартында андыйлар 37 процент булган.

Украинаның фентәчеләр кулындагы, үзләрен "Донецки халык республикасы" һәм "Луһански халык республикасы" дип атаучы төбәкләренең Русиягә кушылуын теләүче русияләр саны 2014 елдан бирле беренче тапкыр арткан. Левада үзәге сораштырулары күрсәткәнчә, респондентларның 27 проценты төбәкләрнең Русиягә кушылуын тели. Мондый фикердәге русияләр саны 2014 елда 48 процент иде, әмма аннан соң ул кими башлады һәм 2017 елның мартына 21 процентка калды.

Русияләрнең 29 проценты Донбассның Украинадан бәйсез булуы яклы. 2017 елның мартында бу сан 37 процент булган.

"Украинаның бер өлеше булып калсын, әмма Киевтан күбрәк мөстәкыйльлек алсын" дигән җавапны русияләрнең 17 проценты сайлаган. "Кризиска кадәрге шартларда Украина өлеше булып калсын" диючеләр саны, 2017 ел белән чагыштырганда, ике тапкырга арткан һәм 14 процент тәшкил иткән.

Левада үзәге русияләрдән Украина ватандашларына Русия паспортлары бирү турында да фикерләрен сораган. Моңа тулысынча хуплау белдерүчеләр саны 70 процентка җиткән. Хуплаумаучылар - 22 процент. Шул ук вакытта респондентларның 36 проценты "бу Русия бюджетына авыр йөк булачак" дип исәпли.

Русияләрнең 36 проценты Кырымның Русиягә кушылуы өчен "түләргә бөтенләй әзер түгел" дип белдерә. Бу 2014 елда Кырым аннексияләнгәннән бирле алып барылган сорашытырулар тарихында иң зур күрсәткеч.

  • Украина һәм Көнбатыш илләре Украинан ярымутравын Русиягә кушуны аннексия дип атады һәм Мәскәүгә чикләүләр кертте.
  • 24 апрельдә президент Владимир Путин Украина көнчыгышында яшәүчеләр өчен Русия ватандашлыгын алуны гадиләштерүче фәрман имзалады. Әлеге карарны Киев, Европа берлеге илләре һәм АКШ тәнкыйтьләп чыкты. Путин җавап итеп, бөтен Украина халкына Русия паспорты бирү турында уйларга әзерлеген белдерде. Аның фикеренчә, украиннар һәм урыслар "бер халык".
XS
SM
MD
LG