Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар активистлары Татарстан иҗтимагый пулаты әгъзалары исемлегенә кертелмәде


Фәрит Зәкиев (у)
Фәрит Зәкиев (у)

Татар активистлары Татарстан иҗтимагый пулатына депутатлар сайлап куйган әгъзалар исемлегенә кертелмәде. Фәрит Зәкиев бу уңайдан "хакимият бәйсез кешеләрдән курка" дип саный.

Бөтентатар иҗтимагый үзәге президиумы рәисе Фәрит Зәкиев, "Үзләре оешкан Татарстан иҗтимагый шуралары" башлыгы Равил Мөхәммәтҗанов һәм Татарстан аксакаллары шурасы башлыгы Рәүф Ибраһимов Татарстан иҗтимагый пулаты әгъзалары булып сайланмады. Иҗтимагый пулат әгъзаларын 24 декабрьдә республика депутатлары раслады.

Пулатка шулай ук тагын биш кеше үтә алмады.

Татар иҗтимагый үзәк рәисе Фәрит Зәкиев намзәтен Татарстанның качакларга һәм мәҗбүри күченеп килүчеләргә ярдәм күрсәтү фонды тәкъдим иткән иде. Фәрит Зәкиев аның шәхесенә Татарстан парламенты депутатлары каршы тавыш бирүләрен тискәре бәяли.

"Безнең намзәтләр тавыш бирүдә узуына артык өметләнмәдем дә, чөнки мин дә, Равил Мөхәммәтҗәнов та, Рәүф Ибраһимов та номенклатура кешеләре түгел. Хакимият бәйсез кешеләрдән курка. Гәрчә Татарстанның Иҗтимагый пулаты яңарырга тиеш. Анда яңа, үзгә фикерле һәм яшь кешеләр кирәк. Ярар, мин дә, Татар иҗтимагый үзәк тәкъдим иткән намзәт Равил Мөхәммәтҗанов үтмәгән ди, әмма аксакаллар шурасыннан Рәүф Ибраһимов баланс өчен булса да Иҗтимагый пулатта кирәк иде", диде ул Азатлыкка.

Татарстан иҗтимагый пулаты составында 60 кеше булачак. Аларын өчтән бер өлешен - депутатлар, тагын 20 кешене республика президенты расларга, ә калган өлешен әлеге расланган әгъзалар сайларга тиеш.

Депутатлар Диана Әхмәтшина, Тимур Бикмуллин, Илсөяр Гарифуллина, Дамир Динниулов, Изольда Жуйкова, Радий Зарипов, Владимир Иванов, Альберт Карпов, Людмила Китайцева, Андрей Королев, Артем Кузнецов, Артур Мостаев, Рафил Ногманов, Лариса Расческова, Дмитрий Дмитрий, Яна Сирюкова, Любовь Смирнова, Илдар Суфияров, Светлана Филиппова, Дмитрий Хафизов исемнәрен раслады.

Фәрит Зәкиев, Равил Мөхәммәтҗанов, Рәүф Ибраһимов федераль хакимиятннең тел сәясәтен әледән-әле тәнкыйтьләп тора, татар телен яклап күпсанлы митинглар оештырып килә.

XS
SM
MD
LG