Accessibility links

Хәбиров Уфада Роспотребнадзор инспекторының үлемен тикшерергә кушты


Радий Хәбиров
Радий Хәбиров

Роспотребнадзорның Башкортстан идарәсе хезмәткәре Ольга Сидорчева үз-үзенә кул салган дип шикләнелә. Моңа кадәр аның җитәкчесе белән җитди сөйләшүе булган диелә. Радий Хәбиров шимбә ул җитәкчене үзенә чакырып, тәнкыйтьләгән иде.

Башкортстан хөкүмәтендә дүшәмбе утырышында республика башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Роспотребнадзор хезмәткәре Ольга Сидорчеваның үз-үзенә кул салуын тикшерергә кушты. Сидорчева 19 майга каршы төндә үлгән. Ә аңа кадәр җитәкчесе белән җитди сөйләшү булган дип фаразлана.

Радий Хәбиров сүзләренчә, шимбә ул үзе янына Роспотребнадзорның Башкортстан идарәсе җитәкчесен, урынбасарларын һәм берничә хезмәктәрне чакырган. Сүз Уфадагы бер кафены яптыру мәсьәләсе турында барган. Кафе хуҗасы Роспотребнадзор вәкилләренең гамәлләреннән зарланып төбәк башлыгына мөрәҗәгать иткән булган.

"Мин хөкемдар да, прокурор да түгел, кафены тикшерүнең артык булу-булмавын тикшерү өчен материалларны прокуратурага җибәрүне сорадым. Алай гына түгел, Роспотребнадзор җитәкчесе мине алдады, ә мин мондый кеше белән эшләмәячәкмен дидем. Коллегалар, мине алдаган кешеләр белән эшләмәячәкмен дип бер әйткән идем инде. Ә аннан соң шушы фаҗига булды", дип китерә Хәбиров сүзләрен Башинформ.

"Моны фаҗига дими булмый, чөнки анда ниләр булганын белмим. Бу караңгы вакыйга. Бу хәлне бар яклап тикшерүне сорыйм. Кафеда тикшерүне оештырган инспектор һәлак булган. Зур кайгы, кешене кайтарып булмый. Әлеге оешмада нинди хәлләр булып ятуы миңа аңлашылмый. Хезмәткәрнең туганнарының кайгысын уртаклашам", ди Хәбиров.

РИА Новости Башкортстан хөкүмәтендәгы чыганакка сылтанып язуынча, Сидорченко үзенең җитәкчесе белән сөйләшкәннән соң үз-үзенә кул салган.

Инспектор кафега бер миллион сум күләмендә штраф салган һәм аны яптырган булган.

XS
SM
MD
LG