Accessibility links

Кайнар хәбәр

Танылган диссидент, хокук яклаучы, язучы Владимир Буковский вафат


Владимир Буковский (1942 - 2019)

Бу хакта аның сәхифәсендә хәбәр ителә. Язучы Британиядә яшәде. Аның йөрәге хастаханәдә туктаган.

Владимир Буковский Кембриджның Адденбуркс хастаханәсендә 27 октябрьнең кичендә вафат булган. Аңа – 76 яшь. Соңгы елларда сәламәтлеге нык какшаган, дип әйтелә аның үлеме турында Буковскийның рәсми сәхифәсендә.

Буковский Башкорстанның Бәләбәй шәһәрендә 1942 елда туган. Сугыш вакытында аның гаиләсе шушында Мәскәүдән эвакуацияләнгән. Мәскәүгә кайту белән ул диссидентдар хәрәкәтендә актив катнаша башлый. XX съездда Никита Хрущевның чыгышын тыңлаганнан соң 14 яшьлек яшүсмер коммунизм идеологиясенең дошманына әверелә. 1959 елда кулдан язылган журналны нәшер итүдә катнашуы аркасында мәктәптән куыла. Ул белем алуны кичке мәктәптә дәвам итә, әмма активлыгын туктатмый. Буковский Мәскәүнең Владимир Маяковский һәйкәле янында даими яшьләрне туплап җыеннар оештыра, тыелган әдәбият тарата. Шуның өчен Мәскәү дәүләт университетыннан куыла.

Буковский күп тапкырлар кулга алына, мәҗбүри дәвалану өчен психиатрия хастаханәләренә урнаштырыла. Ул 12 ел төрмәдә утырып чыга.

1976 елда Советлар Берлеге Буковскийны Чили коммунистлары башлыгы Луис Корваланга алыштырырга ризалаша. Буковский илдән чыгып китә һәм Кембриджда төпләнә. Кембридж университетын тәмамлый. Биредә ул Советлар Берлеге хакимияте аны ничек эзәлекләүләре, сәяси басым алымнарын кулланулары турында яза. Ул 1980 елда Мәскәүдә узган Олимпиадага байкот игълан итү кампаниясенең лидерларның берсе була. Әфгәнстанда әсирлеккә эләккән Советлар Берлеге солдатларын азат итү белән шөгыльләнә.

1991 елда Мәскәүгә кайта. 1992 елда Русиянең Конституция мәхәмәсендә каралган "КПСС эше" нигезендә Владимир Буковский рәсми эксперт булып катнаша.

фикерләр

XS
SM
MD
LG