Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия мөфтиләр шурасы Косово киләчәгенә өмет белән карый


Русиянең мөфтиләр шурасы: бәйсезлек Косовоның демократия юлыннан баруына ышаныч бирә.



Шура рәистәшләренең берсе Нәфигулла Аширов:

"Косовонын бәйсез дәүләт булырга хокукы бар. Бүгенге көндә серблар һәм албаннарның бергә яшәве мөмкин түгел, чөнки алар арасындагы низагның тамырлары тирән, корбаннар күп булды."

Аширов сүзләренә караганда, "бәйсезлек игълан итү белән Косово Европа протекторатына әйләнә. Бу адым Косово албаннары өчен ниндидер бер кылану гына түгел, бу - Серб дәүләтенең агрессиясеннән саклану чарасы," диде Аширов.

Шулай ук Европа Косовода яшәүче сербларны саклау өчен җаваплылыкны үз өстенә ала.

Нәфигулла Аширов

"Македониянең аерылуын көнбатыш дөньясы һәм Русия нигәдер тыныч кабул итте. Мөселманнар дигәч, хисләр кайный, бөтен дөньяны Косовода ислам экстремизмы үсәчәк, дип куркыта башлыйлар," диде Аширов.

"Мондый әйбер анда булмаячак, анда демократик дәүләт булачак," диде Русиянең мөфтиләр шурасы рәистәшләренең берсе Нәфигулла Аширов.
XS
SM
MD
LG