Accessibility links

Кайнар хәбәр

Косово Татарстанны бәйсезлеккә рухландыра


Юныс Камалетдинов: Косовоны тәбрик итәбез!
Юныс Камалетдинов: Косовоны тәбрик итәбез!

Татар зыялылары Косовоны тәбрик итә. Алар Европа шурасы, Берләшкән милләтләр оешмасы ярдәме белән татар да бәйсез була ала, дип саный.

Косовоның бәйсезлек игълан итүе Татарстандагы милли җәмәгатьчелектә нинди хисләр уятты? Бөтентатар иҗтимагый үзәге вәкилләре, Косово бәйсезлеген электән үк яклап килдек, дип, бүген ихластан аны тәбрик итә. Косовоның бәйсезлек алуы Татарстан бәйсезлегенә өмет итүчеләрдә нинди хисләр уяткан?

Казандагы актив эшләүче иҗтимагый оешмаларның берсе - Татар иҗтимагый үзәге. Аның Марат Мөлеков исемендәге канаты узган елны декабрь аенда узган корлытаенда ук Косово бәйсезлеген яклап карар кабул иткән булган. Бу оешма лидерларының берсе Юныс Камалетдинов бүген ни эшләргә җыена?

“Бүген утырышта шул мәсьәләне карыйбыз. Элек тә Косовоны яклап килдек, бүген инде тәбрик итәбез. Менә без, татарлар, күрдек инде: бәйсезлек тиз генә яуланмый. Моңа башкаларның да ярдәме кирәк. Косово бәйсезлеге безгә дә 1990 елда кабул иткән Бәйсезлек турындагы декларацияне җиренә җиткезеп үтәргә чакыра”.

Юныс Камалетдинов Косово үрнәге Татарстанга бәйсезлек өчен көрәшен дәвам итәргә бер сәбәп булып тора, диде. Шул ук фикердә торучылар арасында татар зыялылар да бар. Язучы Фәнзаман Баттал да, косоварлар кебек үк татар да Европа шурасы, Берләшкән милләтләр оешмасы кебек халыкара оешмалар ярдәме белән бәйсез була ала, дип саный.

“Без дә шул оешмалардан таләп итеп бәйсезлек алырга тиеш”.

Фәнзаман Баттал татарлар косоварлардан да артыграк бәйсезлеккә хаклы дип саный.

“Косоварларны себрлар дистә меңләп үтерде. Ә татарны исә дүрт гасыр миллионлап кырдылар. Безнең трагедия тагын да тирәнрәк. Безнең хак тагын да зуррак. Дөнья безнең бу ил эчендә яши алмавыбызны аңларга тиеш.”

Русиядә Косово бәйсезлеген якламаучы татарлар да бар. Косово яңа сугышлар яки түнтәрлешләргә сәбәп булыр дип куркучылар күренә. Милләтләрнең үзбилгәләнүе һәм тынычлык турында Фәнзаман Баттал болай уйлый.

“Чын тынычлык бары тик халыкларның үзбилгеләнүе булганда гына була. БМО да, Европа берлеге дә моны белергә тиеш. Кысылган халыкларга бәйсезлек бирү – тынычлык юлы.”

Татарның күпчелеге һәм Татарстан республикасы үзе дә Русия эчендә утыра. Русиядә исә гомуми идеология, дәүләт сәясәте Косово бәйсезлегенә каршы булды. Бүген исә инде урыс телеканаллары, матбугаты, Косово бәйсезлеге галәмдәге тынычлыкка зур куркыныч тудыра, дип хәбәр итә. Ни өчен Русиядә мондый фикер яши? Юныс әфәнде Камалетдиновтан сорыйк.

Русия Косово бәйсезлегенә каршы булды. Ул кече милләтләр хокукларын тануга, демократиягә каршы бит.”

Фәнзаман Баттал исә, соңгы дистә еларда бәйсезлек алган элекке СССР, Югославаия, яисә Чехословакия, Африкадагы Эритерия, Индонезиядән аерылган Көнчыгыш Тимор кебек үк хәзер Косово да бәйсезлеген танытты, Татарстан да таныта алачак, дип саный.

Русиянең бәйсезлеккә өмет иүче илләргә һәм халыкларга каршы сәясәтен гомумән өметсез, дип исәпли ул. Ул бүген Русияның империячыл көче бик аз калды, ди. Шул исәптән хәрби көче дә кечкенә, ди. Фәнзаман Баттал Русиянең косоварлар яки татар бәйсезлегенә каршы алып барырлык хәрби көчен күрми. Баттал, милләтләр Русиягә карамыйча үзләре теләгән кадәр һәм булдыра алганча, халыкара җәмәгатчелеккә аңлата ала алган кадәр бәйсезлеген ала ала, дип саный. Фәнзаман Баттал Русияне кече халыкларга каршы көрәшә алырлык көч дип түгел, өреп кабартылган бер “бүкәй” итеп кенә күрә.

“Русиянең бәйсезлеккә омтылучы халыкларга каршы торыр көче юк. Элек ул ярты Европаны кулында тота иде. Тик СССР таркалгач, аның өчтән бер көче дә калмады. Ул башка илләрдәге сәясәткә тыкшына алмый инде. Шулай ук үзендә дә тәртип урнаштыра алмый. Гаскәрендә дә көч юк. Егетләр дә армиягә барырга теләми хәзер. Урысның башка милләтләргә өйрәтергә көче бетте”, - дип саный Баттал.

XS
SM
MD
LG