Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милли оешма вәкилләре Мәскәү мэриясендә


Мәскәү мэриясе каршында 2001 елның июлендә оешкан милләтара киңәшмә шурасы елга ике мәртәбә Мәскәүнең милли оешма җитәкчеләре белән очрашу уздыра.

Күп очракта андый очрашулар гадәттә Русиядә, йә булмаса Мәскәүнең үзендә була торган олы чаралар алдыннан үткәрелә.18 февральдә узган очрашуда да милли оешма җитәкчеләре, безне бары тик сайлаулар алдыннан гына искә төшерәләр, дип зарланды.

Игъланнарда милли оешма җитәкчеләре Мәскәү мэры Юрий Лужков белән очрашачак диелсә дә, ул очрашуда мэр үзе булмады. Очрашуга аның урынбасары Виноградов, милләтара киңәшмә шурасы рәисе Александров, Мәскәүнең эчке эшләр идарәсе җитәкчесе Пронин һәм Мәскәү прокурары урынбасары килгән иде.

18 февральдә Мәскәү мэриясендә булган очрашуда Мәскәү татар оешмалары исеменнән милли-мәдәни мөхтәрият рәисе Рәсим Акчурин һәм Татар мәдәни үзәк мөдире Әнвәр Хөсәенов катнашты. Очрашуның максаты Мәскәү милли җәмәгатчелекнең мөһим мәсьәләләрен тикшерү дип билгеләнгән иде.

Мәскәүнең милли җәмәгатчелеген борчыган мөһим мәсьәләләрнең берсе дип, бүгенге көндә милли азчылык вәкилләренә ясалган һөҗүмнәрне әйтергә була. Шушы очрашу алдыннан гына, 16 февральдә Мәскәүдә такырбашлар Кыргызстанның ике ватандашына һөҗүм ясап, шуларның берсе һаләк булган. Очрашуда Пронинга бу хакта да сораулар бирелде. Владимир Пронин җинятьләрдә милли азчылык үзе күбрәк гәепле, безнең милиция хезмәткәрләре эшләрен уңышлы башкара, диде.

Ул шулай ук башкалада ясала торган җинаятьләрнең 43% мәскәүләр түгел, читтән килгән җинаятьчеләр ясый, дип тә өстәде. Шул ук вакытта Пронин җинаятьчеләрнең милләтен күрсәтмәү хакында аерым күрсәтмә бирүен дә белдерде. Миләттәра киңәшмә шурасы рәисе Александров үзенең чыгышында Питербур такырбашлары Мәскәүгә килеп, үз тәртипләрен урнаштырырга тырыша, диде.
Шулай итеп, Мәскәүдә мэрия каршындагы милләтара киңәшмә шурасы милли оешма җитәкчеләре белән очрашу уздырды. Очрашуның максаты милли җәмәгатчелек алдында торган мөһим мәсьәләләрне тикшерү дип аталса да, милли оешмаларда борчу тудырган милләтара нәфрәт, күрәлмәүчанлыкны киметү мәсьәләсендә милиция җитәкчесе Владимир Пронин аерым тәкъдимнәр кертмәде. Без болай да эшебезне яхшы алып барабыз, дип кенә белдерде.
XS
SM
MD
LG