Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачык микрофон: Косовоның мөстәкыйльлеген таныйсызмы?


Татарстан җәмәгатьчелеге Косовоның мөстәкыйльлек игълан итүен зур кызыксыну белән каршы алды.

Милли хәрәкәт әгъзалары бу илнең дәүләтчелеккә омтылышына карап, 90-нчы елларда Татарстанның мөстәкыйльлек декларациясен игълан итүен һәм референдумны искә алалар. Русиянең рәсми даирәләреннән аермалы буларак, алар милләтнең мөстәкыйльлеген хуплый. Ә гади казанлылар бу турыда ни уйлый соң? Казанның үзәк урамнарында "Сез Косовоның мөстәкыйльлеген таныйсызмы?" дип сорадык:

- Таныйм-таныйм. Әйбәт инде, әйбәт, без менә яшибез бит мөстәкыйльлектә, безгә әйбәт бит, аларга да әйбәт булыр дип уйлыйм. Алар күрсәтсәләр ничек әйбәт яши алганнарын, башка илләр дә аларны таныр, дип ышанам.
- Башка илнең сәясәте түгел, үзебезнең илдәге сәясәтне аңлау да бик кыен әле.
- Бик хуплыйм аларны, алар өчен шатланам.
- Миңа барыбер, иреклеме алар, юкмы.
- Телевидениедән әйттеләр - шундый хәл хәзер 200 илдә, аерыла алырлык төбәкләр, дип. Шулай ук элекке Совет илендәге илләр дә Көнъяк Осетия, Днестр буендагы халыклар да.
- Танымыйм, мөмкин түгел. Халыкара сугышка барырга кирәк түгел.
- Бөтен илләрдә дә күтәреләчәкләр, шулай ук Көнъяк Осетиядә дә.
- Косовоның Югославиядән аерылуын мин хупламыйм. Ризалыгым юк, берләшергә кирәк.
- Беренчедән, һәрбер мөстәлыйльлек теләгән ил мөстәкыйль яшәргә тиеш. Әмма икенчедән, бу илнең бөтенлеген сакларга кирәк, дигән халыкара нормаларга каршы килә.
- Һәрбер милләт үзе теләсә аерым яшәргә һәм үзенең көченә генә таянып, минемчә яшәргә тиеш...
- Мин хупламыйм, чөнки андый аерылырга теләгән илләр чылбыр кебек тезелергә генә торалар. Бу начар, дөньяда тәртип бозылачак.
- Юк, алар дөрес эшләмәгәннәр. Халыкара хокукны бозганнар, Сербиянең чикләре бозыла.
- Косоварларның аерыласы килә. Анда 100 меңнән артык серб та тора. Бар илләр дә аерыла башласа, Русиядә дә аерылырга теләүчеләр булачак. Без дә бит Советлар таралган чакта, таралып бетә яздык. Татарстан үзенә мөстәкыйль буласы килде.Советлар бетте бит, нинди көчле ил иде.
- Әгәр башка илләр таныган хәлдә дә, бу дөрес хәл түгел, дип уйлыйм. Күпме кан коелды анда. Аларга һәр якның да тигезлекләрен саклап, хокукларын бозмыйча, килешү төзеп, уртак тел табып яшәргә кирәк.
XS
SM
MD
LG