Accessibility links

Соңгы атна-ун көндә Сембер өлкәсе татар мәдәни чараларына бай булды


Өлкә үзәгендә Салават, Зөһрә Шәрифуллина концертлары, Мәләкәстә Гакыйль Сәгыйревнең 70 еллык юбилее шыгрым тулы залларда уздылар.

Салават концертыда - Ленин Мемориль үзәгенең 1500 кешелек залында, кем әйтмешли, энә төртер урын да юк иде. Ул гына да түгел: Тамаша бинасы алдында “артык билет” соранучылар тагын бер залны тутырырлык иде, дияргә дә була. Салават концертларына халыкның дәррәү йөрүе – гадәти күренеш инде, анысы. Бу юлы исә бик күп теләүчеләрнең дә тамашага эләгә алмавы аның Әлфия Афзаловага багышланган булуы аркасында.

Тамаша Әлфия ханымның “Ак чәчәкләр кебек кар ява” җырыннан башланды. Аннан соң милли моңыбыз тупланмасы булган олуг шәхесебез, Салават тәкъдиме буенча, залга төшеп утырып, тамашачы белән бергә рәхәтләнеп ял итте. Тамаша, тулаем диярлек, Әлфия ханым репертуары җырларыннан гына төзелгән иде. Аларны Салават үзе һәм Мәдәният академиясе шәкертләре башкардылар.

Өлкә Хөкүмәте министры Вилдан Зиннуров һәм Өлкә Кануннар чыгару җыелышы депутаты Расих Гатауллин Хөкүмәт һәм Парламент исеменнән Әлфия ханымга Рәхмәт хатлары тапшырдылар. Ә Расих әфәнде, моңа өстәп, үз исеменнән йомшак мамык шәл дә бүләк итте.

Яшьләрнең ял үзәге дип аталган мәдәният йортының 1100 кешелек залында узган Зөһрә Шәрифуллина концертында да буш урыннар юк иде. Хәер, монысын Зөһрә концерты дип кенә атап булмый: якташыбыз – Кулаткы егете Мөнир Якупов, заманында татар эстрадасының йөзек кашы булган Флүрә ханым Сөләйманова һәм яшь биюче-җырчылар да олуг алкышлар яуладылар.

Мәләкәстә исә каһарман шәхес, аяк-кулсыз, гомумән хәрәкәтсез яшәүче Гакыйль Сәгыйревнең 70 еллык юбилее да “Восход” исемле мәдәният сараенда шыплап тулган халык алдында бәйрәм ителде. Гакыйльне юбилей белән тәбрикләү өчен, күрше төбәкләрдән дә кунаклар килгән иде. Казаннан - БТК рәисе урынбасары Рамис Сафин, Татарстан язучылары берлеге рәисе урынбасары Вакыйф Нуриев, якташыбыз Лирон Хәмидуллин, Самардан – анда чыгучы ике гәзит мөхәррирләре Рәфгать Әһлиуллин һәм Шамил Галимов. Шулай ук Гакыйльне дөньяга бүләк иткән Норлат районы башлыгы урынбасары да якташын тәбрикләде. Өлкә үзәгеннән исә 10га якын кеше барды. Алар арасында - юбилей концертын бизәүчеләр дә.

Тантанада Өлкә башлыгы Сергей Морозов та катнашты. Ул юбилярга “Иман һәм гаделлек өчен” дигән медаль тапшырды, Гакыйль Сәгыйревне Өлкәнең мактаулы (почетлы) гражданы исеменә лаек дип, аны “Алтын китап” дип йөртелүче Мактау китабына кертү турындагы карарын игълан итте.
Чараның тантаналы өлешеннән соң тәкъдим ителгән концертта, Мәләкәс үзешчәннәреннән тыш, өлкә үзәге һәм күрше Яңа Малыклы районы авыллары үзешчәннәре дә катнаштылар.
Шушы ук арада Буа сатира театры тамашасы да зур уңыш белән узды. Хәер, бу турыда аерым сөйләшү таләп ителәдер.
XS
SM
MD
LG