Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембердә Буа сатира театры тамашасы зур уңыш белән узды


Сембер халкы концертларга күпләп йөри. Әмма театрга мөнәсәбәт ягыннан алай мактанып булмый,сәбәпләре яшь буынның ана теленнән мәхрүм ителүенә телевизорда зур өлеш кертә.

Сембер халкы концертларга күпләп йөри. Әмма театрга мөнәсәбәт ягыннан алай мактанып булмый. Моның сәбәпләре күп инде. Беренчесе итеп яшь буынның ана теленнән мәхрүм ителүен санарга буладыр. Моңа исә мәктәп кенә түгел – телевизорда зур өлеш кертә. Махсус оештырылган башка сәбәпләр дә юк түгел.
1989-елда, җепшеклек чоры башларында Сембергә Камал театры гастрольгә килгән иде. Аны ачу тантанасында, “Туган тел” оешмасы рәисе сыйфатында тәбрик сүзе тотарга туры килде. Халык аз булуына акланырга тырышуданмы инде, “Социалистик Татарстан” гәзитендә басылган язмадан гайре табигый мисал да китерелде бу чыгышта:
Иске Кулаткы районы үзәгенә театр килгән, әмма татарча театр карау татар балаларына хәрам икән: укучы балаларны анда кертмәс өчен, ике мәктәпнең дә директорлары ишек алдында сакта торганнар.
Бу сүзне “яла ягу” дип, җавапка тартырга теләүче дә табылды. Әмма, шөкер, “Социалистик Татарстан” гәзитенең шул нөсхәсе сакланган булып чыкты – рәсми гәзит басмасы үтемлерәк шул: ялган булса, рәсми гәзитне җавапка тартырга кирәк, аның укучысын түгел.
Узган эшкә Салават, дияр идең дә бит… Ләкин театрдан бизгәнме-биздерелгәнме халыкның театрга битарафлыгы бүген дә үзен нык сиздерә. Камал театрының да, Тинчурин исемендәгесенең дә Сембер каласын урап узуларын җирле тамашачының “ШУНДЫЙ” булуы белән дә аңлатып буладыр.
Шөкер, әлеге бушлыкны Буа сатира театры тулыландыра башлады. Былтыр февраль-март айларында ул 2 тамаша биргән иде. Залда халык әллә ни күп булмаса да, театрның җитәкчесе Раил Садриев чигенмәде, тагын 3 мәртәбә килеп, халыкны көлдереп-уйландырып китте. Быел инде Сембер тамашачысы аны яхшы кабул итте: Өлкә драма театрының 700дән артык кешелек залында бер генә дә буш урын юк иде.
Тамаша алдыннан Раил белән әңгәмә корып алу форсаты табылды.
Быел, шөкер, тамашачы былтыргыдан күп – билетлар сатылып беткән үк, диярлек. Тик менә көлке- көлке генә бит ул, халыкны уйландырырлык тамашалар файдалырак булыр иде. Гомумән, татарның театрга битарафлыгын ничек аңлатырга була һәм нишләргә кирәк? Менә нинди сораулар бораулый иде башларны. Раил Садриевне тыңлап карыйк.
Мода тудырырга кирәк. Әнә бит спортка мода. Монысы инде җитәкчеләрдән дә тора. Татарстанның югары җитәкчелеге хоккейны ярата икән, түбәндәгерәк түрәләр дә ярата. Театрга йөрү модасы юк. 20 ел буе зәвыксыз буш эстрада халыкның зәвыгын түбән төшерде. Бу юлы тамашачының күп булуы Буа сатира театрының үзен халык арасында таныта алганын күрсәтә. Кәмитләрнең максаты да күңел күтәрү генә түгел - тәрбияви әһәмияте дә бар аның. Һәр фатирда 2шәр – 3әр телевизор торганда, ир кешене хатыны белән үз акчасын туздырып, шәһәрнең икенче читендәге театрга китерү өчен ай-һай күп тырышлык кирәк.
Әнә яһүдләрдән үрнәк алырга иде. Мәскәүнең, мәсәлән, һәр почмагында диярлек театрлар: 15 кешелекме, алтмышлымы – театрга 1000әр сум түләп киләләр. Театр ул тамаша гына түгел – аралашу урыны.
Ульян Буага якын, 80 генә чакрым. Буада куелган һәр спектьакльне биредә дә күрсәтергә кирәк булыр. Ә болай – буш торган юк. Әле генә кайттык Татарстанның көнчыгыш районнарыннан. Казанда 4 көн булачакбыз, аннан соң Саба, Шәмәрдән…
Апрельдә исә Удмуртиядән башлап, Чиләбе, Пермь, Свердлау, Төмән өлкәләрен барлап чыгачакбыз. Башкортостанга кертмиләр. Монысы көлке дә, фаҗига да инде,- диде Буа сатира театры директоры Раил Садриев.
XS
SM
MD
LG