Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дмитрий Медведев Казанга килде


Медведевне Казанда президенттай каршы алдылар
Медведевне Казанда президенттай каршы алдылар

Пәнҗешәмбе Казан һава аланына Мәскәүдән махсус очкыч белән Русия хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Дмитрий Медведев килде.

Медведевны Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев, Русия президентының Идел буендагы вәкиле Александр Коновалов, Татарстан премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин каршы алды. Мондый дәрәҗәдәге каршы алулар элек Русиянең президентына гына тәти иде.

"Яшь чакта мин дә хоккей уйный идем", ди Медведев.
Иң элек Дмитрий Медведев 19нчы гимназиядә булды. Анда Вячеслав Фетисов һәм Сергей Макаров Татарстанның яшь хоккейчылары белән тәҗрибә уртаклашты. Аннары “Русия алга!” дигән исем астында үтүче Бөтенрусия спорт форумында катнашты Медведев.

Форум вәкилләре белән бергә Дмитрий Медведев Русиядә массакүләм физкультура һәм спортны үстерү мәсьәләләре хакында фикер алышты. Көннең икенче яртысында Медведев “Татнефть-арена” боз сараенда Бөтенрусия спорт форумының йомгаклау тамашасында катнашты.
XS
SM
MD
LG