Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сербия Косовоны җибәрергә теләми


Сербиянең иске хәрби башлыгын кигән серб каршылык чарасына бара
Сербиянең иске хәрби башлыгын кигән серб каршылык чарасына бара

Пәнҗешәмбе Белградта Косовоның бәйсезлегенә каршы зур протест чарасы үтте. Сербиянең төрле төбәкләреннән башкалага йөзләгән мең кеше килгән.


Бүген Белградка бушка барып була иде. Серб рәсмиләре башкалага баручы поезд, аутобусларга түләүсез утыру мөмкинлеге бирде. Косовоның бәйсезлегенә протест белдерү чарасында балаларга да катнашу мөмкинлеге бирү өчен мәктәпләрдә ял көне игълан ителде.
Серб ханымы "Американы ачкан өчен ... сине Колумб" дигән шигар тоткан

Чәршәмбедә Страссбургта Европа парламенты комитетында ясаган чыгышында Сербиянең тышкы эшләр министры Вук Йеремич, Белград Косово мәсьәләсен тыныч юл белән хәл итергә чакыруын дәвам итә, дип белдерде.

Тыныч каршылык чаралары дип аталса да, алар көч куллануга китерергә мөмкин дигән шөбһәләр бар. Сербия министрының сүзләре бу шөбһәләрне киметә алмады.

Вук Йеремич: Вазгыят бик киеренке
"Сербиядә вазгыят бик киеренке. Урамга күп кеше чыгыр дип көтелә. Әлбәттә, тәртип һәм тынычлык саклау өчен без кулыбыздан килгәнне эшлиячәкбез. Ләкин бу җиңел булмаячак" диде Сербия тышкы эшләр министры.

Каршылык чаралары Сербиядә генә түгел, серблар яшәгән башка төбәкләрдә дә үтә, мисал өчен, Черногориядә.

Сишәмбедә ачулы серблар Косово белән Сербия чигендә ике тикшерү урынына ут төрте. Якшәмбе һәм дүшәмбедә Белградтагы Төркия һәм американ илчелекләренә ташлар атылды, Словения илчелегенә зыян киле.

Сербиянең инфраструктура министры Велимир Илич моны яшләрнең "каршылык белдерүе", "демократиянең бер өлеше" дип атады.

"Американ илчелегенә таш атканнар имеш, моны бөтен җирдә эшлиләр. Аларга гына кизәнергә димәгән. Әйтерсең, илнең бер өлешен тартып алу хулиганлык түгел, ә илчелек тәрәзәсенә таш ату - хулиганлык" диде Сербиянең инфраструктура министры.
Сербия-Косово чигендә НАТО сафларындагы француз хәрбиләре

Лондонда урнашкан Amnesty International оешмасы бу каршылык чаралары, көч куллануга әверелеп, кешелерәнең тормышын куркыныч астына куярга мөмкин дип кисәтте һәм Сербия рәсмиләрен чаралар күрергә чакырды.

Президент Борис Тадич һәм премьер-министр Войцлав Коштуница халыкны каршылык чарасы вакытында тынычлык сакларга чакырдылар.

Европа Берлегенең Косоводагы махсус вәкиле Питер Фейт исә бәйсезлек игълан иткән төбәктәге сербларны аннан китмәскә һәм тыныч булырга өндәде.

"Косоводагы сербларның монда калып, башка ватандашлар белән төбәкнең киләчәге хакына бергәләп эшләргә тулы хокукы бар. Без Косово хөкүмәте белән аларга моны җиткерергә тиеш" диде Европа Берлеге вәкиле.

Ул арада, бүген берничә йөз кеше чик аша Сербиядән Косовога үтеп керергә тырышкан. Косово полициясе аларны үткәрмәгән. Протест белдерүчеләрне тынчыландыру өчен анда НАТОның берничә йөз хәрбие китерелгән.


XS
SM
MD
LG