Accessibility links

"Мин татарча сөйләшәм!" акциясе башланды


“Мин татарча сөйләшәм!” акциясенең логотибы
“Мин татарча сөйләшәм!” акциясенең логотибы

Халыкара Ана теле көнендә башланган шушы акциягә нәтиҗәләр 26 апрельдә, Тукай туган тел көнне ясалачак.

Акция барышында яңа татар музыкасын башкаручы рок, рэп, фолк төркемнәр Бауман һәм Университет урамнары кисешкән урында чыгышлар ясаячак. Татар телендә сөйләшүчеләргә түштамга, лента һәм иң күп кулланылган 150 татар сүзе кергән сүзлекләр таратылачак дип көтелә. Быелгы акциянең башка үзенчәлекләре турында “Үзебез” хәрәкәтенең координаторы Резида Сафиуллина болай диде:

“Беренче елны ул Бауман урамында Тукай туган көнендәге бер тамаша булса, узган елны без инде аны киңәйтеп, бәйге рәвешендә үткәрдек. Быел исә мәгариф министрлыгы кушылып, бөтен мәктәпләргә, мәгариф үзәкләренә хатлар җибәрелде. Анда “Мин татарча сөйләшәм!” кысаларында бәйге игълан ителүе турында әйтелә. Һәм төрле уку оешмалары барсы да катнашырга тиеш дип күз алдыбызда тотабыз. Кайсы мәктәп, кайсы коллектив иң оригиналь, иң күңелле формада “Мин татарча сөйләшәм!” акциясен үткәрә икән, шуның матур формасын таба икән, шулар кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнәчәк.

Бәйге 21 февральдән башланып 10 апрельгә кадәр дәвам итә. Аның төп максаты – халыкны, бигрәк тә яшьләрне татар телендә сөйләшүгә өндәү. Ләкин инде быел тагын бер үзенчәлек шул, үткән ел без мәктәпләр белән генә эш итсәк, акциябезне әле уйлап тапканда да төп максаты, идеясе бар иде. Ул – чәчтарашханәләрдә, кибетләрдә, транспортта һәм башка көнкүреш хезмәтләр күрсәтә торган җирләрдә татарча сөйләшүне гамәлгә кертү, татар теленең даирәсен киңәйтү иде. Чөнки яшерен-батырын түгел, татар кешеләре гадәт буенча бер-беребезгә эндәшкәндә дә урысча сүз башлыйбыз.

Әгәр дә без татарча сөйләшүне гамәлгә кертсәк, бу акциянең төп максаты тормышка ашыр дип уйлыйм. Һәм менә быелгы акциядә бөтен Казан гөрләп, рәхәтләнеп урамда да, эшли торган җирдә, гаиләдә дә татарча сөйләшсәк иде. Чөнки барыбыз да аңлыйбыз - бүгенге көндә әле татарча сөйләшүче буын бар икән, 50-100 елдан соң, "татар телендә сөйләшүче булыр микән?" дигән зур сорау торачак. Шуңа күрә үзебез сөйләшмәсәк, телне саклый алмаячакбыз. “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе - ул бер тамаша гына түгел, ул бөтен җирдә татарча сөйләшү дигән сүз”, ди Резидә Сафиуллина.
XS
SM
MD
LG