Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сербия: Җил чәчкән – давыл урыр


Хорватия илчелеге каршында яндырылган машина
Хорватия илчелеге каршында яндырылган машина

Узган төндә Белградта АКШ һәм башка илләрнең илчелекләренә булган һөҗүмнәр Сербия хөкүмәтен авыр хәлгә куйды. Серб рәсмиләре халыкны Косово бәйсезлегенә каршылык белдерергә өндәп урамга чыгарды. Ә менә ярсыган яшьләрне туктата алмады.


"Җил чәчкән давыл урыр" дигән мәкаль бар.

Серб рәсмиләре ачу хисләренә бирелеп, тиешле иминлек чаралары күрмичә, халыкны урамга чыгарып, хата эшләде булса кирәк.

Узган төндә дөнья телекомпанияләре Белград урамнарыннан тамаша күрсәтте. Салмыш хәлдәге ярсыган яшләр американ һәм башка илләрнең илчелекләренә ут төртте, тәрәзәләрне ватты, кибетләрне талады.
Белградтагы американ илчелеге

Американ илчелеге бинасында соңнан бер янган мәет табылган. Аның кем икәне әлегә ачыкланмаган. Американ рәсмиләре илчелек хезмәткәрләре барысы да исән ди. Ул һөҗүмчеләрнең берсе булырга мөмкин диләр.

Урам чуалышларында яраланган 150ләп кеше хастаханәгә китерелгән, шул исәптән, 30га якын полиция хезмәткәрләре һәм журналистлар.

Серб рәсмиләре хәзер үкенеч белдерә.

"Белградта булган хәлләр бик үкенечле. Ләкин бу митингта катнашкан йөзләгән мең кеше түгел, ә бер төркем экстремистлар эше", - диде тышкы эшләр министры Вук Еремич.

Шушы тәртипсезлекләр аркасында йөзлгән мең кеше катнашкан каршылык чарасы күләгәдә калды.

Кушма Штатлар дәүләт секретаре Николас Бёрнс Сербия премьер-министры Войцлав Коштуницага шалтыратып, мондый хәлләрне башка булдырмаска чакырды.

Белградтага американ илчелегенең каерылган дивар тактасы
АКШның БМОдагы илчесе Залмай Хәлилзад "Сербия хөкүмәте, халыкара канун нигезендә, дипломатик корылмаларны, шул исәптән илчелекләрне сакларга тиеш", - диде.

БМОның Иминлек Шурасы бу һөҗүмнәргә тәнкыйть белдерде, дипломатик миссияләрнең кагылгысызлык принцибын бозу дип атады.

Европа Берлеге Сербияне илчелекләрне саклау өчен кулыннан килгәнен эшләргә чакырды.

Серб рәсмиләре тиешле чаралар күрмәсә, бу көч кулланулар төбәкнең башка урыннарына, беренче чиратта Косовога таралырга мөмкин дигән борчулар бар.

Серб хөкүмәтенең тиешле чаралар күрмәве сораулар уятты. Сербиянең эчке эшләр министрлыгы американ илчелегеннән берничә йөз метр ераклыкта гына урнашкан. Ләкин полициягә анда килеп җитер өчен ярты сәгатьтән артык вакыт кирәк булды. Ярсыган яшьләр бинага ут төртеп өлгергән иде инде.

Серб рәсмиләре үзләренең өлгермәвен протест белдерүчеләрнең артык күп булуы белән аңлатты.

Сербия хөкүмәте булдыра алмаганмы, әллә теләмәгәнме – бу сорау барыбер ачык калды.

XS
SM
MD
LG