Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачык микрофон: 23 февральдә сез нәрсә бәйрәм иттегез?


23 февраль тамырлары "кызыл террор" чорына барып тоташа.
23 февраль тамырлары "кызыл террор" чорына барып тоташа.
- Ирләр бәйрәмен бәйрәм иттек. Ватанны саклаучылар көнен.
- Безгә бер ил дә һөҗүм итми. Беркемнән дә сакланырга кирәкми.
- Безнең гаиләдә хезмәт иткән егетләр юк.
- Бу безнең бәйрәм түгел, хәрбиләр бәйрәме. Безнең әтиләрнең бәйрәме.
- Мәктәптә бәйрәм иттек. Шигырьләр сөйләдек әтиләргә. Пикник оештырдык. Ирләр көне бит. Миңа одеколон бүләк иттеләр кызлар.
- Ватаныбызны саклаучылар көне. Ватаныбыз Татарстанда ике улымны үстердем. Алар КАИда хәрби кафедрада укыдылар, хәрби резервта торалар. Армия бит Русиядә генә бар, Татарстанның үз армиясе юк. Шулай булгач, бөтен хөкүмәтнең сакчылары була. Ватаныбыз чакырса, баралар инде, бичаралар.
- Ватаным Татарстан минем.
- Телевизордан әйтмәгәннәр иде бүген бәйрәм дип, әллә берәр бәйрәмме бүген?
- 23 февральне без бәйрәм итмибез. Кияүем киткән иде, элекке хәрби. Ирем дә өйдә юк иде. Хезмәт итүчеләр генә бәйрәм итәләр бу көнне.
- Без студентларга бу бәйрәм юк. Без укыйбыз. Ватанны саклау көне, безнең илебезне ят кешеләрдән саклау. Илебез Татарстан, Русия дә инде илебез. Бөтенләй бер нәрсә дә белмим бу турыда.
- 23 февраль - совет гаскәрләре бәйрәме көне иде. Ватаным минем... менә шул шул, ватаныбыз нинди калды хәзер исеме, Татарстан дип әйтергә бераз авыррак. Чөнки мөстәкыйльлеге бит аның хәзер шундый гына калды.
- Русия ... минем туган авылымны бетерделәр 1975елда. Ул Удмуртиядә калды. Анда ике татар авылы бар иде районда, аларның икесен дә бетерделәр. Татарлар булса да, мәктәпне яптылар, балалар бакчасында хәзер удмуртча да, татарча да сөйләшергә ярамый. Бер урыс баласы булмаса да, тик урысча гына сөйләшергә мөмкин. Минем авылым хәзер юк. Парҗа авылы дип атала иде. Бу бәйрәм элек совет гаскәрләренең, Кызыл армиянең көне бәйрәме итеп санала иде.
- Эштән бәйрәм белән котладылар.
- Без бер урап кайтыйк әле дип кенә чыккан идек урамга.
- Дәүләтне саклау бәйрәме. Ватан зур - бөтен Русия. 2 еллап инде бу бәйрәмне ял итеп бәйрәм итәбез. Өйдә бәйрәм иттек. Кунаклар чакырдык.
- Без бәйрәм итмәдек.Бездә авыручылар бик күп булды.
XS
SM
MD
LG