Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәһри Болгар кайчан төзекләндереләчәк?


Шәһри Болгар
Шәһри Болгар

Сишәмбе премьер-министр Рөстәм Миңнеханов Спас районы сессиясендә катнашты. Ел йомгаклары белән беррәттән монда сүз Болгар тыюлыгын тергезү һәм үстерү турында да барды.


Билгеле булганча, ХIII гасыр урталарына, монгол яуларына кадәр Болгар дәүләте чәчәк ата. Йөзләрчә ел үтеп, Болгар җиренә аяк баскан Петр беренче дә, Шәһри Болгар корылмаларының матурлыгына таң кала. Шул чакта аның Болгарны саклау турында карары дөнья күрә.

Әмма Болгарны саклау карарлары булуга карамастан, таш биналар юкка чыгарыла. Бүген әлеге харәбәләрнең җидесе генә сакланып калган. Менә шушы Русиядә бердәнбер Болгар музей-тыюлыгын алга таба саклау, туризм һәм күмәкләп дини сәяхәтне үстерү өчен шартлар тудыру, шулай ук инвесторларны җәлеп итү максатында узган елның көзендә министрлар кабинеты карар кабул иткән иде.

Узган утырыш Казан хакимияте бинасында узса, бу юлы премьер-министр Шәһри Болгарга барып, андагы хәлләр белән урында танышты. Аның белән бергә Болгарга транспорт һәм юл хуҗалыгы министры, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры, тарихи һәйкәлләрне саклау белгечләре дә килгән иде. Район сессиясе зур кунаклар катнашлыгында үтте.

Утырышта Болгар тыюлыгын саклау һәм үстерү чаралары турында төп чыгышны премьер-министр урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева ясады.

Билгеле Казанның 1000 еллыгына әзерлек вакытында туризмны үстерү өчен күп эш эшләнде. Шул чакта Болгар тыюлыгына да аз гына өлеш чыккан иде. Әйтик, пристань янында Идел төбе тирәнәйтелде, яр буе төзекләндерелде. Әмма музей-тыюлыкны заманчалаштыру өчен әле күп нәрсә эшләргә кирәк.

Болгар тарихи-архитектура музей тыюлыгы җитәкчесе Рафаэл Мәхмүтов сүзләренә караганда, узган ел монда 33500 кеше булып киткән.

Әлеге күрсәткечне арттыру максатыннан Болгар музей-тыюлыгын үстерү буенча махсус проект төзелде. Аның нигезендә, Шәһри Болгарга илтүче машина, су юлларын төзекләндерү, көймәләрнең килеп туктау урыннын ремонтлау, Болгар тыюлыгы җирлегендә яшәүчеләрне башка җиргә күчерү күздә тотыла.

Күченергә мәҗбүр булган гаиләләргә социаль ипотека буенча шәхси йортлар салыр дип көтелә. Гомүмән проект нигезендә, заманча кунакханәле туризм комплексы булдыру карала.

Утырышны йомгаклап премьер-министр Рөстәм Миңнеханов Спас районының кабатланмас үзенчәлеге һәм киләчәген билгеләүче фактор булып, Болгар һәйкәлләре хезмәт итүен әйтте. “Мин бит сездән нефть табырга таләп итмим, ә гасырлар буе сакланган милли һәйкәлләрнең социаль мәдәни үсешне тәэмин итүдә куллануны сорыйм. Музей төзелешен дәүләт үз өстенә ала, ә социаль инфраструктураны төзекләндерү җирле хакимиять һәм инвесторлар җилкәсендә булырга тиеш”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Премьер-министр һәйкәлләрне җил-яңгардан саклау буенча проектларга бәйге игълан итәргә, гомүмән Болгарны яңарту өчен заманча юлларны табырга тәкъдим итте.

“Планнар зурдан, аларны тормышка гына ашырасы калды. Борынгы Болгар җирендә туризм инфраструктурасын үстерү, республиканың имиджы мәсьәләсе икәнлеген дә онытмаска кирәк”, - дип таралышты утырышка җыелучылар.
XS
SM
MD
LG