Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарлар Косовога үзләренчә карый


Косовының бәйсезлек игълан итүе аркасында кузгалган бәхәсләр соңгы вакытта кызганнан кыза бара.

Бәхәсләр кыза барган кебек, яңа дәүләтне танучылар саны да арта гына бара. Косовының үзендә исә, БМО миссиясен бетереп, Европа Берлеге вәкиллеге ачу чаралары күрелә. Әйтүләренә караганда, бу адым әлеге төбәктә Сербиянең сәяси басымын киметү өчен ясала.

Шунысы да кызык, Европаның үзендә дә кайбер илләр - Испания, Кыпрыс (Кипр), Словакия - яңа дәүләт бәйсезлеген танудан баш тарта. Бу Берлек эчендә әлеге мәсьәләдә каршылыклар булуын күрсәтә. Шушы вәзгыятькә карата “Ватаным Татарстан” газетының чәршәмбе санында “Бу дөнья кая бара?” дигән исемдә сораштыру басылып чыкты.

Татарстан президентының сәяси мәсьәләләр киңәшчесе Рафаэль Хакимов: “Бу мәсьәләдә АКШ белән Русия арасында зур сәяси низаг килеп чыгар дип уйламыйм. Косово барыбер бәйсез дәүләт булачак, Русиянең дә аны таныячагына шикләнмим.”

Сәясәт фәннәре докторы Рәфыйк Мөхәммәтшин: “Җир шарында яңа дәүләт барлыкк килү нәтиҗәләре Косовога гына кагылмаячак. Бу хәл бөтен дөньядагы сәяси вәзгыятьне үзгәртәчәк. Косово тирәсендәге низаг озак дәвам итәргә охшаган. Русия яңа дәүләтне тиз генә таныр дип уйламыйм.”

Татарстан халыклары ассамблеясы рәисе урынбасары Сәгыйть Җаксыбаев: “Косово проблемасын Карабах тирәсендәге низаг белән чагыштырыр идем. Андый бәхәсләр беркайчан да хәл ителми. Һәм Русия Косовоны танымаячак. Сәбәбен әйтергә теләмим.”

Милли хәрәкәт вәкиле Рамил әфәнде: “Косово бәйсезлегенә бик күп татарлар, Русиянең рәсми сәяси позициясеннән аермалы буларак, уңай карый. Русиянең дә тану-танымавы исә илнең кайсы юлдан китүенә бәйле. Телиме-теләмиме, танырга туры киләчәк. АКШ та СССРны 1933 елга кадәр танымаган иде. Ә берничә елдан соң алар фашистларга каршы бер якта сугыштылар.”
XS
SM
MD
LG