Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сайлауга әзерләнгән Оренбурга Тишков килде


Сайлау алдыннан гына Оренбурга Мәскәүдән Этнология һәм антропология Институты директоры Валерий Тишков килде.

Оренбур өлкәсендә 2 марттагы Русия президентын сайлау көнендә 1842 сайлау урыны булдырылды. Әлеге сан узган Дума сайлаулары белән чагыштырганда 10га артыграк һәм бу сайлау урыннарының тынычлыгын милициянең 4153 хезмәткәре саклаячак.Ә сайлау көнендә урамнардагы тынычлыкны саклар өчен барлыгы 6347 кеше планнаштырылган.
Сайлаулар алдыннан милиция хезмәткәрләре барлык сайлау урыннарын да тикшереп чыкты.

Оренбурга Валерий Тишков килде
Сайлаулар алдыннан гына Оренбурга Мәскәүдән Этнология һәм антропология институты директоры Валерий Тишков килде. 28 февраль көнне ул Оренбур өлкәсенең Иҗтимагый пулат әгъзалары белән очрашкан булса, 29 февральда “Русия милләте: гражданлык бердәмлегендәге этномәдәниятле күптөрлелек“ исемле регионара фәнни–гамәли конференциядә катнашты.

Бу институт әлеге конференцияне өлкә информация сәясәте министрлыгы белән берлектә үткәрде. Анда Оренбур галимнәреннән тыш Мәскәү, Екатеринбур, Чиләбе, Самара галимнәре дә катнашты. Институт директоры Валерий Тишковның бер сәгатьлек чыгышы бернинди дә яңалык китермәде.

Тел төбе шул ук: “Русия – милләтләрнең милләте“. Шулай да Оренбурга беренче тапкыр гына килмәгән Валерий Тишков массакүләм мәгълүмат чараларының игътибар үзәгендә булды.

Оренбурда Салават шәһәрендәге башкорт дәүләт драма театрының гастрольләре үтәчәк
1 марттан 5нче мартка кадәр Оренбурда Салават башкорт дәүләт драма театрының гастрольләре үтәчәк. Шушы көннәр эчендә оренбурларга 4 спектакль һәм бер театрлаштырылган тамаша тәкъдим ителәчәк.
XS
SM
MD
LG