Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ишелгән кар поездларга шлагбаум булды


Башкортстанда атнадан артык яуган карлар бәла-казаны өстәп кенә тора.

Тимер юл транспорты эшчәнлегенә дә аяк чала башлады табигать көйсезлекләре. Атнакич көнне кичен Башкортстан белән Чиләбе өлкәсе чигендә бер таудан ишелгән кар юлчылар йөртүче поезд өстенә ишелеп төшкән. “Әшә-Минҗәр” юлында булган бу хәл. Новосибирск-Воронеж юнәлешендә барган поездның алдагы ике вагонына туры килә кар һөҗүме.

Куйбышев тимер юлының Башкортстан идарәсе вәкиле Сергей Спатар әйтүенчә, юлчылар җиңелчә генә яралар ала. Ә поездны йөртүченең берсенең аягы имгәнә һәм ул хастаханәгә озатыла.

“Каза булган урында җомга көнне дистәдән артык поездлар тоткарланды. Алар үз вакытларыннан 5-6 сәгатькә соңлый. Җомга көн киченә тимер юлга ишелеп төшкән кар тазартылып бетәчәк”, - дип ышандырды Сергей Спатар.
XS
SM
MD
LG