Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Шәрык” рәсми ТИҮ язмышын кабатламасмы?


Сайланган Мансур Кашапов: “Ниндидер тәртип кирәк”, - ди.
Сайланган Мансур Кашапов: “Ниндидер тәртип кирәк”, - ди.

Мәгълүм “Шәрык” клубы утырышына Татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закиров килде. Клуб җитәкчесе итеп конгресс хезмәткәре, педагогика университеты укытучысы Мансур Кашапов сайланды.


Моңарчы иҗтимагый башлангыч дип саналган “Шәрык” клубы белән Татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закиров очрашты һәм клубның җитәкчесе итеп конгресс хезмәткәре, “Шәрык” активисты Мансур Кашапов сайланды. Бу вакыйганы педагогика университетыннан килгән күпсанлы студентлар шатланып каршы алды. Башка университетларда белем алучы яки укытучы “Шәрык”ның даими активистлары исә "Шәрык" бюрократик яки күз буячы бер оешмага әверелмәсме, дип борчыла.

“Өчлегә укымаска!”

"Шәрык" клубының Сәүбән Закир җитәкләгән “Атнакич” проектының чираттагы кичәсе татар конгрессы бинасында узды. Аларны татар конгрессы "бергә-бергә эшлик, башка җиргә китмәгез" дип берничә атна элек үз бинасына чакырган булган.

“Шәрык” клубына конгресс бинасында әлегә атнага бер генә тапкыр кичә ясарга тәкъдим ителә. Ә үз бинасы ремонтлангач, шунда кире кайтырлар дип вәгъдә ителә. Бу турыда очрашуда катнашкан татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров сөйләде. Ул студентларга “өчлегә укымаска”, “төнге клубларга йөрмәскә” дип тә тәрбия-киңәшләр бирде.

Ринат Закиров

Ринат Закиров “Шәрык” клубына ярдәм итәргә телим, ди

Ринат Закиров "Шәрык" клубына ярдәм итәргә телибез, ди. “Кичәләрне тыю теләге юк. Бер шәхескә дә өстенлек бирмибез. Бу техник бер проблема гына. Безгә аларның атнага ике тапкыр очрашулары кулай түгел”, - ди ул. Чөнки декабрь-гыйнвар аенда туктап торган шимбә кичәләре дә соңгы атналарда ясала башлаган. Ул да конгресс бинасында уза. Ә ТИҮ бинасы буларак билгеле “Шәрык” клубы уза торган бина исә ремонтлана.

Шунда ук әлегә ТИҮнең Марат Мөлеков исемендәге канаты эшли. Алар исә ремонт булса да, бинадан күчеп тормаганнар. “Кире кергәндә ишекне каерып ачасы булыр”, - дип. Хәбәрчегә шул ТИҮ лидеры Юныс Камалетдинов: “Кая китик инде, ул безнең бина бит. Ринат Закиров белән килешербез”, - ди.

Билгеле булганча, бу бинаны рәсми рәвештә хәзер “Татар йорты” дип атыйлар. Ә ТИҮнең "башка канаты" рәисе саналучы Тәлгат Бариев исә, бинаны татар халкы өчен саклап кала алдык, аны штрафлар һәм бурычлары өчен ябарга теләделәр, ди.

Конгресс бинасындагы очрашуга гадәттегедән күбрәк итеп студент килгән иде. Алар асылда педагогик университеттан килгән. Ринат Закиров: “Җитмеш-сиксән кеше килгән. Казанда бу кадәр генә милли яшьләр юктыр да” - дип шаярта. Тик булган кадәре дә конгресстан моңарчы читтәрәк торган “Шәрык” клубына йөргән.

Татар конгрессы инде ике тапкыр татар яшьләре форумын оештырып карады. Тик Ринат Закиров яки аның киңәшчеләре тәкъдим иткән форум җитәкчеләре эшләп торырга теләмәде, эшмәкәрлеккә китә торды. Шуңа күрә, Закиров “Шәрык” клубына сокланып, аның белән хезмәттәшлек турында өмет белән сөйләде. Тик кайберләр бу "хезмәттәшлек"не идарә итү яки диктат дип аңлады.

Өстенлек - яшь егетләргә бирелгән

Конгресс җитәкчесе шулай ук “Шәрык” клубында да, Татар яшьләре форумында да җитәкче итеп яшь егетләрне күрергә теләгән. Тик моңарчы ул лидер итеп раслаган егерме-егерме ике яшьлек егетләр өметен акламаган аның. Рәис өченче тапкырында "ялгышмаска" өметләнә.

Ринат Закиров барында педагог студентларның дәррәү кул күтәрүе белән сайланган Мансур Кашапов та аңа ошап бетми икән. “Яшь түгел”, ди ул. Закиров Кашаповка җәйгә кадәр “яшь кеше”не әзерләргә кушты. Бу юлы ул "яшь" дигәне кыз кеше дә булырга мөмкин. Чөнки Ринат Закиров Мансурның кыз ярдәмчеләренә игътибар итте.

Шул ук вакытта Татарстан республикасында яшьләр (!) министры Марат Бариев яше, әйтик, бишенче дистәсен ваклый. Татарстан хөкүмәте яшьләр сәясәтен алып баручыларның яшенә түгел, тәҗрибәгә өстенлек бирә. Шул ук вакытта бездә икътисади, идарә өлкәсенә "яхшы белемле" егерме дүрт яшьлек хәкимнәр дә куела. Алары гадәттә бюджетка, финансларга якын җирдә була. Ринат Закиров та яшь буынның прагматик булуын белә. "Акча эшлиселәре килсә - башка җиргә барсыннар", - ди. Шуңа күрәме, моңарчы яшьләр форумы эшен дә сайланган яп-яшь лидерлар түгел, ә кырыкны ваклаучы, "акча өчен эшләмәгән" Мөнирә Сәгыйдуллина алып барган. Тик ул да Мәскәүгә кияүгә чыгып киткән. Ринат Закиров исә һаман да иҗтимагый даирәгә “бер яшь кеше”не табарга, шуның аша яшьләр сәясәтен алып барырга өметләнә.

Атнага ике кич – күп? Ә биш төнне һәм җиде көнне конгресс нишли?


Илшат Гыймадиев

Ә менә “Шәрык” клубының “карт” саналучы активисты Илшат Гыймадиев яшькә түгел, мантыйкка сылтый.

“Шәрык” моңарчы эшләп килде һәм эшли. Ә конгрессның үз проектлары - “Зыялы” клубы, Татар яшьләре форумы нигә эшләмәде? "Гаилә", "Ак калфак", "Фикер" бар. - Атнага ничә чара ясыйлар? Елга бер-ике тапкыр телевизор каршына тупланалармы? Күз буяудан читтә торган “Шәрык”ны конгресска кертү мантыйкка сыймый. Конгресс ник үз оешмаларын эшләтеп карамый? Ник ул “Шәрык”ка кысыла? Имеш, “Шәрык” кич белән ике тапкыр очраша. Тәлгать Бариев әйтүенчә, "конгрессның үз бинасында". Ә калган биш төнне һәм җиде көнне конгрессның "шәхси" биналары нишли? Болай итеп клубны ниндидер конгресс канатына кертү, аны рәсмиләштерү, бюрократлаштыру -100 еллык традицияны харап итү ул”, - ди Илшат.

"Клубтан кабык калды"

Ринат Закировның “Шәрык”ка яңа рәис сайлау һәм аны конгресс янына туплау тәкъдиме нинди фикер уяткан? Җырчы, телче Альберт Исмаил (Ismail) сөйли:

Исмаил

“Элек “Шәрык” - иң зыялы урын иде. Хәзер аның кабыгы гына калды. Элек ул ТИҮ белән иде, хәзер конгресс белән”.

Шулай да Исмаил “артык борчылмый”, “башка формада эшли башладык бит инде”, ди. “Шәрык” активистлары “Үзебез” хәрәкәтен тудырды, башка оешмаларга да очкын бирде, дип исәпли Исмаил.

Әйтик, татар дискотекаларының иң даимиләре “Күңел” яки “Туган авылым”ны "Шәрык” активисты Зөлфәт Зиннуров башлаган иде. Татарча Интернетта да алар күп. Казандагы "Bulmas.ru" ны "Шәрык"ка килеп хромка гармун тартып йөрүче Рүзил Мөхетдинов тота. Яки татар блогчылары Азат Сәйфетдинов, Шамил Бикташ кебекләр дә элек "Шәрык"кә йөргән. "Шәрык"ның бүгенге веб-сәхифәсе хуҗасы Илдар Хөсәенов та билгеле татнетчы. Беренче татнет җыелышлары үзләре дә шунда узган. Мәскәүдәге татнетчылар Айнур Сибгатуллин, "Ходок", Илсур Гыйлфанов, Тимур Сөләйманов кебекләр дә Казанга "Шәрык"ка махсус очрашуларга килеп йөргән. - Элек.

Америкадагы Диләрә Хафизова танышлары белән "Tatar-usa.org" сәхифәсен оештырган. Исмаил исә башка мәдәни чараларны, башлангычларны да атый. Аңа аеруча "Гәп сүзлеге", "Корыган ботак", "Үзәк party", "Меаt-Hous"та җанлы музыка", татарча "кәндил", "Мин татарча сөйләшәм", татар "альтернатив" музыкасы проектлары ошый. "Шәрык"ның җуҗасы бер чиновник булса, ул эшләренә хисап тотып бетерә алмас иде. Кергән-чыккан, килгән-киткән кешене элек санап торучы булмаган. "Шәрык" хисап өчен эшләмәде", - ди Исмаил.

Соңгы ун елда “Шәрык”та актив катнашып йөргәннәр клуб идеясын һәм милләткә хезмәт итүне һәрвакытта дәвам итә, ди. Алар күбесе бүген ижади кешеләр яки галимнәр, дин әһелләре. "Күпме кызыклы шәхесләр клубта күз алдыннан үтте бит", - дип соклана Исмаил.

Алия Сабирова

Исмаил фикерен 2007 елда клубны торгызу эшен башлаган Алия Сабирова да куәтли: “Шәрык" бүген башка проектларга башлангыч бирде”. Шул ук вакытта Алия, кайбер өметсезлеккә дә бирелгән. “Без клубны кабаттан торгызырга теләдек. Тик ул теләгәнчә чын фикер клубына әверелә алмады.”

Алия Сабирова шулай ук "Шәрык"та гаилә яки балалар клубын ясарга теләгән. Хәзер ул алар турында ни уйларга да белми. Шулай ук соңгы елда клуб икегә бүленгән иде дип тә әйтә.

Бу фикерләр - үзен “Шәрык”ның ветераннары дип атаучыларныкы. Алар яңа тәртипләргә дә, рәис сайлауга да каршы. “Бу безнең ирекне кыса, клубтагы данлыклы рухны сындыра”, - диләр.

“Безгә монда ошый”

Ә сайланган Мансур Кашапов исә: “Элек клуб эшендә ниндидер система, тәртип җитми иде”, - ди. Ул эшне киңрәк җәелдерергә тели.

Клубка яңа йөрүчеләр, 19-22 яшьлекләр арасында да: “Безгә монда ошый. Бу бердәнбер аралаша торган җир”, - дип әйтүчеләр күпчелек булды. Алар арасында педагог булмаган студентлар да бар иде.

Педагогик университет студенты Нияз Сабирҗанов “Шәрык” бүленгән дип санамый. Ул пәнҗешәмбе көнне дә, шимбә көнне дә чараларда катнаша. Вакыты гына җитсен. “Моннан соң тагын да яхшырак эшләячәкбез” - аның фикере шундый.

“Бу театр булды”

"Атнакич" прроекты хуҗасы Сәүбән Закир да рәислеккә нәмзәт иде.

Нияз кебек үк Наил Нәбиуллин да клубны бүлми, һәр чарада катнашырга тырышам, ди. Наил сәяси яктан да актив кеше. Шулай да пәнҗешәмбене өстенрәк күрә.

"Бер ара шимбә көнне чаралар узмый торды. Без яңа елда да, каникулда да эшне туктатмадык. Сәүбән абый белән Нардуганны да, Рамазанны да, Корбанны да, Бәйсезлек көне һәм Хәтер көннәрен дә онытмадык. Теге бинаны ремонтка ябабыз дигәч, актив эшләүче клубны музейлар, башка мәдәни үзәкләр үзенә чакырды. Атнакич конгресс бинасына вакытлыча күчкәч, шимбә кичәләре дә торгызылды. Үзара тәҗрибә уртаклашып, ярышып эшләдек", - ди Наил.

Яңа рәисне сайлауда асылда педагогика университеты студентлары катнашты. Ә Наил Казан техник университетында укый. Ул Сәүбән Закиров өчен тавыш бирде.

“Бу (тавыш бирү) театр булды. Педагогика институты студентлары килде дә, абыйлары өчен тавыш бирде. Конгресс һәм Мансур административ ресурсларны кулланды.”, - ди Наил Нәбиуллин.

Бу фикере “Шәрык” клубы фанаты Наилгә "кыйммәткә төшә" язды. “Шәрык” клубындагы яңа тәртип нигезендә оештырылган Шурага аны кертергә теләмәүчеләр күп булып чыкты. “Турысын әйткән – туганына ярамый”, - ди Наил. Шулай да Наил Нәбиуллин “Шәрык” клубы шурасында эшләргә ният итә. “Опозициядә булырмын”, ди. Шурага икенче лидер Сәүбән Закир да кертелде.

Мансур Кашапов, барысы да яхшы булачак ди

Инженер-студент фикерен татар телен өйрәнүче педагог-студентлар якламады. Алар хәбәрчегә Мансур Кашаповны яхшы җитәкче, остаз, дус дип мактады. Бу студентлар “Шәрык” клубына зур өмет баглый. Аларга югары математика мәктәбен бетергән, аннары Казан дәүләт университетында гарәп һәм татар теле белгечлегенә укыган галим Илшат Гыймадиев кына каршы чыгып утырды: “Әйдә Мансурны конгресс рәисе дә итик, Татарстан яки Русия президенты итеп тә сайлыйк”, - дип шаярту катыш үпкә белдерде. Мансур "чиновник" дип атаучылар да булды. Ә конгресс рәисе Ринат Закиров, яшьләр кемне сайлаган, шулар белән эшлибез ди. "Алар иреген кысу нияте юк".

Булачак укытучы Илсөяр клубтагы яңа кагыйдәне үтәп әгъзалык анкетасын тутыра.

Илшат Гыймадиев һәм Наил Нәбиуллинга каршы як, безне бирегә Мансур Кашапов китермәде, үзебез килдек дип торды. Алар Кашапов белән Болгар кебек тарихи урыннарга сәяхәт иткәннәр. "Шәрык" клубы янында чын спорт җанатарлары төркемен дә оештырганнар.

Фикер алышу кызу булды. Сүз арасында конгрессның бер хезмәткәре “халык - сарык бит ул” дип тә ычкындырды. Тик Конгресс канаты астындагы “Шәрык”ка рәис итеп расланган Мансур Кашапов киресенчә уйлый. Ул халык фикерен хөрмәт итәргә, аны өйрәнергә һәм алар теләгәнне оештырырга кирәк, ди. “Барысы да искечә кала һәм яхшырачак. Чаралар саны артачак”, - дип ышандыра Кашапов.

Программалары яңартыла

Ә бу кичә кечкенә генә “скандал”дан башланган иде. Пәнҗешәмбе көне программасы буенча “Милли мода” дигән кичә булган. Тик чыгыш ясарга дип килгән милли кием остасы Флера Кальмурзинаны конгресстан “куып җибәргәннәр”. - “Сайлау була” дип. Инде хәзер башка кичәләрне оештыручылар "борчылып" тора, aлaрны дa тыймаслармы дип. Кайберләре Шура белән килешергә өмет итә. Сәүбән Закиров, планга кергән чараларны ясарга тырышачакмын ди. "Хәрәкәт бар, Мансур ничек булса да кайберләр кебек акыл сатучы түгел, эшләүче ул", - ди Сәүбән Закиров.

Шулай да кыш айларында "сүлпән" эшләп торган шимбә кичәләренең әлегә рәсми рәвештә туктатылуын әйтелә. "Пәнҗешәмбе генә кала". Гамәлдә булган пәнҗешәмбе кичәләре урынына да Мансур Кашапов һәм шура белән бергә раслаган чаралар узар дип көтелә.

“Шәрык” ТИҮ язмышын кабатламасмы?

“Шәрык” туксанынчы елларда актив эшләгән Татар иҗтимагый үзәге язмышын кабатламасмы? Конгресска күчкәч, ул рәсми танылучы ТИҮ кебек “аз эшләүче” булып калмасмы дип кайбер шәрыкчылар борчыла. Элекке активистлар Конгресска якынайган “Шәрык”тан китеп, яңадан эш башламасмы?

Милли иҗтимагый башлангычлар өчен дәүләт даирәсе белән берләшү - көч арттырумы, әллә юкка чыгумы? "Шәрык" клубы киләчәге турында Сез ни уйлыйсыз?
XS
SM
MD
LG