Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ислам һәм Көнбатыш: нәфрәтнең нигезе ни?


Әфганстан мөселманнары американ әләмен яндыра
Әфганстан мөселманнары американ әләмен яндыра

Сер түгел, мөселманнар арасында террорчылыкны тәнкыйтьләүчеләр дә, яклаучылар да бар. Бу кешенең диндарлыгына бәйле, дигән караш бар. Янәсе, көч куллануны яклаучылар күпкә диндаррак. Gallup үзәге үткәргән зур тикшеренү моны инкарь итә.


2001 ел сентябрь һөҗүмнәреннән соң ук башлап җибәрелгән һәм 6 ел дәвам иткән бу фикер белешүдә 40 илдән 50 мең мөселман катнашкан.

Тикшеренү авторлары аны шир шарындагы бер миллиард мөселман, "авызы томаланган күпчелек" тавышы ди.

Террорны яклаучылар диндаррак түгел

Тикшеренүнең төп нәтиҗәсе – террорчылыкны яклаган һәм тәнкыйтьләгән мөселманнар арасында, диндарлык ягыннан, бер аерма да юк.

Башка сүзләр белән әйткәндә, бу тикшеренү Көнбатышта киң таралган, Ислам көч куллануга өнди, дигән алфикерне шик астына куя.

Мөселман илләрендә дин көндәлек тормышта төп урын алып тора. Әйтик, Мисырда мөселманнарның 99%, Индонезиядә - 95%-ты шулай җавап биргән. Ләкин аларның да ни бары 7%-ты гына 11 сентябрь һөҗүмнәрен кабул итә алган. 93% исә Ислам исеменнән көч куллануга каршы.

Нәфрәтнең сәбәбе диндә түгел, сәясәттә

Шул ук вакытта, мөселманнарның күбесе Көнбатыш аларны аңламый, өстен карый, буйсындырырга тели дигән караш бар икән.

"Бу һәркемне борчый, көч куллануны тәнкыйтьләүчеләрне дә, хуплаучыларны да. – ди тикшеренү авторларының берсе, Gallup үзәгендә Исламны өйрәнү бүлеге башлыгы Далиә Могаһед. – Аерма шунда, соңгыларында кимсетелү генә түгел, Көнбатыштан курку хисе дә көчлерәк."

Далиә ханым сүзләренчә, көч куллануны тәнкыйтьләүчеләр һәм яклаучылар арасында аерма диндарлыкта түгел, ә сәясәттә.

Террорчылар - хәерчеләр түгел

Бу тикшеренү, шулай ук, террорчылар нигездә хәерче кешеләр, аларның башка чарасы юк, дигән алфикерне дә инкарь иткән. Тикшеренүгә күрә, террорчылар, киресенчә, байрак һәм укымышлырак катламнан икән.

Тагын бер алфикер. Американ президенты Джордж Буш бер чыгышында "Алар безне ни өчен нәфрәт итә? Чөнки безнең иреклекләрне нәфрәт итә – дин, сүз, сайлау һәм башка иреклекләрне" дигән.

Иреклекне мөселманнар да ярата

Тикшеренү бу карашны да инкарь итә. Андый иреклекләрне мөселманнар да ярата икән.

"Әгәр мөселманнардан сез Көнбатышның кайсы ягын яратасыз дип сорасаң, күбесе – технология, икътисади тәрәккыят, иреклек, канунчылык, дип җавап бирәчәк. – ди авторларның берсе, Вашингтондагы Мөселман-христиан аңлашу үзәге башлыгы Джон Эспозито. – Безнең тикшеренү дә шуны раслады – мөселманнарның күбесе күбрәк демократия, дин, сүз, берләшү иреклеге тели".

Мөселманнарның яратмаганы – икейөзлелек

Ә менә мөселманнар яратмаган әйбер – Көнбатышның демокартияне алга сөргәндә икейөзлелеге. Мисал өчен, Вашингтон Согүд Гарәпстанында авторитар режимны хуплый, ә Гыйракта бәреп төшерә.

Шулай да, Эспозито сүзләренчә, бу тикшеренү куанычлы хәбәр дә китергән. Мөселманнарда да, Көнбатышта да бер-берене аңлау, мәдәният, мәгариф өлкәсендә аралашу омтылышы булуы ачыкланган. Бу Ислам белән Көнбатыш арасында берәр кайчан үз-ара аңлашу булыр дип өметләнергә нигез бирә.

XS
SM
MD
LG