Accessibility links

Кайнар хәбәр

Саимә Ибраһимова: Балаларга хезмәт итүем яшь булып калырга ярдәм итә


Саимә Ибраһимова
Саимә Ибраһимова

Танылган журналист, җәмәгать эшлеклесе, тәрҗемәче Саимә Ибраһимовага шушы көннәрдә 80 яшь тулды. Инде 80ен тутыруга карамастан, ул әле дә хезмәттә.


Кемдер бик яшьли картаеп, сөйрәлеп, аягүрә йоклап йөрсә, икенче берәүләр исә 80дә дә дөнья җимереп, актив эшли.

Шундыйларның берсе - тынгысыз җан Саимә ханым Ибраһимова. Инде менә 80 яше тулуга карамастан, ул әле дә мәкаләләр яза, тәрҗемәләр ясый, чираттагы китабын бастырырга әзерләнеп йөри. Үзенең һаман да яшь булып калуының серен ул гомер буе яшьләр матбугатында эшләвендә күрә.

Иҗаттагы беренче адымнарын Саимә ханым студент елларында ясый. Ул әле дә бу көнне исеннән чыгармый:

“Балаларга хезмәт итүем менә шуннан башланды. Мин заманында пединститутны тәмамладым. Дүртенче курста укыганда, урыс әдәбиятыннан безне Семен Николаевич Никольский дигән укытучы укыта иде. Бер көнне ул мине чакырып алды да, матбугат йортына Абдулла Әхмәтовка бер кәгазь илтергә кушты. Мин риза булып киттем. Барышлый ул записканы укыдым. Анда “По моему, это тот человек, который вам нужен”, дип язылган иде. Мин ул кешене эзләп таптым, ул балалар һәм яшьләр эшләре редакциясенең мөдире икән. Менә шулай мин аңа килеп чыктым.

Ул “Ярар, утырыгыз”, диде дә, өстәлгә балалар өчен язылган унлап китап салды. “Болар балалар әдәбияты, ошаганнарын тәрҗемә итә башла”, диде. Ул тәрҗемәләрем “Юным друзьям” жыентыгында басылып чыкты. Шулай, гомерем буе бала-чагага хезмәт итәргә тырыштым.”

Менә шулай итеп Саимә апа дәүләт имтиханнарына әзерләнәсе урында, хикәяләр тәрҗемә итә башлый. Аннары инде ул “Яшь ленинчы” газетасына эшкә урнашып, шунда балалар, яшьүсмерләр өчен махсус рубрикалар алып бара. Моның белән генә чикләнеп калмыйча, Саимә Ибраһимова классик әдәбиятне татарчага тәрҗемә итә башлый.

“Яшь ленинчы”да эшләгәндә балаларны үрнәк мисалда тәрбияләүне максат итеп куя идем. Мин балаларга дөньякүләм әһәмиятле классик матур әдәбият үзебезнең туган телдә барып ирешергә тиеш дип уйладым да, шул эшкә алындым. Һаман шул балалар өчен инде.”

Бүгенге көндә исә ул “Сөембикә” журналына актив яза. Төрле елларда журналда басылган әңгәмәләрен җыеп, “Әгәр мин янмасам” дип аталган китапны чыгарырга әзерләнеп йөри. Алай гына да түгел, заманында чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез өчен чыга башлаган “Дөнья” газетасы кабат үз эшен дәвам иттерсә, шунда йөгереп барыр идем ди:

“Минем әнкәй “Эшләмәгән эштән шайтан көлгән”, дип әйтә торган иде. Шуңа күрә эшләнмәгән эшләрне әйтеп булмый, планнар бар әле эшләргә дигән. Шулай да без 1992нче елда чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез өчен “Дөнья” дигән газет чыгара башлаган идек. Хөкүмәтебез ул газетны финансламады. Шулай да, латин шрифты белән, шундый ук газета чыгарабыз, дип мине чакырсалар, бүген үк чыгып китәм шул газетны чыгарырга."

Әңгәмәбез ахырында Саимә Ибраһимова үзенең яшьтәшләрен дә искә алды.

“Мин бит үзем генә сиксән яшьне тутырмыйм, минем сиксәнне тутыручы башка иптәшләрем дә бар. Егетләр, кызлар булып, бөтен әдәби ишекләрне тибеп кенә ачырдай яшьтәшләрем бар. Менә Шәүкәт Галиевкә сиксән тула быел. Шулай ук Гөлчәчәк Галиевага, Локман Закирга, Габдулла Галиевкә. Минем аларны да юбилейлары белән котлыйсым килә.”

Ни хикмәттер, Саимә апаның яшьтәшләре дә, үзе кебек үк, баскан җирләреннән ут чыгарып йөриләр. 80 тулды дип мич башында ятмыйлар, ә 18дәге кебек яшьләрчә актив эшлиләр.
XS
SM
MD
LG