Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачык микрофон: Путин китә, аңа ни әйтер идегез?


- Рәхмәт әйтер идем. Тормышыбыз начар түгел бит инде, бер караганда. “Сәламәтлек”, “Авыл хуҗалыгы проекты, “Материнский капитал” кебек яңа проектлар чыкты ул президент булганда.
- Яхшы эшләде, күп эшләде кешеләргә.
- Юк, әйтәсем килми.
- Путин бик күп нәрсәләр эшләде, халык өчен дә, Русия өчен дә. Китмәсен иде властьтән, үз статусын сакласын иде. Татарлар карашыннан караганда да, начар дип әйтә алмыйм.
- Аның властьтән ерак китмәүен телим. Президентның киңәшчесе булуын телим.Чөнки аның Русиянең үсешенә керткән өлеше зур булды. Аңа сәламәтлек һәм озын гомер телим.
- Саубуллашканда мин әйтер идем, “Булдырасың!” дип. Андыйлар күбрәк булсыннар иде әле безнең илдә.
- Нәрсә әйтермен. Пенсия турындагы җитешсезлекләр турында әйтер идем. Медведев Түбән Новгородта әйтте бит, пенсия 2009 елда 5,500 сумга күтәреләчәк, дип.Ә бәяләр күтәрелү сәбәпле ул вакытка 10 мең сум кирәк булачак. Менә хәзер 300 сумга күтәрделәр февраль аенда, барасың әптиккә, анда даруга бәяләр тагын арткан. Миңа инсульт булганнан соң да, группа бирмиләр.
- Рәхмәт аңа, эчке һәм тышкы сәясәтне алып барган өчен икътисад өлкәсендә тотрыклылык өчен. Пенсияне, стипендияләрне күтәргән өчен.
- Бюджетта эшләүчеләргә хезмәт хакын аз күтәрделәр.
- Битараф.
- Путинга, күп балалалы гаиләләргә дәүләт ягыннан игътибар күбрәк булсын дип әйтик.
- Ул башлады бит сәясәтен. Аны дәвам итүче башка дәвамчысына ул мөрәҗәгать итсен иде, күп балалалы гаилә дәрәҗәсен күтәрүне туктатмаска.
XS
SM
MD
LG