Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фонограммага хөрмәт кими


Бүгенге көндә эстрада концертларында җырчыларның алдан язылган фонограммаларга ияреп җырлавы киң таралган.


Заманында Мәскәү мэры Юрий Лужков үз карары белән шәһәрдә үтүче концертларда фонограмма куллануны тыйган иде. Озакламый Татарстанда да артистларның фонограммага җырлавына чик куелырга мөмкин.

Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов бюджет акчасына оештырылган тамашаларда җырчыларның үз тавышы белән җырлавын шарт итеп, республиканың мәдәният министрлыгына боерык биргән. Ә башка концертлар уздырганда афишада фонограмма булу турында алдан кисәтү урнаштырылырга тәкъдим ителә.

Сәнгать дөньясында шау-шу кубарырга сәләтле документ кулланучылар хокукын яклау һәм башкаручылар осталыгын күтәрү максатыннан чыгарылган. Бу турыда җырчылар, я алар турында язучылар нәрсә уйлый соң? Әйдәгез берничәсенең фикерен белик.

Алия Сабирова
Алия Сабирова:
“Минемчә фонограмма ул бик зур алдау һәм намуссызлык. Әгәр дә фонограмманы тыю турында канун кабул ителсә, беренче чиратта өлкән буын җырчыларыбыз каршында бу әзрәк аклану булыр иде.

Чөнки алар бик нык әрниләр. Шуңа да үз тавышларын эшкәртүгә көч түкмичә генә һәм гомүмән табигать биргән тавышлары булмаган яшь җырчыларның алардан узып, күбрәк акча эшләп, күбрәк дан җыеп йөрүләренә алар бик әрни иде. Шуңа күрә мондый боерык күптән кирәк иде. Әгәр дә чынлап та фонограммасыз җырласалар, миңа калса концерттың нәтиҗәсе дә, аннан алынган рухи ләззәт тә көчлерәк булыр иде. Һәм күп кенә тавышсыз җырчылар да, коелып калыр иде. Чөнки алар чынлап та бик күбәйде соңгы вакытта. ”



Илсөя Бәдретдинова
Илсөя Бәдретдинова:
“Күптән кирәк иде инде. Аранжировка – ул көе язылган фонограмма була. Шуның өстенә тагын тавыш яздыру бар. Күп очракта шуларның икесен бутау бара. Бигрәк тә хәзер чыбыксыз микрофоннар кулланыла бит инде.

Әй, үзе җырламады инде дигән очраклар да бар. Шул микрофонны аңлап та бетермиләр. Үз тавышың белән җырламау, әлбәттә, матур хәл түгел. Ләкин монда шуны да күз алдында тотарга кирәк. Инструментлар, “тере” тавыш белән өч сәгатьлек концерт кую, бик күп финанс чыгымнар таләп итә. Анда һәр көнне музыкантлар килеп репетиция ясарга, аннан соң гына халык алдына чыгып була.

Ә кайсы музыкант һәр көнне килеп, кабатларга риза булыр икән? Моның өчен бик күп акча кирәк бит. Шуның өчен алдан әзерләнгән аранжировкага үз тавышың белән җырлау бүгенге көндә иң кулай очрактыр. Мин бүген инанып әйтә алам, Татарстандагы иң бөек җырчыларыбыз да инструментка “тере” тавыш белән җырламый. Бәлки алар үз тавышлары белән җырлыйлардыр, әмма барыбер алдан язылган аранжировкага.

Мәсәлән, шәхсән үземнең концертларда ике музыкант ясалган аранжировка өстенә яңадан тавыш өстәп, уйнап тора һәм мин җырлап торам. Ә бөтенләй “тере” тавыш белән инструментка җырлау бик кыйбатка төшәчәк.”

Җәмәгатьчелектә “Барс-медиа” ширкәте татар җыры фестивален үткәрүче оешма буларак, татар милли эстрадасының үсеш юлларын билгели дигән фикер бар. Әмма бу ширкәт иң беренче чиратта аудио һәм видео язмалар әзерләп, шуны халыкка сатып, кәсеп итә. Шулай булгач, фонограммалар, аудио-видео язмалар әзерләү аның өчен табигый гамәл.

Шулай да концертка билет алып кергән кешеләр алдында аудио язма фонында авыз ачып-ябып торучы җырчыларга тискәре мөнәсәбәт булганлыгы барсларга да аңлашыла, күрәсең. Чөнки февраль уртасында алар “Яңа сулыш” дип аталган концер оештырды.

Монда җырчылар ничек булдыра ала, шулай турыдан-туры сәхнәдән үз тавышлары белән җырлады. Ә инструменталь ансамбль 3 сәгать дәвамында җанлы музыка уйнап торды. Сәхнәгә чыккан җырчыларның кайберләре үзләренең фонограммадан башка да менә дигән итеп җырлый алуларына ышандырды. Ә кайбер җырчылар исә йолдыз буларак танылсалар да, бу концертта югалып, тоныкланып калды.

Фонограмма тыелуы турындагы күрсәтмәне җырчылар борчылып, ә тамашачылар шатланып кабул итте. Ә музыкаль язмалар белән сату итүчеләрнең моңа мөнәсәбәте ничек соң? “Барс-медиа” төркеменең баш продюссеры Фәрит Таишев үз фикере белән уртаклашты:

Фәрит Таишев
“Бу күптән көтелгән һәм дә бәлкем кирәкле карардыр. Әмма аның нечкәлекләре бик күп. Шуңа күрә аны бик әйбәт дип әйтеп булмый. Гадәттә шәһәр, республика күләмендә үтүче мәдәни чараларда җырчылар фонограмма җырлый. Чөнки урамда үтүче концертта беркем дә үз тавышы белән җырламаячак. “Тере” тавыш белән җырлау өчен тавыш режиссеры һәм аппаратура әйбәт булырга тиеш.
Шунлыйтан чыгымнар да арта. Шунлыктан билетларга бәяләр дә арта. Шунлыктан читен була инде. Безгә инде ул әллә ни кагылмас. Чөнки безнең җырчылар гомумән “тере” тавыш белән җырлый.

Менә күптән түгел без инструменталь ансамбль оештырдык. Аны Юрий Федоров җитәкли. Шуннан соң “тере” тавыш белән генә узган “Яңа сулыш” концертын уздырдык. Һәм менә чираттагы “Татар җыры” фестивален дә шул рухта уздырырыга уйлыйбыз.”

Шулай ук быелгы Рәшит Ваһапов исемендәге 4 нче халыкара татар җыры фестивалендә дә бары тик “тере” тавыш кына яңгыраячак. Чөнки узган елгы фестивальдә нәкъ менә “тере” тавышка башкаруны мәҗбүри куйганга, кайбер җырчылар җырлаудан баш тарткан иде.

Фестивальнең җитәкчесе, “Татарстан” журналының баш мөхәррире Рифат Фәттәхов сүзләренә караганда, “тере” тавышка җырлаганда гына дөнья күләмендә тану алып була.

Хөкүмәт тарафыннан фонограммага җырлауны тыюга, тамашачы да төрле фикердә. Кемдер, күптән хыялланган теләгебез чынга аша, алайса акча түләп концертта “авыз кыймылдатучылар”дан тәмам туйган идек, ди. Дөрес, андый концертларга йөрүчеләр үзләре гаепле диючеләр дә бар. Янәсе, җыр тыңларга берәүне дә көчләп алып килмиләр.

Икенче берәүләр, фонограммалымы, ансызмы, мин барыбер аермыйм, ди. Кемнеңдер компьютерда чистартылган язма астына җырчыларның авыз ачып-йомып торуы музыка сөючеләрне рәнҗетә. Шуңа күрә хөкүмәт күрсәтмәсен алар тамашачы хокукларын яклау буларак кабул итә.
XS
SM
MD
LG