Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТОга тагын кем керә?


НАТО җитәкчесе Яап де Хооп Схеффер
НАТО җитәкчесе Яап де Хооп Схеффер

НАТО илләре тышкы эшләр министрлары пәнҗешәмбе Бруссельдә альянсны киңәйтү мәсьәләсен тикшерде. Әгъзалыкка 3 Балкан иле – Хорватия, Албания, Македония дәгъва итә. Моннан тыш тагын Украина һәм Грузия мәсьәләсе карала.


Шушы илләрнең кайсысына чакыру кәгазе биреләсе апрель башында Бухарестта НАТО илләре җитәкчеләре саммитында хәл ителәчәк. Саммитка бер ай кала тышкы эшләр министрлары Бруссельдә җыелып, булган каршылыкларны хәл итергә тырышты.

3 Балкан иле арасыннан Хорватия иң лаеклысы санала. Албания белән Македониянең шанслары азрак.

Македониянең НАТОга керүенә Греция каршы чыга. Исем аркасында. Рәсми Афен белдерүенчә, Грециянең төняк төбәкләре дә Македония дип аталу сәбәпле, күрше илнең шул ук исем йөртүе аның ул җирләргә дәгъвасын ишарә итә.
НАТО тышкы эшләр министрлары

Бүген Бруссельдә Греция тышкы эшләр министры Дора Бакояни Македониянең НАТОга керүенә каршылык белдере.

Бу 3 Балкан иле хәзерге вакытта НАТОның әзерлек програмында катнаша.

Ике элекке совет илен, Украина белән Грузияне дә шушы програмга кертү мәсьәләсе бүгенге җыенның көн тәртибендә иде.

"Без Украина һәм Грузия белән дә мөнәсәбәтләрне тикшерәбез. - диде НАТО генераль секретаре Яап де Хооп Схеффер. - Икесе белән дә әвзем диалог бара. Бу безгә мөнәсәбәтләрне тирәнәйтергә ярдәм итте. Икесе дә НАТО юнәлешендә хәрәкәт итү теләген белдерде".

Украина һәм Грузия белән мөнәсәбәтләр НАТОның үзендә дә күп сораулар уята. Бу тәрәккыят Бруссель белән Мәскәү араларының тагы да суынуына китерә ала, дигән борчулар бар.

Германия тышкы эшләр министры Франк-Вальтер Штайнмаер, турысын әйтәм, мин моңа бик шикләнеп карыйм, диде.

Косовоның бәйсезлек игълан итүе, Американың Европада ракета калканы урнаштыру нияте аркасында Мәскәү белән Бруссель аралары болай да киеренке.

НАТОның көнчыгышка таба киңәюен Мәскәү үзенә янау дип кабул итә.

Кушма Штатлар дәүләт секретаре Кондолиза Райс, безнең сәясәт шул ук кала - әзерлеге булган һәр илгә НАТО ишекләре ачык, ләкин ул илләргә әле озын юл үтәсе, диде.

XS
SM
MD
LG