Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскида Әлфия Афзалова булып китте


Омскида Әлфия Афзалова
Омскида Әлфия Афзалова

“Салават” эстрада театры белән сишәмбе көнне көр күңелле, ачык йөзле, аек фикерле, һаман да яшь кыяфәтле Әлфия Авзалова Омскида булып китте.

19-нчы концерт программасы белән Себер ягына гастрольләргә чыккан “Салават” эстрада театры сишәмбе көнне Омскида булып китте. Салават театрының Омскигага икенче килүе. Беренче мәртәбә 2007 елның март аенда килеп, 1000-нән артык кеше сыйдырышлы “Химик” яшьләр үзәгендә, шыгрым тулы залда чыгыш ясап, тамашачыларның мәхәббәтен яулап киткән иде. Бу юлы концерт үткәрү өчен Өлкә филармониясенең 1200 кешегә исәпләнгән концертлар залы алынды. Әмма, эш көне булу сәбәплеме, әллә шәһәрдә татар концертларының ешаеп китүе сәбәплеме, әллә башка сәбәптәнме, концертта тамашачы көтелгәнчә күп булмады – залда буш урыннар шактый калган иде. Аңа карамастан, концерт югары дәрәҗәдә үтте, артистлар да, тамашачылар да очрашудан кәнагать калдылар.
Концертның иң югары ноктасы диеп, сәхнәгә Әлфия апа Авзалованың чыгуын әйтергә була. Тамашачы аны аягүрә басып, көчле алкышлар белән каршылады һәм шулай ук, алкышлап, озатты. Омски тамашачысы өчен Әлфия апаның чыгышы көтелмәгән бүләк булды. Концерттан соң барган әңгәмә вакытында барсы да: Концерт бик ошады, ә Әлфия Афзалаваның чыгышы аның иң гүзәл мизгеле булды,” -диде.
Концертан соң, Әлфия апаның үзе белән дә очрашып, сөйләшү мөмкинлеге булды. Инде шактый өлкән яшьтә булуына карамастан, ул һаман да көр күңелле, ачык йөзле, аек фикерле, яшь кыяфәтле булып калган.
“Минем әбием яшь чырайлы иде. 80 яшендә дөнья куйды, ә битендә бер җыерчык та булмады. Әбиемә ошаганмындыр,” –диде ул, шаярып.
Әңгәмә барышында Әлфия апа үзенең яшь чакларын искә төшереп алды, нинди авыр тормыш юлы үтүе, ничек сәхнәгә килүе турында сөйләде.
“Үзем турында тагын бер китап яздым әле, минем турында үземнән дә яхшы кем белә, шуңа күрә тагын үзем яздым. Уй-фикерләремне дә халкыма җиткерәсем килде. Хәзер укымасалар, үлгәч укырлар” – диде ул, уенын-чынын бергә кушып.
“Салават” театры белән гастрольләргә чыгуым - тагын бер мәртәбә татарларым яшәгән төбәкләргә барып җитү. Салаватка зур рәхмәт. Ул миңа юбилеемне үткәрергә күп ярдәм итте. 75 яшьлегемә багышланган юбилей концертлары белән без инде Мәскәүдә, Санкт-Петербургта булдык. Менә хәзер Урал һәм Себер якларына килеп җиттек. Бик рәхмәтле мин Салаватка. Мине матур итеп сәхнәгә чыгара. Халык аягүрә басып, шул кадәр алкышлап, якын итеп каршы ала, хәтта каушап китәм. Мине шулай хөрмәт иткәннәренә, тамашачыларыма да Аллаһның рәхмәте булсын”, - ди Әлфия апа, җитдиләнеп.
Менә шулай, 75 яшен тутырган Әлфия апабыз, һаман да юлда, хәрәкәттә, халкына хезмәттә. Аның барлык теләкләре дә тормышка ашсын, Русиянең иң ерак төбәкләренә дә барып җитәргә насыйп булсын иде, дигән теләктә калыйк.
XS
SM
MD
LG